Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык тоту – хатын-кыз эше түгелме? Ялгышасыз!

Балык тоту – ир-атлар шөгыле, хатын-кызларга алар белән осталыкта ярышырга кирәк тә түгел дип кабул ителгән. Чыннан да, Чулман ярына чыгарга яки көймәдә йөрергә туры килсә, еш кына көчле зат вәкилләре очрый. Әмма безнең танышу барлык стереотипларны юкка чыгара.

Ял көннәрендә гаилә пары балык тотарга ярата һәм аннан буш кайтмый.

Балыкчы костюмы һәм резин итекләр Юлия гардеробында күптән түгел барлыкка килә. Тотылган балыкка карап, сокланмыйча мөмкин түгел. Спиннингка 2 килограммлы чуртан да, судак балыгы да эләгә, аның да зурлыгы мактанырлык.

– Хәзер иремнең шөгыле белән мин дә мавыгам. Башта аның белән табигатьтә булу, көнкүрештәге мәшәкатьләрдән бераз ял итү өчен генә йөри идем. Бервакыт кулыма кармак алып, балык тотарга булдым. Бер-бер артлы ике чуртан балыгы тотканнан соң, дәрт уянды. Әмма миңа бәхет кенә елмайгандыр дип уйладым, – дип исенә төшерә Юля.

Спиннингның нәрсә икәнен һәм аны ничек кулланырга кирәклеген әңгәмәдәшебез элек тә белгән. Аның сүзләренә караганда, дуслар белән табигатькә чыкканда, ире һәрвакыт үзе белән кармак ала торган булган.

– Балыкны ярдан тоттык. Миңа, нигездә, песи өчен вак балык эләгә иде. Кайчагында тоткан балыкларымны кире Чулманга җибәрә идем. Көймә,

мотор һәм барлык кирәк-яракларны сатып алганнан соң бөтенләй башка балык тоту башланды. Һәм хәзер безнең табыш белән песи генә түгел, бөтен гаилә сыйлана, – дип елмая ханым.

Юлия Булгакова ял саен диярлек балыкта. Әмма балык тоту бер хәл. Балыктан кайткач, аны чистарту һәм тәмле итеп әзерләү өчен вакыт табарга кирәк.

Юля бу эштә аңа ире һәм улы булышуын яшерми. Еш кына Сергей һәм Максим аңа рухи яктан ярдәм итәләр, әмма безнең героинябыз аларның ярдәмен бәяли.

Безнең өчен яңа тотылган балыктан да тәмлерәк нәрсә юк. Туңдырылган яки берничә көн кибет киштәсендә яткан балык белән ул чагыштырырлык та түгел. Балык ашы пешерергә яратабыз. Чуртан балыгыннан кәтлитләр ясыйбыз, алар да бик тәмле килеп чыга. Кунакларны чакырганда, грильдә төрле балыклардан стейклар әзерлибез. Сүз уңаенда, бик файдалы, гадәти булмаганча. Дусларыбыз шулай ук каклаган судакны һәм киптерелгән балыкны бик яраталар. Аларны да сыйларга тырышабыз, – диләр Булгаковлар.

Юлиянең мавыгуы ир-атларныкына охшаса, төп эше бары хатын-кызлар эше белән бәйле. Инде берничә ел безнең героинябыз матурлык салоннарының берсендә чәчтараш булып эшли. Нинди чәч төсенең һәм стрижканың хәзер модада булуын яхшы белә. Хәер, үзе дә һәрчак матур булырга тырыша. Героинябызның ире хәтта балыкчы костюмында да ул сөйкемле, мөлаем, чибәр булып кала ди.

Бу гаилә белән аралашканнан соң, балык тоту – ир-атларны да, хатын-кызларны да мавыктыра торган шөгыль булуын аңлыйсың. Булгаковлар яраткан шөгыленә бөтен күңелеңне бирсәң, балыкчы уңышы гарантияләнәчәк диләр. Уртак кызыксынулар шулай ук гаиләне бәхетле һәм нык итәргә дә сәләтле!

Елга балыгыннан консервлар

Яңа тотылган балык бик тәмле булса да, күпләр балык консервларын да яраталар. Хәер, җәен яки көзен тотылган балык белән ел әйләнәсе сыйланырга була.

Моның өчен:

• 18-20 г аш тозы

• 900-1000 г елга балыгы

• 130-160 мл көнбагыш мае

• 3 лавр яфрагы

• 24-30 данә борыч бөртеге катнашмасы

• 6 данә канәфер

• 3 чеметем мөшкәт чикләвеге кирәк була

Әзерләү

Балыкны чистартабыз, койрыгын, башын, йөзгечләрен кисәбез һәм эчен алабыз. Салкын су белән юабыз. Кечкенә кисәкләргә бүләбез, тоз өстибез. 0,5 литр күләмендәге банкаларны куллану яхшырак була. Һәрберсенең төбенә 8-9 борыч бөртеге катнашмасы, 1 лавр яфрагы, мөшкәт чикләвеге һәм 2 канәфер куярга, аннары шуның өстенә әзерләнгән балык кисәкләрен берничә сантиметр тутырып бетермичә салырга кирәк.

Шуннан соң кәстрүлгә җылы су агызабыз, банкаларга урнаштырабыз һәм кәстрүлне капкач белән каплыйбыз (су һәм банкалар арасында 2-3 см ара калырга тиеш). Банкалар кастрюльдә утта бер сәгать торырга тиеш. Балыктан чыккан сокны агызып алыгыз, банкаларга 50 грамм май өстәгез, капкачлар белән кап­лагыз һәм тагын бер сәгать җылытыгыз.

Аннары банкаларны су салынган кастрюльдә 7-9 сәгать кайнатырга кирәк. Уттан алганнан соң, банкалар суда суынырга тиеш.

Тәмле булсын!

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев