Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Балалар өчен уен-терапия кабинетын җиһазлыйлар

Татарстанның 20 муниципаль берәмлегендә халыкка социаль хезмәт күрсәтүнең 20 комплекслы үзәге һәм балалар һәм үсмерләр өчен 7 социаль приют 2024-2025 елларга балалар иминлеген тәэмин итүнең төбәк системасын үстерү буена чаралар комплексын тормышка ашыруда катнашалар.

Бу исә авыр тормыш хәлендә калган балаларны яклау Фонды ярдәмендә мөмкин булды. Прог­раммада катнашучылар составына 400ләп балигъ булмаган бала һәм 500 ата-ана керде.
 Чаралар комплексы махсус социаль сервисларның, шул исәптән уен-терапия кабинетларының, сенсорлы бүлмәләрнең, дуслашу һәм килешү бүлмәләренең, азкеремле гаиләләр өчен социаль прокат пунктларының, «яшел бүлмәнең», кискен хәлләрне тикшерү буенча ашыгыч хәл итү һәм ведомствоара күчмә хезмәтләренең эшләрен оештыруны үз эченә ала.
Программа халыкның билгеле төркемнәренә карый. Аларга суицид ясарга теләгән балигъ булмаганнар һәм аларның әти-әниләре, балигъ булмау­чылар һәм аларның сугыш хәрәкәтләре зонасыннан кайткан әти-әниләре, үз вазифаларын үтәмәүче ата-аналар (аларның законлы вәкилләре), көч куллануга һәм үзләрен деструктив тотуга һәвәс балигъ булмаганнар, җәберләнү һәм көч куллану аркасында социаль куркыныч хәлдә булган, балигъ булмаган балалары булган хатын-кызлар, җәберләнгән һәм мәсхәрәләнү кичергән балигъ булмаган балалар керә.
Программаның безнең районда да тормышка ашырылуын билгеләп үтәргә кирәк.
–2025 елда Чистай муниципаль районында «Балкыш» халыкка хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге базасында җәберләнү һәм каты мөгамәлә аркасында социаль куркыныч хәлдә булган балигъ булмаган балалары булган гаиләләр өчен уен-терапия кабинетында эшләр оештырылды, — дип сөйли «Балкыш» үзәге директоры Ирина Ерошина.
Белгечләр билгеләп үткәнчә, чаралар комплексын тормышка ашыру балигъ булмаганнар һәм аларның гаиләләре белән яңа технологияләрне үзләштерергә, ведомствоара һәм ведомство алгоритмнарын кулланып, бала күңелендә психоэмоциональ яралар булдыручы аерым тормыш вәзгыятендә үз вакытында балаларны кирәкле ярдәм белән тәэмин итәргә мөмкинлек бирә. Шулай ук бу программа балалар өчен имин гаилә мохиты булдырып, төркемдә катнашучыларның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә, аларның психологик хәлләрен яхшырту өчен ярдәм белән тәэмин итүгә, гаиләдәге конфликтлы хәлләрне чишүгә, социаль приютларда, гаиләләрдә балалар арасында агрессияне киметү өчен психологик ярдәм күрсәтүгә юнәлдерелгән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев