Балалары булган гаиләләр 5әр мең сум акча алачак
Татарстанда өстәмә түләүләргә гаризалар кабул ителә башлады. Онлайн-режимда узган матбугат конференциясендә сүз шул хакта барды.
– Ана капиталын алу хокукына ия булган гаиләләргә 3 яшькә кадәрге һәр балага 5 мең сум күләмендә түләүләр ай саен өч ай дәвамында, апрель аеннан июньгә кадәр түләнәчәк, – дип белдерде Россия Пенсия фондының Татарстан Рес публикасы буенча бүлегенең социаль түләүләр бүлеге начальнигы Гөлсинә Сабирова. Ул шулай ук айлык түләүләр өстәмә рәвештә билгеләнә һәм ана капиталы акчаларын киметми дип аңлатты.
Әгәр гаиләнең ана капиталына хокукы шушы өч ай эчендә барлыкка килсә, ата-аналар шулай ук түләүләр сорап мөрәҗәгать итә алачак.
«Әгәр гаиләдә бала май яки июнь айларында туса, алар шулай ук түләүгә дәгъва итә алалармы?» – дигән сорауга Гөлсинә Сабирова болай дип җавап бирде: «Бала май аенда туса, май һәм июнь айларында түләүләр булачак. Әгәр бала июнь аенда туа икән, түләү бер ай – июнь аена гына булачак».
Россия Президенты Указы белән гамәлгә куелган балалар өчен 5 мең сум күләмендәге акчалата ярдәм гариза рәве шендә бирелә. Ата-аналар аны gosuslugi.ru порталында яки Пенсия фонды сайтында шәхси кабинетта гариза биреп, рәсмиләштерә алалар. Гаризалар 8 апрельдән кабул ителә башлады. Әлеге түләүне сорап гражданнар агымдагы елның 1 октябренә кадәр мөрәҗәгать итә алалар. 1 июньнән 30 сентябрьгә кадәр гариза тапшырганда түләү тулы күләмдә башкарылачак. Республика буенча барлыгы 80 меңгә якын гариза керер дип көтелә, финанс лау күләме – 1 млрд сум.
– Шуңа игътибар юнәлтәсе килә, гаризада күрсәтелгән түләүгә хокук билгеләнә торган баланың гына мәгълүматларын күрсәтергә кирәк. Әгәр түләү берничә балага тиеш булса, барлык балалар турындагы мәгълүматны бер гаризада күрсәтергә кирәк, – дип ассызыклады Гөлсинә Әмирҗан кызы. – Мәсәлән, гаиләдә 3 яшькә кадәрге игезәкләр булса, һәр балага аерым гариза бирергә кирәк түгел. Барлык мәгълүматларны бер гаризада күрсәтергә кирәк.
Күпләрне 3 яшьлек балалары булган гаиләләргә түләү билгеләү мәсьәләсе борчыды. Татарстан Республикасы буенча Россия Пенсия фонды бүлегенең социаль түләүләр бүлеге башлыгы Президент Указында «өч яшькә кадәрге балалар» төгәл билгеләнгән дип билгеләп үтте.
– Мәсәлән, агымдагы елның март аенда балага өч яшь тулган булса, аның күрсәтелгән түләүгә хокукы юк. Әгәр өч яшь апрель аенда тулса, гаилә бер ай өчен түләү алачак, – дип аңлатты Пенсия фонды вәкиле.
Түләү гаилә кеременә бәйле түгел һәм өч яше тулмаган һәр балага тиеш. Аңа салым салынмый һәм ул башка ярдәм чараларын билгеләгәндә керем сыйфатында исәпкә алынмый. Аңа акча ана капиталы акчаларыннан түгел, ә федераль бюджеттан бүлеп бирелә.
3 яшькә кадәрге балалар өчен түләү кемгә тиеш
1. Ана капиталы алу хокукына ия булган яки аның акчалары белән эш иткән гаиләләр түләүләр алырга мөмкин.
2. Түләү тиешле бала Россия гражданины булырга тиеш.
Мөһим! Агымдагы елның март аенда балаларына өч яшь тулган гаиләләр өстәмә түләүләргә дәгъва итә алмый.
Ничек рәсмиләштерергә
1. Түләүләрне алу өчен gosuslugi.ru порталында яки Пенсия фонды сайтында шәхси кабинетта гариза бирергә кирәк.
2. Гаризалар 1 октябрьгә кадәр кабул ителә.
3. 3 яшькә кадәрге барлык балалар турындагы мәгълүматны бер гаризада күрсәтергә кирәк, башка балалар турында мәгълүматларны күрсәтергә кирәк түгел.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев