Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баланың сәламәт булуы турында белешмә алу өчен аерым кабинет кирәк

Безнең газета редакциясенә ике әни мөрәҗәгать итте. Аларның сораулары охшаш иде: балалар дәваханәсендә сабыйның сәламәт булуын раслаучы белешмә кәгазе бирү өчен кабинет кайчан барлыкка киләчәк?

Хәзерге вакытта бу процесс барысы өчен дә бер һәм ул аңлашыла: участок педиатрына кабул итүгә языласың, аннары кабинет төбендә үз чиратыңны көтәсең, тикшерү узасың һәм кадерле кәгазьне аласың, регист­ратурада мөһер куясың һәм эш эшләнгән.

Әмма монда бер «ләкин» бар. Ата-аналарны бу процессны узу барышында яңа «авыру» эләктерү мөмкин булуы борчый, чөнки телисеңме-теләмисеңме авыру балалар белән бер чиратта торырга туры килә.

– Белешмәләр бирү өчен нигә аерым кабинет булдырмаска? Бала яңа гына терелде, аны кабат авыру балалар булган урынга алып барырга туры килә. Шулай булганда авыру үзен озак көттермәс. Әлбәттә, сәламәт бала көнендә кабул итүгә язылырга мөмкин, ләкин моның мәгънәсен күрмим, чөнки бер педиатрда ул сишәмбе көнне, икенчесендә – чәршәмбе. Коридорда барыбер авыру балалар белән очрашырга туры килә, – ди Анна.

Безгә мөрәҗәгать иткән икенче әнинең кызы спорт ярышларына йөри. Кагыйдә буларак, ярышларга барыр алдыннан баланың сәламәт булуын раслаучы белешмә алырга кирәк.

– Белешмәне кыска вакыт эчендә алырга кирәк. Сәламәт бала көнен көтү мөмкин түгел. Һәм, гадәттә, бу көнне табибка да язылып булмый. Чиратта торырга туры килә. Әгәр аерым кабинет ясасалар, бу проблемалар, төгәлрәге, башка пациентлардан авыру йоктыру куркынычы азрак булыр иде, – дип саный Наталья.

Бу сорауны күп ата-аналар бирә. Шуңа күрә аңлатма сорап балалар поликлиникасы мөдире Ольга Гавриловага мөрәҗәгать иттек.

– Табиблар кабинетларында һәм поликлиника коридорында тирә-юньдәге бар нәрсәне зарарсызландыра торган һава рециркуляторлары урнаштырылган. Моннан тыш, кабул итүгә авыруның кис­кен чоры артта калган балалар килә, чөнки һәр пациентны учас­ток педиатры тикшерергә, дәвалауны контрольдә тотарга тиеш. Температурасы булган пациентларны беренче катта урнашкан кабул итү-күзәтү фильтр-боксында кабул итәләр. Анда аерым керү һәм шул рәвешчә чыгу урыны бар. Еш кына авыру балаларга әти-әниләре табибны өйгә чакыра. Безгә көненә 200гә якын шалтырату керә, – дип аңлатма бирә Ольга Ивановна.

Шулай итеп, сәламәтләнү турында белешмәләр бирү өчен аерым кабинетның кирәге юк булып чыга. Ләкин ата-аналар авыру бала белән контакт, кискен вакыт артта калса да, куркыныч дип саныйлар. Алар җирле сәламәтлек сак­лау җитәкчелеге бу мәсьәләне иртәме-соңмы яңадан карап чыгар һәм үтенечне канәгать­ләндерер дип өметләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев