Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Балаларга бүләккә – уен мәйданчыгы

«Дар» тернәкләндерү үзәгенең нәни пациентлары хәзер процедуралар алдыннан вакытларын күңелле үткәрә алалар.

«Дар» тернәкләндерү үзәгендә яңа уен мәйданчыгы ачтылар. Бу исә Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты гранты ярдәмендә республиканың «Әтиләр берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы катнашында узды.

Әлеге әһәмиятле вакыйгага җыелучыларны Чистай районы башкарма комитеты җитәкчесе Эдуард Хәсәнов сәламләде.

– Бу дөньяда без бар нәрсәне дә беренче чиратта балаларыбыз өчен эшлибез. Чит балалар булмый, бу чара шуның ачык мисалы. Тернәкләндерү үзәге моннан ике ел элек ачылган иде. Безгә күп әти-әниләр һәм балалар ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. Якындагы биш районның балалары тернәкләндерү үзәге директоры Адель Заһретдиновка бик рәхмәтле.

– Без бу тормышта нәрсә генә эшләсәк тә, үзебезнең балаларыбыз хакына эшлибез. Чит балалар булмый, әлеге чара нәкъ менә шуны раслый да инде. Тернәкләндерү үзәге моннан ике ел элек ачылган иде. Бирегә күп әти-әниләр һәм балалар ярдәм сорап мөрәҗәгать итәләр. Якындагы биш районнан балалар биредә үзләренә кирәк ярдәмне алалар. Мин тернәкләндерү үзәге директоры Адель Заһретдиновка үзәкне ачу идеясе белән, рес публика җитәкчелегенә, шәһәр башлыгына, ТР Дәүләт Советы депутаты Алсу Тархановага әлеге башлангычны хуплаулары өчен рәхмәт белдерәм. Шулай ук Чистай Әтиләр берлеге рәисе Артем Кипровның да катнашуын әйтми калдыра алмыйм. Ул эштән соң әлеге мәйданчыкны үз куллары белән җыйды, монтажлады. Менә шундый битараф булмаган кешеләр ярдәме белән шундый үзәкләр, мәйданчыклар ачыла, кызыклы вакыйгалар булып тора, – диде җыелучыларга мөрәҗәгать итеп Эдуард Рөстәм улы.

Балалар мәйданчыгын ачуга кунак булып ТР Дәүләт Советы депутаты, «Татарстан-Яңа гасыр» республика иҗтимагый оешмасының югары советы башкарма комитеты рәисе Алсу Тарханова да килде.

– Бүген, чыннан да, шатлык лы вакыйга. Тернәкләндерү үзәге янында балаларга уйнар, ял итәр өчен мәйданчык ачыла. Тернәкләндерү үзәгенең, «Балаларда–көч» хәйрия фондының, Әтиләр берлегенең иганәчеләр, дуслар, партнерлар табулары, аларга ярдәм итүләре бик күңелле. Адель Линар улына аеруча зур рәхмәт, – дип билгеләп үтте Алсу Абдрахманова.

Сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен «Дар» тернәкләндерү үзәге 2020 елда Татарстан Республикасының хезмәт, мәшгульлек һәм социаль ярдәм Министрлыгы һәм «Балаларда – көч» хәйрия фондының уртак канаты астында ачылды. Үзәк Чистай, Яңа Чишмә, Аксубай, Алексеевск, Спасс районнары балаларына социаль-медицина, социаль-педагогик һәм комплекслы психологик хезмәтләр күрсәтә.

Элек сәламәтлекләре чик лән гән балаларның әти-әниләренә тернәкләндерү өчен балаларны башка шәһәрләргә алып барырга, үз хисабыңа тору урыны табарга кирәк иде. Яңа тернәкләндерү үзәге барлыкка килү белән әлеге проблема хәл ителде.

Уен мәйдачыгы ачылу үзәк нең яшь пациентлары һәм аларның әти-әниләре өчен әһәмиятле вакыйгага әверел де. Хәзер алар процедуралар алдыннан вакытларын күңелле итеп үткәрә алалар.

– Бүген без нәниләребез өчен мәйданчык ачабыз. Менә ике ел инде сез безнең үзәккә йөрисез. Сезгә биредә ошар дип уйлыйбыз. Көн саен безнең администраторлар шатлана-шатлана кечкенә батырлыклар, сәламәтлекләрен ныгытудагы уңышлар турында сөйлиләр. Мин балалар хакына юкка гына эшләмәвебез белән дә бәхетле. Изге уй-ният ләребезне тормышка ашы ру да ярдәм итүчеләргә бик рәхмәтле, – диде «Балаларда – көч» оештыручы хәйрия фондының «Фәрештәләргә шатлык бүләк итәбез» исемле тернәкләндерү үзәге директоры, ТРсының «Әтиләр берлеге» төбәк иҗтимагый оешмасы рәисе Адель Заһретдинов.

Ул шулай ук балаларның уен мәйданчыгын төзекләндерү дә катнашучыларга Рәхмәт хат лары тапшырды.

67 нче номерлы янгын-коткару бүлеге начальнигы, шә һәрнең әтиләр берлеге рәисе Артем Кипров мәйдан чыкны монтажлау эшләренең барышы турында сөйләде.

– Безгә тернәкләндерү үзәгеннән җиһазлар тутырылган машинаны бушатуда ярдәм итүебезне сорап мөрәҗәгать иткәннәр иде. Без килдек. бушаттык, бер-ике атнада җыярбыз дип уйлаган идек. Әмма бу җиңел генә булып чыкмады: төрле нюанслар килеп чыкты, әле бер нәрсә җитешми, әле икенчесе...

Әмма барыбер ничектер хәл иттек, ярдәм итәргә теләүче, битараф булмаган кешеләр табылды. Бу эшкә күп көч, вакыт, күңел җылысы салынды. Нәтиҗәдә, уртак тырышлык белән барысын да ясап чыктык. Барысын да балаларыбыз өчен шундый мәйданчык ачылу белән тәбрик итәм. Мондый изге башлангычларда катнашучыларга ихластан рәхмәт белдерәм, – дип уртаклашты Артем Юрьевич.

Җавап сүзе белән тернәк ләндерү үзәгенең ата-аналар комитеты вәкилләре Екатерина Спиридонова һәм Татьяна Щеботнева чыгыш ясадылар:

– Безнең шәһәр җитәк че легенә, әтиләр берлегенә, Артем Кипров җитәкчелегендә 67 нче номерлы янгын-коткару бүлегенең куркусыз хезмәткәрләренә, шәхсән Адель Линар улына кирәкле эштә бәяләп бетергесез хезмәтләре өчен рәхмәт сүзләре җиткерә сем килә. Сез ярдәм итеп кенә калмыйсыз, балаларыбызга шатлык, өмет чаткылары да өстисез, киләчәккә ышаныч булдырасыз. Бу тернәкләндерү үзәге, уен мәйданчыгы – шуның ачык мисалы. Үзәк үзенчәлекле балалар да үзләрен гадәти балалар итеп тоя торган урынга әверелде.

Әти-әниләр өчен бу иң мөһиме. Сезгә ныклы сә ла мәтлек, баш өстендә аяз күк йөзе, иминлек, гаи лә дә тынычлык, барлык планнарыгызның, проект лары гызның, башлангыч ларыгызның тормышка ашуын телим!

Тантаналы шартларда мактаулы кунаклар кызыл тасманы кистеләр һәм тулы хокук лы хуҗалар яңа мәйданчыкка керделәр. Биредә һәркем яше һәм мөмкинлекләре буенча шөгыль табачак. Мәйданчыкта таганнар, карусельлар, уен комплекслары, таучыклар, спорт җиһазлары һәм башка нәрсәләр дә күп. Ә мәйданчыкның тирә-ягын мультфильм геройлары бизи.

Бәләкәй Диана беренче ләрдән булып яңа таучыкта һәм таганда уйнарга өлгерде. Актив уеннар барышында аны әнисе озатып йөрде.

– Без тернәкләндерү үзә гендә бик еш булабыз. Биредә һәрвакыт яхшы һәм уңайлы, яңа мәйданчык барлыкка килгәч, тагын да күңелле булып китте. Бу балаларыбызга зур бүләк. Без бирегә автобуста киләбез, кайчакта билгеләнгән вакыттан алдарак килергә, аннары үз чиратыңны көтәргә туры килә. Хәзер вакытыбызны әлеге уен мәйданчыгында күңелле итеп үткәрәбез, – дип үз тәэсирләре белән уртаклашты Әлфия Андреева.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев