Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балаларга күңел кушуы буенча ярдәм итәләр

«Балигъ булмаганнарның иң яхшы җәмәгать тәрбиячесе» республика конкурсының зона этабында 11 район арасында лидерны сайладылар.

Татарстан вәкилләре «Балигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячесе» республика конкурсының зона этабында катнаштылар. Ул Чистайда Яшьләр үзәге базасында узды.

Конкурста үз эшләре турында Алексеевск, Әлки, Аксубай, Лаеш, Яңа Чишмә, Нурлат, Питрәч, Балык Бистәсе, Спас, Теләче һәм Чистай районнарыннан балигъ булмаганнарның җәмәгать тәрбиячеләре сөйләде.

Җыелганнарны шәһәр башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов сәламләде.

– Җәмәгать тәрбиячесе – ул киң күңелле һәм олы йөрәкле кеше. Сезгә башкарган зур һәм мөһим эшегез өчен рәхмәт белдерәм. Сез авыр тормыш хәлендә калган балаларга туры юлдан тайпылмаска ярдәм итәсез. Сезгә үз канатыгыз астына алган һәр баланың күңеленә ачкыч таба алуыгызны, күбрәк креатив идеяләр телим, – диде Михаил Иванович.

Конкурс ике өлештән торды. Беренчесендә катнашучылар жюрига визит карточкаларын күрсәттеләр, анда үз эшләре турында сөйләделәр. Һәрберсенең үз үзенчәлекле тарихы бар, әмма аларны авыр хәлдә калган балага ярдәм итү теләге һәм игелекләре берләштерә.

Икенче этап – стратегик сессия. Һәр биремдә жюри әгъзалары конкурсантларның һөнәри осталыгын, тапкырлыгын, иҗат алымнарын, фикерләү үзенчәлеген, оештыру сәләтен, балигъ булмаганнар арасында караучысызлыкны һәм хокук бозуларны кисәтү өлкәсендәге законнарны белүләрен, шулай ук аларның эш нәтиҗәләрен бәяләде.

– Бу конкурс Татарстанда инде күркәм гадәткә әверелде, быел ул унынчы мәртәбә уздырыла. Конкурс авыр тормыш хәлендә калган балаларга күңел кушуы буенча ярдәм итүче балигъ булмаган балаларның җәмәгать тәрбиячеләренә игътибар юнәлтү һәм аларны бүләкләү максатында үткәрелә. Моннан тыш, ул социаль куркыныч яисә авыр тормыш хәлендә калган балигъ булмаганнарны тәрбияләү өлкәсендә яңа методикаларны пропагандаларга һәм таратырга булыша. Һәр катнашучының инде җиңүче булуын әйтәсе килә, чөнки алар балигъ булмаган баланы үз канаты астына алганнар. Җәмәгать тәрбиячеләре эше яхшы нәтиҗә бирә. Тәҗрибә күрсәткәнчә, алар эш алып барган балигъ булмаганнарның күбесе тормышта дөрес юлга баса, җәмгыятькә җайлаша. Иң мөһиме, яшүсмерләр остазлары белән аралашуны дәвам итәләр. Әлеге балалар үзләре дә җәмәгать тәрбиячеләре булган очраклар да бар, – дип ассызыклады ТР Дәүләт Советының социаль сәясәт комитеты рәисе, конкурсның жюри рәисе Светлана Захарова.

Конкурста безнең районнан Елена Вәлиева катнашты. Ул Җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең Татарстан Республикасы буенча идарәсе филиалы Чистай муниципальара җинаять-башкару инспекциясе башлыгы урынбасары булып эшли. Авыр тормыш хәлендә калган яшүсмерне үз канаты астына алгач, ул җәмәгать тәрбиячесенә әверелә.

– Бу яшүсмер агымдагы елның мартында исәпкә куелды. Эш шунда, ул бабасын җинаятьчедән яклаганда вәкаләттән чиккә чыккан. Мин аның белән ярты елдан артык эшләдем. Әлбәттә, беренче этапларда, нигездә, контактны җайга салганда авырлыклар булды. Хәзер егет исәптән төшерелде, «Гадәттән тыш хәлләрдә саклану» белгечлеге буенча техникумга укырга керде. Аның булышырга, сакларга, якларга хыялы бар иде, шуңа күрә без аңа профессиональ яктан мондый сайлау ясарга ярдәм иттек, – дип сөйләде Елена Александровна.

Елена Вәлиева сүзләренә караганда, егет белән аралашу туктатылмаган, алар шалтыратышуны, язышуны, фотосурәтләр белән уртаклашуны дәвам итәләр. Хәзер ул төркемнең старостасы ярдәмчесе һәм шуның белән бик горурлана.

– Җәмәгать тәрбиячесе – беренче карашка күренми торган эш. Син яшүсмерне аласың, аның белән эшлисең... Кешеләр мондый эш турында белсеннәр һәм бу эшкә тартылсыннар өчен, җәмәгать тәрбиячеләре турында мөмкин кадәр күбрәк сөйләргә кирәк дип саныйм. Шулай эшләгәндә күбрәк балага ярдәм итәргә мөмкин булачак, – дип ассызыклады Елена Александровна.

Конкурс нәтиҗәләре буенча Елена Вәлиева Аксубай, Нурлат, Теләче районнарындагы коллегалары кебек үк, җиңүчеләр арасына керде. Калган 7 җәмәгать тәрбиячесе лауреат булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев