Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баланы мәктәпкә әзерләү күпмегә төште?

Озакламый беренче сентябрь, димәк, мәктәпкә җыенырга вакыт дигән сүз. Кайбер ата-аналар үз балаларына мәктәп өчен кирәкле әйберләрне сатып алдылар да инде. Без алардан мәктәпкә җыю күпмегә төшүен һәм акчаны экономияли алдылармы дип белештек.

Регина Биктаһирова, «Чиста болын»нар табигый тыюлыгы белгече:
— Минем бер кызым 5нче сыйныфка, икенчесе 6нчы сыйныфка бара. Без алар өчен икешәр блузка (кыска һәм озын җиңлеләр), юбка, җилетка, икенче аяк киеме — туфли һәм кроссовки, физкультура өчен форма алдык. Икесенә бергә 9360 сум акча тоттык. Бу әле канцтоварларны санамыйча.
Хәзер канцтоварлар арзан тормый, шуңа күрә мин аларны июнь аеннан ук сатып ала башладым. Акрынлап кына дәфтәрләр, яңа ручкалар һәм башка кирәкле әйберләрне алдым. Барысына бергә 7 мең сум акча тоттык.
Үз тәҗрибәмнән чыгып, әти-әниләргә канцтоварларны алданрак сатып алырга киңәш итәм. Шулай иткәндә гаилә бюджетында ул нык сизелми. Вак-төяк кенә сатып аласың кебек, ә гомуми сумма шактый җыела.
Быел балаларны мәктәпкә әзерләү 16 меңнән артыкка чыкты. Әле без кызларыбыз яңа уку елына тулысынча әзер булсыннар өчен сумкаларын һәм рюкзакларын да яңартырга телибез.

Гүзәл Хәйруллина, «Чистай-информ» хезмәткәре:
–Минем ике кызым. Берсе 10нчы сыйныфка, икенчесе 7нче сыйныфка бара. Мәктәпкә июнь аенда ук әзерләнә башладык, чөнки яңа уку елы якынлашкан саен товарларга сораулар, һәм билгеле инде, бәяләр дә арта. Сайлап алу мөмкинлеге дә азая.
Өлкән кызыбызга без туфли, блузка, кроссовки, сумка, кечкенәсенә кроссовки гына алдык. Аның күп әйберләре узган елдан калды.
Быел безгә акчаны һәм вакытны да сизелерлек экономияләргә мөмкинлек булды. Барысы да кибет­ләрдә бәяләрне төшереп сату һәм маркетплейсларда арзанлы товарлар ярдәмендә. Ике кызыбызга да барлыгы 10 500 сум акча тотылды.
Кече кызыбызга блузка һәм канцтоварлар сатып аласы гына калды. Анысын инде балалар үзләре уку елы башында сатып алачаклар.

Артем Кипров, 67нче номерлы янгын-коткару бүлеге начальнигы:
— Минем мәктәп яшендә ике балам бар. Гадәттә, мәктәп өчен әйберләр сатып алу белән хатыным шөгыльләнә, ә мин, нигездә, финанс яктан тәэмин итәм. Быел икесе өчен дә чыгымнар 30 меңгә якын булуын беләм. Бу әле узган елдан калган әйберләрне дә истә тотып.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев