Баланы мәктәпкә ничек әзерләргә: педиатр киңәшләре
Тиздән җәйге каникуллар тәмамланачак һәм яңа уку елы башланачак. Баланы мәктәпкә ничек дөрес әзерләргә, көн режимын җайга салырга һәм 1 сентябрь алдыннан сәламәтлеген ничек ныгытырга? Чистай үзәк район дәваханәсе балалар поликлиникасы табиб-педиатры Флюра Вафина ата-аналарга мөһим киңәшләр бирде.
Мәктәпкә җиңел җайлашу өчен педиатрдан 6 төп киңәш
1. Көн режимы.
Мәктәпкә 1-2 атна кала баланы әкренләп мәктәп графигына: иртә тору һәм иртә яту күчерә башлагыз. Бу беренче уку көннәрендә стресс һәм йокысызлыкны булдырмаска ярдәм итәчәк.
2. Дөрес туклану.
Рационда яшелчә, җиләк-җимеш, тулы бөртекле продуктлар, майсыз ит һәм балык өстенлек итәргә тиеш. Тәм-томнарны, фаст-фудны һәм газлы эчемлекләрне киметегез — алар игътибарны киметә.
3. Физик активлык.
Спорт, сәфәрләр һәм хәрәкәтчән уеннар иммунитетны ныгыта, йокыны яхшырта һәм өлгерешне арттыра. Баланы секциягә яздыру яки бөтен гаилә белән ял итү — яхшы вариант.
4. Күрүчәнлекне саклау.
Баланың аркасын тигез тотуын, ә китапка яки мониторга кадәр ара кимендә 30-40 см булуын контрольдә тотыгыз. Әгәр бала күзләренең арыганлыгына зарланса, офтальмологка мөрәҗәгать итегез.
5. Авыруларны кисәтү.
Коллективта инфекция йоктыру куркынычын киметү өчен, мәктәп алдыннан гриппка һәм башка авыруларга каршы вакцинация узарга кирәк.
6. Психологик ярдәм.
Уңай караш тудырыгыз: мәктәптәге күңелле вакыйгаларны искә төшерегез, дуслар белән булачак очрашулар турында фикер алышыгыз. Бу 1 сентябрь алдыннан борчылуны киметәчәк.
— Бу кагыйдәләрне үтәү балага стрессыз уку ритмына керергә һәм сәламәтлеген сакларга ярдәм итәчәк, — дип ассызыклый Флюра Зиннур кызы.
Консультацияне кайдан алырга?
Сорауларыгыз калса, Чистай үзәк район дәваханәсе педиатрларына мөрәҗәгать итегез:
— Дәүләт хезмәтләре порталы
— 8(84342) 4-63-51 телефоны аша язылырга мөмкин.
Балаларыгызның сәламәтлеген саклагыз һәм яңа уку елы җиңел башлансын!
Материал Чистай үзәк район дәваханәсе матбугат хезмәте ярдәмендә әзерләнде
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев