Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Баланы нинди түгәрәккә, секциягә бирергә

Балаларның активлыгын тиешле юнәлешкә юнәлтү җиңел эш түгел. Кагыйдә буларак, җәйге каникулларда малайлар һәм кызлар көч туплыйлар. Ата-аналарга бала яратып йөреячәк һәм аны кызыксындырачак түгәрәкне, секцияне сайлау мөһим. Без күзәтү ясап, әниләргә һәм әтиләргә ярдәм итәргә уйладык.

 

«Камалия» ял итү-үсеш үзәге

«Камалия» ял итү-үсеш үзәге балаларны кызыксынулар буенча клубларга чакыра. Һәр клубның эше күнекмәләрне үстерүгә юнәлдерелгән, тикшерелгән заманча технологияләр һәм методикаларны куллана. «АRТист» театр студиясенә балалар туплау бара. Монда балалар актерлык һәм ораторлык осталыгын үзләштерәләр. Яшь категориясе – 7 яшьтән16 яшькә кадәр.

Биредә инглиз телен дә өйрәтәчәкләр. «GBLevel Up» клубында эш ике юнәлештә алып барыла – аралашу өчен инглиз теле, анда клубка йөрүчеләр телдән һәм язмача сөйләмне өйрәнәләр, диалоглар һәм монологлар төзиләр. Икенче юнәлеш – инглиз телендә уку курслары һәм бу телнең грамматикасын өйрәнү, шулай ук төп дәүләт имтиханына һәм БДИга әзерлек. Дәресләргә 4 яшьтән йөрергә мөмкин.

Башлангыч сыйныф укучылары өчен «Зирәк ябалак» репетиторлык студиясе ачылды. Эш укучының уку күнекмәләрен үстерүгә юнәлдерелгән.

Һәркемгә билгеле, мәктәпкәчә яшь – баланың гомуми үсешенең нигезе. Әлеге нигезне дөрес салырга «Кечкенә гений» клубы педагоглары ярдәм итә. Шулай ук биредә логопед юнәлешендәге төркем эшли. Ә яшьтәшләр белән аралашуның, сенсор үсешнең беренче күнекмәләрен «Апельсинки» иртә үсеш клубында алырга мөмкин. Анда 1,5 яшьтән йөрергә мөмкин.

«KIDSкадр» мультипликация студиясендә педагоглар фотограф, видеограф, режиссер, сценарист һөнәрләре белән таныштыралар. Биредә кадрларны монтажлау күнекмәләрен үзләштерәләр һәм үзләренең уникаль мультфильмнарын һәм аниме булдыралар. Студиягә 9 яшьтән язылырга мөмкин.

Ә «J-GET+» ир-егетләр клубында тормышта кирәкле күнекмәләрне үстерү процессына җәлеп итеп, җаваплылык хисен, малайларда ир-егетләргә хас сыйфатларны тәрбияләргә булышачаклар. Реклама.

Адресы: Нариманов ур., 85. Тел.: +7919-634-01-38, +7937-773-05-59

 

«Лидер» спорт мәктәбе

Биредә балалар профессиональ тренерлар күзәтүе астында үзләрен суда ышанычлы тотарга өйрәнәләр. Йөзү секциясенә 7 яшьтән башлап язылырга мөмкин. Иң кечкенә бурыч – балаларны су белән таныштыру, аңа ияләшү, иң зур бурыч – йөзүнең төп төрләрен үзләштерү.

Шулай ук «Лидер»да волейбол секциясе ачылды, анда 8 яшьтән балаларны кабул итәләр. Ә 10 яшь тулганнарга армрестлингка язылырга мөмкин. Быел спорт мәктәбендә 10 яшьтән башлап балалар өчен яңа пауэрлифтинг бүлеге ачыла.

Адресы: Вишневский урамы, 20. Тел.: 4-61-16.

 

«Татнефть-Олимп» спорт мәктәбе

Хәзерге вакытта мәктәптә 4 спорт бүлеге үсеш ала, анда 450 бала шөгыльләнә. Балалар белән һөнәри белеме булган укытучылар эшли.

7 яшьтән балалар «Чаңгы ярышы» секциясенә йөри алалар, анда җиңел атлетика, ГТО нормаларын тапшыруга әзерлек керә.

«Татнефть-Олимп» спорт мәктәбе базасында бокс, футбол һәм гер спорты буенча түләүсез секцияләр дә эшли. Спорт мәктәбен тәмамлаучылар арасында танылган спортчылар, дөнья чемпионаты, Россия, республика беренчелекләре призерлары бар.

Адресы: Энгельс урамы, 118. Тел.: 4-62-72.

 

«Гимнаст» спорт мәктәбе

Билгеләнгән максатка ышанычлы барырга, чемпион булырга, ярыш саен нәтиҗәне арттырырга – болар «Гимнаст» мәктәбе спортчылары турында. Учреждение базасында өч юнәлеш эшли. 5-6 яшьлек кызлар – спорт акробатикасына, ә 6-7 яшьлек малайлар спорт гимнастикасына языла алалар.

Балалар белән тәҗрибәле, квалификацияле тренерлар шөгыльләнә. Алар гимнастика һәм акробатика белән шөгыльләнгәндә балаларда хәрәкәтләрне координацияләү үсә, мускул корсеты формалаша, бу сөяк системасы үсешенә уңай йогынты ясый, дип билгеләп үтәләр. Балалар сыгылмалы, төз гәүдәле булалар, киләчәктә физик активлык белән бәйле башка спорт төрләрендә дә кирәк булган физик сыйфатлар алалар.

Үзгәртеп төзекләндерелгәннән соң спорт мәктәбендә 2 шахмат сыйныфы ачылды, алар заманча җиһазлар белән тәэмин ителгән. Малайлар һәм кызлар әлеге секциягә 6 яшьтән үк йөри алалар.

Адресы: Нариманов урамы,

55-а. Тел.: 5-21-78.

 

Боз спорт сарае

Ата-аналар балаларны 3-4 яшьтән 2 секциягә: фигуралы шууга һәм хоккейга алып килә алалар. Мәктәп тренерлары балалар никадәр иртәрәк тимераяк киеп, бозга чыксалар, шулкадәр яхшырак булачак, диләр. Тренировкаларның төп принцибы – һәр укучыга индивидуаль караш. Остазлар арасында – тәҗрибәле белгечләр.

Секцияләр исәбендә үзләренең спорт карьераларын дәвам иткән чыгарылыш укучылары шактый. Аларның кайберләре тренер булганнар. Балалар командалары төрле чемпионатларда катнашалар, бу яшь уенчыларга тәҗрибә тупларга мөмкинлек бирә.

«Батыр» көрәш спорт мәктәбе

«Батыр»да дәресләр биш спорт төре буенча үткәрелә. Грек-рим көрәшенә, милли көрәшкә һәм самбога – 10 яшьтән, дзюдога – 7 яшьтән, ә кул көрәшенә 11 яшьтән язылырга мөмкин. Хәзерге вакытта тәрбияләнүчеләрнең гомуми саны якынча 400 кеше.

Мәктәп тренерлары берничә буын уңышлы спортчылар чыгардылар. 2016 елда Татарстанның спорт мәктәпләре рейтингында «Батыр» 3нче урынны алды.

Профессиональ тренировкаларга балалар бушлай йөри ала. Тренерлар сүзләренә караганда, «Батыр» спорт мәктәбенең юнәлешләре игътибар, реакция, җитезлек, сыгылмалылык, чыдамлыкны үстерә. Спорт секцияләрендә шөгыльләнү гомуми үсеш өчен генә файдалы булып калмыйча, шулай ук баланың киләчәгенә яхшы нигез булып тора, чөнки ул үз тормышын алга таба профессиональ спорт белән бәйләргә мөмкин.

Адресы: Лев Толстой урамы, 55. Тел.: 5-09-74.

 

Балалар сәнгать мәктәбе

Балалар сәнгать мәктәбе укытучылары үз фикерләреңне, хис-кичерешләреңне иҗат һәм фантазия аша белдерергә өйрәтәчәкләр. «Рәсем» программасы буенча 11 яшьтән 13 яшькә кадәрге балаларның имтихан нигезендә сәнгать мәктәбенә укырга керү мөмкинлеге бар. Белем бюджет нигезендә бирелә. Төркем июнь башында туплана.

Укучылар арасында халыкара, бөтенроссия, республика һәм төбәк конкурсларында һәм күргәзмәләрендә катнашучы дипломантлар һәм призерлар күп. Сәнгать мәктәбен тәмамлаучылар Мәскәү, Санкт-Петербург һәм Казанның югары сәнгать уку йортларында укуларын дәвам итәләр.

Адресы: Вахитов урамы, 32. Тел.: 5-00-44, 5-12-63.

 

Балалар һәм яшьләр иҗат йорты

Биредә 7 яшьтән алып 18 яшькә кадәрге балалар йөзү, волейбол, футбол, милли көрәш, бию, декоратив-гамәли сәнгать түгәрәкләренә йөри алалар. Тәҗрибәле тренерлар ассызыклаганча, дәресләрдә балалар үзләрен күрсәтәләр, үз тәннәрен тоярга өйрәнәләр, реакция тизлегенә ия булалар, чыдамлырак һәм максатчанрак булалар. Әгәр бала актив, кызыксынучан, аралашучан булса һәм хәрәкәтчән уеннар яратса, әлеге төр секцияләр аңа, һичшиксез, туры киләчәк.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, яшьләр өчен иҗат йортында яңа бүлекләр: робот техникасы, 3D-модельләштерү, график дизайн, кикбоксинг, туган якны өйрәнү, экологик түгәрәкләр ачылды. Балалар иҗтимагый берләшмәләре дә эшли.

Адресы: Нариманов урамы, 61. Тел.: 5-07-57

 

Балалар сәнгать мәктәбе

 

2022 елның гыйнварында мәктәп яңа бинага күченде, хәзерге вакытта биредә фортепиано, скрипка, баян, аккордеон, думбра, балалайка, флейта, кларнет, торба, тромбон, туба, саксофон, гитара, хор, хореография сәнгате белгечлекләре буенча 400дән артык бала укый.

Сентябрь аеннан мәктәп базасында яңа сәнгати юнәлеш – декоратив-гамәли сәнгать барлыкка килде. Уку 5 ел дәвам итә, шуннан соң чыгарылыш укучылары Балалар сәнгать мәктәбен тәмамлау турында таныклык алалар.

Һәр бала күңеленә хуш килгән шөгыль таба һәм үз потенциалын ача ала, ә педагоглар аларга бу эштә ярдәм итәләр. Мәктәп үз уңышлары белән горурлана. Әмма барыннан да бигрәк ул үзенең сәләтле һәм талантлы чыгарылыш укучылары белән горурлана. Иҗат коллективында 31 педагог эшли: 20се – югары категориягә, 10сы – беренче категориягә ия.

Балалар сәнгать мәктәбенә 6 яшь ярымнан укырга керергә була. Хәзерге вакытта мәктәптә фортепиано, тынлы уен кораллары (флейта), хор һәм халык уен кораллары бүлегенә (баян, гитара, балалайка, думбра) укучыларны өстәмә җыю бара.

Мәктәптә иҗат коллективлары: халык уен кораллары ансамбльләре, балалар тынлы оркестры, «Дольче» һәм «Иволга» хор коллективы оештырылган.

«Балачак ритмнары» хореография коллективы һәркемгә билгеле, аның репертуарында халык һәм эстрада биюләре бар. Яшь биючеләр барлык шәһәр чараларында актив катнашалар һәм халыкара, Бөтенроссия конкурсларында җиңүләр яулыйлар.

Адресы: Энгельс урамы, 152.

Тел.: 4-64-85.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев