Балалар сәнгать мәктәбе – уңышлары, аграрийлар савым турында хисап тотты: Чистай муниципалитетында киңәшмә нәтиҗәләре
Муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов җитәкчелегендәге атналык киңәшмә өч төп темага: Софья Гобәйдуллина исемендәге балалар сәнгать мәктәбе, агросәнәгать комплексында агымдагы вәзгыять һәм оператив хәлне анализлауга багышланган иде
«Балачак ритмнары» коллективына «Үрнәк» исеме бирелгән

Балалар сәнгать мәктәбе эшчәнлеге турындагы доклад белән директор Эльвира Толстенко чыгыш ясады. Хәзерге вакытта сәнгать мәктәбендә музыка, хореография бүлекләрендә һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлегендә 430 бала укый. Белем бирү процессын урта махсус яисә югары һөнәри белеме булган 26 укытучы һәм 4 концертмейстер тәэмин итә.
Педагоглар составының югары дәрәҗәсен бүләкләр һәм категорияләр раслый: 23 хезмәткәрнең югары квалификация категориясе, өчесенең беренче категориясе бар. Дүрт педагог «ТРның атказанган мәдәният хезмәткәре» исеменә лаек булган, алтысы «Мәдәнияттәге казанышлары өчен» билгесе белән билгеләп үтелгән.
Мәктәп укучылары төрле дәрәҗәдәге конкурсларда актив рәвештә талантларын күрсәтәләр. Агымдагы уку елында 230 укучы иҗади ярышларда катнашкан, шуларның 218е – I, II һәм III дәрәҗә лауреатлары булганнар. 2025 елда «Балачак ритмнары» хореография коллективына «Үрнәк» исемен бирү мөһим вакыйгага әверелгән.
Савым арта, техника 91 процентка әзер

Агросәнәгать комплексындагы эшләрнең торышы турында авыл хуҗалыгы идарәсе башлыгы Александр Ромадановский хәбәр итте. Узган атнада район хуҗалыкларында 443 тонна сөт савылган, бу аннан алдагы атна күрсәткеченнән 3 тоннага артыграк. 13 миллион сумнан артык суммага 420 тонна продукция сатылган. Шул ук вакытта терлекләрнең баш санын арттыру буенча эш алып барыла – җиде көн эчендә 35 бозау туган.
Язгы кыр эшләренә актив әзерлек дәвам итә. Трактор паркының техник әзерлеге 91%, чәчү комплексларының 83% тәшкил итә. Иң зур әзерлек чәчкечләр һәм культиваторлар буенча билгеләнде – 98 проценттан артыграк. Якын арада хуҗалыкларда техник тикшерүне төгәлләү планлаштырыла, техника, тормоз системасы һәм янгын иминлегенә аерым игътибар бирелә.
Мошенниклар йокламый

Оператив мәгълүматны Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге полиция башлыгы Сергей Атуров тәкъдим итте. Бер атна эчендә җинаятьләр турында 14 хәбәр теркәлгән. Алар арасында: наркотикларны законсыз җитештерү һәм саклау, машинаны урлап китү, юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабат бозу, үтерү белән янау, урлашулар, мошенниклык (3 очрак), шулай ук сәламәтлеккә зыян китерү һәм үтерелү билгеләре булган мәетне табу очраклары бар.
Миграция законнарын бозган өчен 3 административ беркетмә төзелгән. Юлларда 16 юл-транспорт вакыйгасы килеп чыккан, аларның берсендә бер кеше зыян күргән. ЮХИДИ хезмәткәрләре 74 кагыйдә бозучыны җаваплылыкка тартканнар, шуларның өчесен – исерек хәлдә транспорт белән идарә иткән өчен. Бер атна эчендә барлыгы 100 гражданин административ җаваплылыкка тартылган.
Фронт яны зонасына 7 миллион сумнан артык суммага ярдәм илтеп тапшырганнар

Утырыш ахырында Дмитрий Иванов бирегә җыелганнарга махсус хәрби операция зонасына чираттагы сәфәре турында хәбәр итте. Сәфәр «Чистополье» холдинг компаниясе белән берлектә оештырылган. Фронт яны зонасындагы сугышчылар һәм анда яшәүчеләр өчен кирәкле әйберләр белән ике йөк машинасы 7 миллион сумнан артык суммага ярдәм илтеп тапшырган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев