Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Балаларым өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәтлемен»

Мин бу дөньяга нигә килгәнемне, ни өчен яшәвемне, миннән кешеләргә нинди файда барлыгы турында озак уйландым. Һәм менә бу сорауларга үз-үземә җавап биреп кенә калмыйча, башкаларга да янәшәләрендә алар төсле хатын-кызның яшәвен белгертәсем килде.

Мин, Алевтина Ивановна Ильина, педагогик юлымны 1986 елда башладым. Менә инде 36 ел үтте һәм мин бу юлдан тайпылмадым. Мин үз эшемне яратам, сөенә-сөенә укучыларым янына йөгерәм. Алар барысы да минем өчен якын, барысы өчен дә борчылам һәм барысын да үз балаларым кебек яратам.

Мин бәхетле кеше, минем яраткан эшем бар. Мин хәзер дә даими эзләнүдә. Чөнки иҗади укытучы гына үзенең җылысы, өмете, таланты белән укучыларны кызыксындыра ала.

Мин бәхетле, чөнки минем укучыларым белән бергә әлеге гаҗәеп дөньяны кабат-кабат танып белү мөмкинлеге бар. Балалар мәктәпкә теләп йөрсәләр, үз хезмәт нәтиҗәләремне күрсәм, мин бик бәхетле. Мин бәхетле кеше, чөнки үз эшемне сайладым һәм аны гомерем буена яраттым.

Мин дүрт бала әнисе. Нәкъ менә алар мине бу мәкаләне язарга рухландырдылар. Һәр укытучы мәктәптә эшләгәндә үз балаларына вакыт калмавын бик яхшы белә. Мин дә һәрвакыт аларны тәрбияләүдә нәрсәдер биреп җиткермәдем дип уйлый идем. Ләкин еллар узгач аңладым: бу алай түгел. Балаларым аларга иң мөһим нәрсәләрне бирә алуымны исбатладылар: иң игелек­ле, ярдәмчел, мәрхәмәтле булып үстеләр.

Әниләрнең төп бурычы – үз баласын теләсә нинди хәлдә дә аңлау. Үз баласын аңламаган әни – аяныч. Сабый өчен әни – яклаучы, саклаучы, юатучы. Зуррак балалар өчен әни – киңәшче һәм остаз.

Олы яшьтә әни – дус, биш яшьтә дә, илледә дә күкрәгенә капланып еларга мөмкин булган юаныч.

Минем өчен иң зур байлык – минем балаларым. Олы кызым Вера 11 сыйныфны тәмамлаганнан соң, Ульянов исемендәге Чабаксар университетына укырга керде. Хәзер банкта өлкән менеджер булып эшли. Без аның белән әни һәм кыз гына түгел, ә дуслар да. Кайвакыт мин аны яшәргә өйрәтәм, кайвакыт ул мине. Минем Верочкам үзе дә ике сөйкемле сабый – Даниил һәм Даринаның әнисе.

Тагын ике кызым – Надюша һәм Любочка – игезәкләр. Тугыз сыйныфтан соң алар Чабаксар туклану технологиясе һәм коммерция техникумына укырга керделәр, аш-су осталары-технологлар һөнәрен үзләштерделәр. Надя ире белән уллары Арсений һәм кызлары Аннушканы тәрбиялиләр. Любаның улы Камил үсеп килә.

Безнең бердәнбер улыбыз Сергей да бар. 11 сыйныфны тәмамлаганнан соң, ул Яр Чаллы автомеханика техникумына укырга керде. Әмма укуын тәмамламыйча, армия хезмәтенә китте. Ашыгыч хәрби хезмәтне үткәннән соң, КамАЗ заводында эшләде. Өйләнде, хәзер хатыны белән Димочка һәм Есенюшканы тәрбияләп үстерәләр. Әмма Россиягә куркыныч янагач, улыбыз Сергей, беркемгә дә бернәрсә әйтмичә, 2022 елның июнендә махсус хәрби операция барган зонага хәрби хезмәткә китү өчен 3 айга контракт төзи. Бу хакта ул гаиләсе белән безгә кунакка кайткач хәбәр итте. «Борчылмагыз, калырга үгетләмәгез дә, барысы да яхшы булачак, мин үзем карар иттем һәм бу минем юлым», – диде. Бу мизгелдә кичергәннәребезне сүзләр белән аңлатып бетерә алмыйм. Кая барганын белдек. 3 ай хезмәт иткәннән соң, аның өенә кайтуын көттек, ләкин мобилизация башланды һәм улым хезмәттәшләре белән бергә хәрби хезмәтен дәвам итте.

Кем өчендер вакыт тиз бара, ә безнең өчен бик озак. Тиздән аның туган ил, якыннары мәнфәгатьләре сагында торуына 11 ай була. Бер яктан, аның өчен борчылам, икенче яктан, мин горурлык белән әйтә алам, ул – безнең герой. Сергей өчен аның бабасы Бөек Ватан сугышы ветераны Сергей Николаевич Ильин үрнәк булып тора. Улыбыз һәрвакыт аның белән горурлана иде һәм без аңа исемне дә бабасы хөрмәтенә куштык.

Безнең улыбыз бик игелекле, ярдәм­чел. Аның дуслары бик күп. Барысына да ярдәм итәргә тырыша, төн уртасында ярдәм сорасалар да, беркайчан да баш тартмый. Аның дуслары безгә шалтыраталар, кызыксыналар, аның өчен борчылалар. Шушы көннәрдә Сергейның Батырлык ордены белән бүләкләнүе билгеле булды. Мин улларыбызның өйгә исән-сау кайтачакларын беләм һәм моңа ышанам. Башкача була алмый. Ә без алар өчен дога кылабыз һәм көтәбез. Яраткан улларыбыз, өйләрегезгә җиңү белән, исән-сау кайтыгыз.

Безнең балаларыбыз Вера, Сергей, Надежда, Любовь – менә дигәннәр. Мин шундый балалар биргәне өчен Аллаһы Тәгаләгә мең-мең рәхмәтлемен. Алар безнең ярдәмчеләребез, терәгебез.

 

Алевтина Ильина, Түбән Кондрата мәктәбенең рус теле һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев