Балаларга янгын турында аңлатыгыз!
Тиздән җәйгә аяк басабыз. Укучыларның җәйге каникуллары башлана. Бу чорда балалар һәрвакытта да өлкәннәр күзәтүендә булмыйлар, ә җәйге ирек малайларның һәм кызларның тәртип һәм үзконтроль дәрәҗәсен киметә.
Кешеләргә янгын иминлеген тәэмин итү – җитди һәм көнүзәк проблема, бигрәк тә безнең балаларыбызга кагылганда. Еш кына балалар бәхетсезлек очраклары сәбәпчеләре һәм корбаннары булалар.
– Мөстәкыйльлеккә омтылыш бала үзе генә калганда барлыкка килә. Малайларның һәм кызларның ут белән шаяруы янгынга һәм еш кына үлемгә китерә. Балаларны бикле фатирларда яки бүлмәләрдә калдыру аеруча куркыныч. Янгын чыккан очракта, алар бикле бинадан чыга алмаячак. Моннан тыш, ут һәм төтеннән качып, балалар, гадәттә, шкафларда, карават, өстәл астында, бүлмә почмакларында качалар. Аларны янгын шартларында эзләү җиңел эш түгел. Шуңа күрә гадәттән тыш хәлләрдә үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә, үз гомерләре өчен көрәшү күнекмәләренә кечкенәдән үк өйрәтергә кирәк. Ата-аналар үз балаларына янгын чыгу сәбәпләре һәм янгын вакытында нәрсә эшләргә кирәклеге турында сөйләргә тиешләр, – дип билгеләп үтә Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлегенең өлкән инспекторы Руслан Сафиуллин.
Балаларга янгын вакытында паникага бирелмәскә, тынычлыкны сакларга кирәклеген аңлатырга. Янгын чыгуга тап булган очракта янгын сагына 01 яки 101 номеры буенча хәбәр итәргә кирәк. Шуны да истә тотарга кирәк, янгын сүндерүчеләр никадәр тизрәк килсә, янгын шулкадәр җиңелрәк сүндереләчәк һәм ул китергән зыян да азрак булачак. Янгын сүндерү командасын шулай ук йортта аз гына төтен чыкканда яки төтен барлыкка килү сәбәбен билгеләп булмаса да чакыртырга кирәк.
– Куркыныч янамаган урыннан шалтыратырга кирәк. Мәсәлән, күрше фатирдан. Йорт яки фатир төтен белән тулса, юеш тукыма аша суларга, идәнгә якынрак хәрәкәт итәргә кирәк, анда төтен азрак. Яна торган йортта ябык ишекне ачканчы, аны кулның икенче ягы белән тотып карарга кирәк. Ишекнең җылы булуын сизсәгез, ачмагыз, димәк, анда ут, – дип кисәтә янгын күзәтчелеге инспекторы.
Эвакуациянең мөмкин кадәр куркынычсыз юлын сайлагыз, янгын вакытында лифтлардан файдаланмагыз. Бары баскычтан гына төшегез. Беркайчан да белер-белмәс чапмагыз. Янгын сүндерүчеләр килеп җитүгә, аларның командаларына тулысынча буйсыныгыз. Янгын сүндерүчеләр куркыныч янамый дип әйткәнгә кадәр янган бинага кермәгез.
Бәхетсезлек очракларына юлыкмас өчен, балаларны караучысыз калдырмагыз. Шырпы һәм уткабызгычларны бала кулы җитмәгән урыннарда саклагыз, даими рәвештә әңгәмәләр уздырыгыз һәм аларга гап-гади янгын куркынычсызлыгы чараларын аңлатыгыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев