Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Балаларны һәм өлкәннәрне берләштерүче хәрәкәт

Алдынгылар хәрәкәтендә катнашучылар һәрвакыт сөйләшүгә ачык һәм үз проектларында команданың яңа әгъзаларын күрергә шат

Ата-аналар берлеге, «Чиста болыннар» тыюлыгы һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесе белән берлектә Алдынгылар 10нчы номерлы мәктәптә экологик квиз үткәрделәр. Малайлар һәм кызлар экология турындагы белемнәрен тикшерделәр һәм табигатьне ничек саклый алулары турында күбрәк белделәр.

«Эколята — табигатьне саклаучылар» проекты кысаларында кадет мәктәбе Алдынгылары «Эко-брелок» ясау буенча мастер-класс үткәрделәр, икенчел чималга яңа тормыш өрделәр. Алар органик пыяла кебек материал белән таныштылар. Аннары кисәкләрдән Кызыл китапка кертелгән хайваннар һәм үсемлекләр сурәтләре төшерелгән брелоклар ясадылар.

Мастер-класслар, конкурслар, очрашулар
«Камалия» үзәгендә «Караоке батл» конкурсында катнашучыларны бүләкләү тантанасы булды. Балалар әти-әниләре һәм педагоглары белән бергә җырлар башкардылар һәм дусларыбыздан: «Чиста болыннар» тыюлыгы, Ата-аналар берлеге һәм «Юл хәрәкәте иминлеге» учреждениесеннән бүләкләр алдылар.
2нче гимназия Алдынгылары сукбай хайваннарны ашатып, «Ярдәм кулы» акциясе үткәрделәр.
«100 идея» проекты кысаларында Алдынгылар хәрәкәтендә катнашучылар Полина Сарыкова остаханәсендә очраштылар, анда алар шоколадның гаҗәеп дөньясына чума һәм үзләренең татлы шедеврларын булдыра алдылар. Малайлар һәм кызлар бер-берсе белән тәэсирләре һәм эш нәтиҗәләре белән уртаклаштылар.
8 Мартка багышланган шәп очрашу менә дигән үтте! Алдынгылар өйләренә ямь өстәячәк йорт ияләрен ясадылар. Казан инновацион университеты филиалында һәм 4нче номерлы мәктәптә укытучылар өчен — матур открыткалар, Каргалы гимназиясендә — символик значоклар, ә Чистай Выселкасы мәктәбендә энҗе бөртегеннән беләзекләр ясадылар. Шулай ук 2нче гимназия Алдынгылары укытучыларны котлап, видеоролик төшерделәр.
Безнең һәрбер иҗат җимешебез — ярату һәм кайгыртучанлык белән сугарылган сәнгать әсәре.

Кадрда — өлкәннәр һәм балалар
«Алдынгыларның әти-әниләре белән кыска әңгәмә»нең 12нче чыгарылышы кунагы Марина Евгеньевна Симакова булды. Ул — шәхси эшмәкәр, бәйрәмнәрне оештыручы, педагог, сәламәт туклану буенча тренер, өч кызның бәхетле әнисе һәм гаҗәеп сөйкемле кеше. Аның белән кыска әңгәмәне «Вконтакте» социаль челтәрендә Чистай районының Алдынгылар хәрәкәте битендә карарга мөмкин.
«Алдынгыларның яшь белгечләре» сәхифәсенең икенче чыгарылышы чыкты. Безнең кунагыбыз — 1нче номерлы балалар бакчасыннан мөлаем Азалия булды, ул татар телендә шәһәр турындагы белемнәре белән уртаклашты.

Без — патриотлар
Кадет интернат-мәктәбенең Алдынгылар советыннан тарих сакчылары Антонина Георгиевна Попованы 96 яшь тулу белән котладылар. Балалар тыл хезмәтчәненә Бөек Ватан сугышы елларындагы батырлыгы өчен рәхмәт белдерделәр. Антонина Георгиевна Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан юбилей медале белән бүләкләнде.
Яшьләр үзәгендә «Кырым — ул Россия» уены узды! Катнашучылар атаклы кешеләр турындагы сорауларга җавап бирделәр, Кырымга багышланган җырларны тыңладылар һәм бу төбәкнең бай тарихы белән таныштылар. Уен нәтиҗәләре буенча Алдынгылар хәрәкәте командасы I урынны алды.

Яз көне иминлек кагыйдәләре турында искә төшерделәр
Алдынгылар хәрәкәтендә катнашучылар кече күләмле суднолар буенча инспекция җитәкчесе Михаил Марфин белән «Сак бул — юка боз!» акциясен үткәрү һәм шәһәр халкына яз көне иминлек кагыйдәләрен искә төшерү максатында очраштылар.
Авыл хуҗалыгы техникумында «Профессионалитет: һөнәри уңыш формуласы» VI Бөтенроссия студентлар проектлары конкурсы узды. Алдынгылар хәрәкәтендә катнашучылар читтә калмадылар. Алар туризм өлкәсендәге үз проектларын уңышлы тәкъдим иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев