Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Балтырган басып алган мәйдан ике тапкырга арткан

Агулы үсемлек республиканың 29 районын басып алган.

Чистай районында агрономнарның эше ярдәмендә Сосновский балтырганы очрамый диярлек. Әмма ул бездән ерак булмаган урында үсә һәм агулы үсемлек безнең территорияне дә басып алмас дигән ышаныч юк. Шуңа күрә уяулыкны югалтырга ярамый, диләр агрономнар.

–Узган ел безнең районда сөрү җирләре чиста, анда балтырган үсми иде. Аның барлыкка килүе Яңа Чишмә районы белән чиктәш Кече Чирмешән елгасы буенда, Татар Ялтаны авылында күзәтелде. Шуңа бәйле рәвештә, авыл Советларына агулы үсемлек аларның территориясендә үрчи башласа, белгертергә кирәклеге турында хәбәр иттек, – дип билгеләп үтте «Россельхозцентр»ның Чистай филиалы баш агрономы Михаил Миронов.

Чистайлы Ирина Семенова балтырганны ялангач кул белән алып булмавын хәзер белә. Хатын-кыз Түбән Камага туганнарына кунакка килгәч, бакчаларында чүп үләннәрне утарга ярдәм итәргә уйлаган.

– Без башта ук бакчада балтырган үсә башлавын белә идек. Көн бик эссе иде, бернинди костюм да киясе килмәде. Ул укроп зонтигына охшаган кечкенә, зарарсыз үлән булып тоелды. Хәер, элегрәк минем балтырган турында ишеткәнем һәм аны беркайчан да күргәнем юк иде. Аны бәяләп бетермәгәнмен икән. Бераздан соң, кулларым кызарды, кояшта кызган сыман янды. Ике атна фурацилин белән эшкәртеп, мазьлар сыладым. Хәзер хәтта укропка кагылырга да куркам, – ди хатын-кыз.

Россельхозцентрда билгеләп үтүләренчә, Сосновский балтырганы республиканың 29 муниципаль районында үсә. 2018 ел белән чагыштырганда, аның мәйданы ике тапкырга арткан. Шулай, 2012 елда республикада балтырган 109 гектарга якын мәйданны биләгән булса, 2018 елда 600 гектарга якын мәйданны әлеге үсемлек баскан. 2020 елда чүп үләннең мәйданы 1,2 мең гектар тәшкил иткән. Бүгенге көндә Сосновский балтырганы Биектау, Балтач, Арча, Түбән Кама, Питрәч районнарында һәм Казанда иң күп территорияне били.

Чүп үләнне юк итү буенча эшкәртү механик ысул белән башкарыла. Хәзерге вакытта республикада 181 гектар эшкәртелгән, – дип төгәллек кертте Михаил Иванович.

– Балтырган белән очрашудан кайчан куркырга кирәк?

– Ул июль-август айларында чәчәк ата, орлыклары июль-сентябрь айларында өлгереп җитә. Бер үсемлек 20 меңнән 100 меңгә кадәр орлык бирә. Балтырганның таралуы җир ресурсларының кыйммәтен киметә һәм әйләнә-тирә мохиткә, кешегә зыян китерә. Сосновский балтырганы үсемлеге согында була торган фурокумариннар аеруча куркыныч тудыра. Кешенең ачык тире участоклары белән үсемлекнең теләсә нинди өлешенә кагылуы пешүгә китерергә мөмкин, -–дип җавап бирә баш агроном.

– Үсемлек кайда үсә?

– Сулыклар янында, ташландык җирләрдә, юл кырыйларында, шулай ук торак пунктлар һәм бакчачылык ширкәтләре территорияләрендә аеруча киң таралган.

– Үскән очракта, аның белән ничек көрәшергә?

– Торак пунктлар территорияләрендә биеклеге 20 сантиметрга кадәрге булган үсемлекне даими рәвештә чабып, казып алырга кирәк. Өстәвенә, бер тапкыр гына җитми: моны даими рәвештә эшләргә кирәк. Балтырганның үсеш ноктасы 3-7 см тирәнлектә урнашкан, шуңа күрә эшкәртү тирәнлеге кимендә 10 см булырга тиеш. Авыл хуҗалыгында җирләрне сөрергә, тәлинкәле культиватор белән эшкәртергә һәм бөртекле, кузаклы культуралар, үләннәр чәчәргә кирәк. Гербицидлар куллану буенча чикләүләр булган су саклау зоналары һәм сулыклар территорияләрендә балтырганны чабу яки казып алу юлы белән генә юк итү мөмкин. Чәчәк аткан булса, аны кисәргә һәм яндырырга кирәк. Боларның барысын да махсус киемдә: капюшонлы су үткәрми торган костюм, резин итекләр һәм перчаткалар, саклагыч күзлекләр, респираторлар яки битлекләр һәм шәхси саклану чараларын кулланып, башкарырга кирәк.

Игътибар! Хөрмәтле чистайлылар, әгәр сез әлеге зарарлы үсемлекнең үсеп утыруын күрсәгез, +79874067577 телефоны буенча хәбәр итегез.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев