Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык белән сәүдә итү кагыйдәләрен бозу ачыкланды

Чистайда балык сату урыннары күп. Роспотребнадзор бүлеге, биоресурслар буенча дәүләт комитеты һәм полиция хезмәткәрләре белән бергә без балык продукциясен озата баручы документлардан башка сатуны ачыклау өчен рейдка чыктык.

Башта без сәгать заводы базарындагы беренче сәүдә ноктасына бардык. Урынга килгәч, күп санда яңа тотылган елга балыгын күрдек. Контрольлек итүче органнар хезмәткәрләре продукциягә ветеринар-озата бару документларын сорадылар, әмма сатучылар кулында алар юк иде. Товарга документлар булмагач, аның сыйфаты турында сорау туа. Бу клиентлар өчен дә куркынычсыз түгел.

Уртак рейдның икенче ноктасы – түбән базар булды. Анда балык сату ике урында алып барыла. Бер сатучыда продукциягә документлар табылмады. Әмма хатын-кыз аларның ветеринария клиникасында булуын белдерде. Сатучылар уылдык чәчү чорында сәүдә белән шөгыльләнмәүләрен, шуңа күрә закон бозмауларын ышандырдылар.

Рейдка йомгак ясау өчен, без Роспотребнадзорның ТР буенча территориаль бүлегенең әйдәп баручы белгеч-эксперты Елена Меркушинага мөрәҗәгать иттек.

– Мондый рейдларны еш үткәрәсезме?

– Без Координация советы беркетмәләре нигезендә атна саен сәүдә нокталарын карап чыгабыз. Шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затлар белән генә эшлибез. Рейдлар вакытында еш кына документларсыз һәм маркировкасыз балык сату ачыклана, сатучылар санитар киемнәрдән һәм медицина тикшерүеннән башка эшлиләр, – дип билгеләп үтте Елена Меркушина. – Менә бүген дә сәгать заводы базарындагы шәхси эшмәкәрнең сәүдә ноктасын тикшердек һәм хокук бозулар ачыкладык. Сәүдә ноктасында товарның маркировкасы һәм озата баручы документлары юк иде. Өстәвенә, балык суыткычка куелмаган иде.

– Елена Владимировна, уртак тикшерүләр никадәр нәтиҗәле?

– Хокук бозуларны ачыклаганда, шәхси эшмәкәр аларны бетерсен өчен кисәтүләр ясыйбыз. Әгәр алар кабат тикшерүләр вакытында ачыклана икән, без гариза әзерлибез һәм шәһәр судына тапшырабыз.

Контрольлек итүче органнар хезмәткәрләре сүзләренә караганда, мондый рейдлар алга таба да дәвам итәчәк, бигрәк тә уылдык чәчү чорында, балык тоту вакытлыча тыелган вакытта.

Бу мөһим

1) Төп таләпләр – балыкка документлар һәм аны туңдыру.

2) Кызыл китапка кертелгән балыкларны тоту һәм сату тыела. Кызыл китапка кертелгән балыкларны законсыз тоту һәм аларның әйләнеше җинаять җаваплылыгына китерә.

3) Уылдык чәчү чорында (25 апрельдән 5 июньгә кадәр) балыкны шактый чикләүләр белән генә тотарга мөмкин. Димәк, яңа тотылган елга балыгы кибет киштәләрендә булырга тиеш түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев