Чистай үзәк район хастаханәсе республиканың медицина учреждениеләре арасында беренчеләрдән булып балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделениедә һәм балигъ булмаганнар эшләре буенча комиссиядә исәптә торучылар белән ведомствоара эшкә кушылды
2015 елда балигъ булмаганнар арасында кабат хокук бозуларны булдырмау ниятеннән Чистай үзәк район дәваханәсе авыр тормыш хәлендә калучы балаларны яклау Фонды оештырган Бөтенроссия конкурсында катнашты.
- Грантка дәгъва белдерүчеләр Россиянең төрле 300 төбәгеннән катнашты. Балалар поликлиникасы хезмәткәрләре эшләгән «Үзеңә ышан!» пректы югары бәя алды.Аны тормышка ашыруга фонд тарафыннан 1 миллион сум акча бүлеп бирелгән иде, - дип сөйли балалар поликлиникасы мөдире Ольга Гаврилова (рәсемдә уңда). - Проектның үсмер яшьтәге балаларга багышлануы юкка гына түгел, чөнки бу чор кеше тормышында иң авыр этапларның берсе. Нәкъ менә шушы вакытта, тулаем алганда, кешенең тормыш өстенлекләре һәм кыйммәтләре формалаша. Кай вакыт бала үз-үзен дә, якындагыларны да аңламый башлый. Бала авыр хәлгә калып, бу авырлыктан үзе генә чыга алмаган очракта медикларның, психологларның үз вакытында ярдәм итүләре кирәк.Балигъ булмаган үсмер өйдә үзен аңламыйлар, яратмыйлар дип уйлый, җиңелрәк тоелган юлны сайлый башлый.
- Балалар өчен нинди чаралар үткәрелде?
- Үзган елның 1 апреленнән әлеге проектны тормышка ашыру бара.Шул вакыт эчендә фонд акчасына алынган методика буенча балалар өчен психологик диагностика үткәрелде. Моңа шикләнү тесты, үсмернең үз-үзен аддектив тотышын бәяләү керә.
Казан медицина университеты психологы Татьяна Савельева үсмерләр белән «Хис-тойгыларны тыя белү» дип исемләнгән социальләштерү һәм реабилитацияләү буенча тренинг үткәрде. Анда берничә белем бирү учреждениеләре арасыннан 25 бала катнашты. Балалар тискәре уй-кичерешләрне җиңү өчен кирәк булган уңай эмоцияләр алдылар.
Планлаштырылган чараларның берсе - Яр Чаллы шәһәренә дельфинарийга сәяхәт иде, ул балаларга уңай тәэсирләр, җылы, матур истәлекләр бүләк итте. Уңай эмоциональ фон тудыру, мускул һәм психоэмоциональ киеренкелекне бетерү, үсмерләрдә күңел тынычлыгы, кәеф күтәренкелеге булдыру өчен дәресләр үткәрергә сенсор бүлмә өчен җиһазлар сатып алынды.
Балаларга үз-үзләрен тикшереп карау өчен балалар шәһәр поликлиникасының медик-социаль ярдәм бүлеге белгечләре Н. Князева һәм Л. Чернышева шәһәр өяз музеена һәм Б. Пастернак мемориаль музеена экскурсия оештырдылар. Безнең шәһәр буенча экскурсия программасын йомгаклап, балалар музейның сувенир салонында булдылар.Үсмерләргә сәнгать әсәрләре, кулдан ясалган курчаклар, Чистайның мәдәни мирасы объектлары төшерелгән сувенир медальоннары, декоратив тәлинкәләр һәм башка әйберләр тәкъдим ителде. Биредә балаларның мөстәкыйль иҗади эшчәнлек ысуллары куллану мөмкинлекләре бар.
- Сезгә кемнәр ярдәм итте?
- Балигъ булмаганнар эшләре буенча подразделение, мәгариф идарәсе, «Балкыш» балаларга һәм гаиләгә социаль ярдәм күрсәтү бүлеге, балигъ булмаганнар хокукларын яклау буенча комиссия, «Форпост» үзәге безгә бик теләп ярдәм иттеләр. Без аларга рәхмәт белдерәбез һәм киләчәктә дә хезмәттәшлек итәрбез дип ышанабыз. Бердәмлектә - көч дигәндәй, барыбыз да бергә, бер максатка омтылып эшләгәндә генә яхшы нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев