Чистай-информ

"Чистай хәбәрләре" газетасы - Чистай яңалыклары

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Балаларның 70 проценттан артыгы наркотиклар турында интернеттан белә

Балаларның 70 проценттан артыгы наркотиклар турында кешеләрдән түгел, ә интернеттан белә. Бу хакта ТР яшьләр эшләре министры Азат Кадыйров ТР Дәүләт Советының 21нче утырышында белдерде

«Наркотиклар проблемасы аеруча борчу тудыра. Яшьләр эшләре буенча федераль агентлык тикшеренүләре мәгълүматларына караганда, балалар 13,8 яшьтән беренче тапкыр наркотиклар кулланып карыйлар. Шул ук вакытта наркотиклар белән танышу сигез яшьтән башлана, ә гомумән алганда, иртәрәк тә әле – уеннар, мемнар һәм роликлар аша. Психологик актив матдәләр куллану арта», – дип сөйләде ул.

 

Министр сүзләренә караганда, монда наркотиклар темасы белән беренче контактның эмоциональ фоны мөһим: әгәр ул уңай булса, балада курку һәм кире кагу тумый.

 

«Алга таба ул моны уенның бер өлеше буларак кабул итә, чөнки виртуаль дөньяда мондый уенның нәтиҗәләре юк, әмма реаль дөньяда аяныч нәтиҗәгә китерә. Шул ук вакытта сораштырылганнарның яртысы беренче тапкыр наркотикларны кызыксынып һәм «барысы кебек булу» өчен кулланып караганнар», – дип өстәде ул.

 

Кадыйров ассызыклаганча, моңа бәйле рәвештә төп бурыч – профилактика, психологик ярдәм һәм цифрлы этика программаларының комплекслы моделен төзү.

 

«Беренче этапта безнең бурыч – ата-аналар белән эшләү, аларга балага телефонны бирергә һәм балаларны онытырга ярамавын җиткерү. Уеннарның эчтәлеген, бурычларны һәм төрле дәрәҗәләрне узган өчен бүләкләрне карарга кирәк, - дип белдерде ул.

Чыганак: «Татар-информ»

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев