Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балаларны аварияләрдән сакларга

11 айда районда балалар катнашында 22 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, аларда 1 бала һәлак булган, 24 кеше зыян күргән

ЮХИДИ бүлеге, «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт-бюджет учреждениесе, шәһәр башкарма комитеты, юл оешмалары, мәгариф учреждениеләре җитәкчеләре һәм башкалар катнашында юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итү комиссиясе утырышы узды. Аны район башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов алып барды.

– 11 айда Чистай районы юлларында 17 кеше һәлак булган, бу 2021 елның шул ук чоры белән чагыштырганда, 5 кешегә күбрәк, шуларның 13е – читтән килүчеләр, 4се – безнең район кешеләре. 2022 елда юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүгә – ясалма тигезсезлекләр урнаштыруга, асфальт җәюгә, юлларны, тротуарларны, бордюрларны ремонтлауга 300 миллион сумга якын акча юнәлдерелде. Әмма, ни кызганыч, без күп кенә машина йөртүчеләрнең һәм җәяүлеләрнең ваемсызлыгын җиңә алмыйбыз, – дип ассызыклады Эдуард Хәсәнов.

Ул инвалидлар өчен машина кую урыннары проблемасына кагылды.

– Машина йөртүчеләр, уйлап та тормыйча, үз машиналарын «инвалидлар өчен машина кую урыны» билгесе астында калдыралар, – дип билгеләп үтте Эдуард Рөстәм улы. – Бу мәсьәләләр аз мобильле гражданнар өчен зур әһәмияткә ия, шуңа күрә без аларны контрольдә тотачакбыз.

Юл оешмалары вәкилләре кышкы чорда юлларны һәм урамнарны эксплуатацияләүгә әзерлек турында хәбәр иттеләр.

– Безнең оешма 284 километр автомобиль юлларын карап тота. Аларны көзге-кышкы чорда карап тотуга без әзер. Барлык кирәкле техника бар, 5700 тонна ком-тоз катнашмасы һәм 950 тонна чиста тоз әзерләнде, – дип хәбәр итте Чистай автодорының генераль директоры урынбасары Рамил Хәйруллин.

Бу мәсьәлә буенча өстәмә доклад белән «Индустрия» предприятиесе директоры Рамил Ситдыйков чыкты.

– Кышкы чорда урамнарны кардан чистартуны оештыру юл кырыенда калдырылган автомобильләр, күп һәм озак вакыт кар яву, шулай ук температура шартлары катлауландыра. Күп кар яуганнан соң чистарту эшләре тәүлек дәвамында беренче категорияле юлларда, икенче-өченче категорияле юлларда өч тәүлек дәвамында башкарыла, – ди Рамил Ситдыйков. – Моннан тыш, юл киселешләрен, шәһәр транспорты тукталышларын чистартырга кирәк. Машиналар йөри торган юл кырыйларыннан кар чыгаруга чит оешмаларның 10 үзбушаткычын җәлеп итү планлаштырыла.

Мәгариф учреждениеләрендә үткәрелә торган кисәтү чаралары турында мәгариф идарәсе башлыгы Ольга Купцова сөйләде.

– Мәгариф учреждениеләрендә 32 яшь юл хәрәкәте инспекторы отряды эшли, аларга 386 кеше керә. «САКЛА» порталында юлларда үз-үзеңне имин тоту кагыйдәләрен белүгә үткәрелгән республика интернет-олимпиадасында Чистай районыннан 167 кеше катнашты. 1нче лицей укучысы Кира Дворецкая 7нче сыйныфлар арасында 2нче урынны алды, – дип сөйләде Ольга Вадимовна.

Ольга Купцова район ата-аналар комитетының «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт-бюджет учреждениесе Чистай бүлекчәсе белән актив хезмәттәшлек алып баруын билгеләп үтте.

Кисәтү эше алып барылуга карамастан, балалар катнашында юл-транспорт вакыйгалары килеп чыга. Агымдагы елның 11 аенда балалар катнашында 22 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, аларда 1 бала (пассажир) һәлак булган, 24 кеше зыян күргән.

Балалар арасында юл-транспорт имгәнүләрен кисәтү өчен «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт-бюджет учреждениесе Дәүләт автоинспекциясе белән берлектә «Өй – мәктәп – өй» балалар хәрәкәте маршрутлары буенча урам-юл челтәренең эксплуатацион торышына мониторинг үткәрә.

Утырыш барышында «Юл хәрәкәте иминлеге» дәүләт-бюджет учреждениесенең Чистай кисәтү бүлеге башлыгы Светлана Сидорова мониторинг барышында ачыкланган җитешсезлекләр: билгеләр куюда кимчелекләр барлыгы, юл тамгаларының торышы, укучыларның имин хәрәкәтен тәэмин итү өчен тротуарлар булмау турында хәбәр итте.

Массакүләм мәгълүмат чараларында юл хәрәкәте иминлеге темасын яктырту турында иҗтимагый оешмалар, массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү һәм милләтара мөнәсәбәтләр бүлеге башлыгы Илфат Мәгыйзов сөйләде. Ул безнең редакциянең эшен билгеләп үтте.

– «Чистай хәбәрләре» газетасы битләрендә, сайтта, шулай ук социаль челтәрләрдә «Балалар һәм юл», «Безнең иминлек», «Юлларда иминлек», «Игътибар, балалар!», «Тоннель» операциясе сәхифәләре алып барыла. Басма журналистлары вакыйгалар урынына барып районда килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтләре турында оператив мәгълүмат туплыйлар һәм урнаштыралар, – дип хәбәр итте Илфат Мәгыйзов.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев