«Балкыш»тагы яшьләр — китапханәчеләрдә кунакта
«Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең көндезге бүлеге үзәк китапханә белән тыгыз элемтәдә
Социаль партнерлык — төрле үзенчәлекле мәнфәгатьләре булган төрле субъект вәкилләренең уртак эшчәнлеген оештыруга ярдәм итүче инструмент ул. «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең көндезге бүлеге белән социаль институтлар социаль хезмәт алучыларның танып-белү мәнфәгатьләрен киңәйтү факторларының берсе булып тора.
Социальләштерү буенча оештырылган эшләрнең бер формасы булып үзәк китапханә белән элемтә тора. Әлеге учреждениеләр хезмәттәшлеге 2021 елдан бирле дәвам итә.
— Беренче тапкыр китапханәгә килгәндә без алар өчен экскурсия үткәрдек. Социаль хезмәт алучылар китапханә, абонемент, уку залы, уку формуляры, китапханәче һөнәре турында белделәр, — дип сөйләде «Балкыш» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең көндезге бүлеге мөдире Татьяна Алякина. — Китапханә хезмәткәрләре «Китаплар дөньясы» һәм башка басмалар белән таныштырдылар, шулай ук китаплардан файдалану кагыйдәләрен исләренә төшерделәр. Алар һәркемгә тирә-юньне танып-белү һәм үз белемеңне киңәйтү, китап геройлары өчен борчыла белү, үзеңдә ышаныч булдыру һәм иҗади шәхескә әверелү, кызыклы әңгәмәдәш булу өчен китап укуның мөһим булуы хакында сөйләделәр.
Китапханәдә әдәби, тематик, экологик сәгатьләр, уеннар һәм конкурслар оештыралар. Виртуаль сәгатьләр дә традициягә әверелделәр. Ел саен Җиңү көненә батырлык дәресләре, тарих сәгатьләре, патриотик сәгатьләр үткәрелә.
Барлык чаралар да мультимедиа тәкъдим итүләре, фильмнар һәм фотохроника күрсәтү катнашында уза. Бу исә катнашучыларны дулкынландыргыч тарихи кадрлар белән таныштырырга, хәрби җырлар, танылган актерлар башкаруында сугыш турында шигырьләр ишетергә мөмкинлек бирә. Яшьләр хәрби чор тәэсирләренә бирелә, Ватанны саклаучылар өчен кайгыра. Әмма иң мөһиме — гражданлык, патриотлык нигезләре, үз Ватаныңа мәхәббәт, аның өчен горурлык хисләре формалаша.
Китаханә хезмәткәрләре белән көндезге бүлек хезмәткәрләре бергәләп «Әкият битләре буйлап» дип исемләнгән бәйрәм үткәрделәр. Социаль хезмәтләр алучылар өчен рус халык әкиятләре буенча үткәрелгән викторина узды. Биредә яшьләр актив катнаштылар һәм бер кочак уңай эмоцияләр алдылар. Балалар бик теләп табышмаклар чиштеләр, тамашаларда катнаштылар.
— Берничә еллар дәвамында китапханәдә төрле бәйрәмнәргә багышланган мастер-класслар үтә. Аларда катнашып, хезмәт алучылар эшнең яңа техникаларын үзләштерәләр һәм үз куллары белән ясаган әйберләрне өйләренә алып китәләр. Эшнең мондый формасы өлкәннәрне дә, балаларны да битараф калдырмый. Мондый аралашулардан соң күргән һәм ишеткән нәрсәләрдән катнашучылар нык тәэсирләнәләр, уй-кичерешләрен әти-әниләре, дуслары белән дә бүлешәләр, — дип билгеләп үтте Татьяна Васильевна.
Китапханә ул китаплар саклау урыны гына түгел, шулай ук белем, мәдәният, аралашу үзәге дә. Биредә яшьләр белем дәрәҗәсен күтәрәләр, уку-укыту мәсьәләләрен хәл итәргә, шулай ук аларга туган як табигатен һәм тарихын өйрәнүгә кызыксыну арттырырга да мөмкинлек туа.
— Нәтиҗәле һәм иҗади хезмәттәшлек күрсәткәннәре өчен китапханә коллективына ихлас рәхмәтләребезне җиткерәбез. Битараф булмаган кешеләр яшьләрдә әхлакый-кешелек сыйфатларын, тормышның тулы картинасын, социаль мәдәни кыйммәтләрне формалаштыруда ярдәм итә. Шундый уртак эш үсү һәм үз мөмкинлекләреңне үстерү өчен гадел һәм гармонияле җәмгыять булдыруда мөһим адым ул. Социаль яктан җайлашкан, иҗади, үз-үзен тәэмин итәрлек шәхес үстерүгә җәмгыятьнең барлык көчләренең уртак тырышлыгы белән генә ирешеп булачак, — диде «Балкыш» халыкка хезмәт күрсәтү үзәгенең көндезге бүлек мөдире.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев