Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балаларын да эш сөяргә өйрәткәннәр

Татар Баганалысы авылында Гүзәлия һәм Кирам Галимовлар, тирә-юньдәгеләргә үрнәк гаилә булып, ярты гасыр – 50 ел бергә тату-матур гомер кичерәләр.

Гомер кичергәндә төрлесе була. «Мәхәббәт ул – матур җыр шикелле, ә җыр язу авыр», – дигән бер шагыйрь. Ир белән хатын – тормышның нигез башлангычлары. Гаилә нәкъ менә аларның кавышуыннан башлана, балалар туа, аларны үстерү өчен ата-ана туктаусыз эшли, төзи, иҗат итә. Тормыш чылбыры дәвам итә – оныклар дөньяга килә.

Галимовлар гаиләсе ярты гасыр, бер тән, бер җан булып, гомер итә. Шушы вакыт эчендә бәхетле мизгелләр дә, борчу-мәшәкатьләр дә күп була, билгеле. Әмма алар боларның барысын да кулга-кул тотынып үтәләр, төрле хәлләрдә бер-берсенә юл куялар. Бүген дә бер-берсенә карата булган иң якты хисләрен саклыйлар алар.

Гаяз абый белән Җүәйрә апа гаиләсендә Кирам абый, бишенче бала булып, 1950 елның 21 гыйнварында Татар Баганалысы авылында дөньяга килә. Гаиләдә алты малай тәгәрәшеп үсәләр. 1955 елда төпчекләре, яраткан сеңелләре туа. Олылары бар да малайлар булгач, бөтен эшне дә эшләргә өйрәнеп үсәләр.

Мәктәпне тәмамлагач, Кирам абый Совет Армиясе сафларына китә, аннан кайткач, колхозда гомер буена шофер булып эшли.

Гүзәлия апа гаиләдә беренче бала булып 1955 елда шул ук авылда дөньяга килә. Өч сеңлесе һәм бер энесе бар. Кыз туганнарының икесе авылда, энесе Чистайда, бер сеңлесе Сарманда яши. Алар белән дә бик тату, ярдәмләшеп яши Гүзәлия апа. Авыл мәктәбендә 8 нче сыйныфка кадәр укый, ә 9-10 нчы сыйныфларны Мөслимдә укып бетерә.

Мәктәпне тәмамлагач, авыл интернатында тәрбияче була. Аннан соң, Бөгелмәнең югары уку йортын читтән торып тәмамлап, авыл мәктәбендә укытучы булып эшли һәм шуннан пенсиягә китә.

1973 елның мартында Кирам абый белән Гүзәлия апа гаилә коралар. Төп йортта кайната-кайнана белән дус булып, кайтучыларны каршы алып, озатып, бергә зур, тату гаилә булып, бәхетле генә яшәп китәләр.

Тормыш сынауларына карамастан, алар гел яхшыга өмет итеп, намуслы хезмәт алып барып, тормыштан ямь табып яшиләр.

Яшьләр гел эштә, өйдә Җүәйрә әби, ә йортта Гаяз бабай күз-колак булып, кулдан килгәнчә хуҗалыкта ярдәм итәләр. Бер-бер артлы мәхәббәт җимешләре: 1974 – Гөлия, 1975 – Рәзилә, 1983 – Илнур дөньяга киләләр. Әби-бабай балаларны карашып, үстерергә ярдәм итешеп торалар. Балаларның һәрберсе дә югары белемле, тормышта үз урыннарын тапканнар, гаилә корганнар һәм эшләрендә уңышларга ирешүләрен дәвам итәләр. Балалары Чистай шәһәрендә яшиләр, әби-бабай кирәк чакта ярдәм итәләр, ә балалар әти-әниләренә кадер-хөрмәт күрсәтеп, булышып торалар. Бүгенге көндә 6 оныклары, 2 оныкчыклары үсеп килә.

«Аллаһка шөкер, балалары­быз хезмәт сөючән булып үстеләр, олыларны-олы, кече­ләрне-кече итә беләләр. Бүгенге тормышыбыз, шундый балаларыбыз, оныкларыбыз, оныкчыкларыбыз өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлебез», – ди Гүзәлия апа.

Алтын юбилярларны котларга балалары, оныклары, оныкчыклары, туганнары кайткан иде, аларга иң изге матур теләкләрне юлладылар.

Галимовларның тормышларындагы истәлекле вакыйга белән котлап, Татар Баганалысы авыл җирлеге башлыгы Рәфис Ринат улы Җаббаров үзенең җылы теләкләрен җиткерде. Балалары, кияүләре һәм оныклары исеменнән котлау сүзләре аеруча дулкынландыргыч яңгырады.

«Кадерле әти-әниебез, сезне бу матур дата белән котлыйбыз. Без сезгә барысы өчен дә чиксез рәхмәтлебез. Сезнең әле тагын озак еллар бергә матур, тату яшәвегезне телибез. Безне матур, тыныч гаиләдә үстердегез, безгә үрнәк булдыгыз, үзебезнең гаиләбездә дә тынычлык», – дип үзенең рәхмәтен җиткерде зур кызы Гөлия Ишмөхәммәтова, аннан соң Рәзилә, Илнур гаиләләре белән, әти-әниләренең алар өчен нык­лы гаилә генә түгел, ә хезмәт сөючәнлек үрнәге булып торуларын да әйтеп үттеләр.

Кияүләре, әби-бабайларын хөрмәтләп, шигырь һәм җыр юллары аша аларга үзләренең рәхмәтләрен җиткерделәр. Оныгы Фирүзәнең: «Бабай, 50 ел бергә тату-матур гомер кичерүегезнең сере нәрсәдә?» дигән соравына Кирам абый каршы дәшмәскә, сабыр булырга, кайбер нәрсәләрне колак яныннан гына уздырып җибәрергә кирәклеген әйтте.

Әти-әниләре инде күптән мәрхүм булсалар да, Кирам абый белән Гүзәлия апа төп йортны таркатмыйча, нәсел җепләрен өзмичә яшиләр.

Кирам абыйның җиде бертуганы, шуларның бишесе инде мәрхүм. Аларның һәрберсен дә хөрмәтләп, ә энесе Азат абыйны җиде ел урын өстендә карап, соңгы юлга озаттылар. Һәрберсенең ашларын үткәрделәр. Рәхмәт аларга, шундый киң күңелле туган җанлы, мәрхәмәтле булганнары өчен.

Арабызда тугрылык, сабырлык белән тигез гомер итүче, күпләргә үрнәк булырдай парларның булуы сөендерә. Аларга исәнлек-саулык, гаилә бәхете, тыныч-тигез картлык, балаларының кадер-хөрмәтендә, онык-оныкчыкларын сөеп-сөелеп, озын-озак пар канатлар булып яшәргә язсын.

 

Гөлсем Билалова, Татар Баганалысы авылы китапханәчесе

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев