Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балалар автоутыргычы сабыйның гомерен саклап калган

Балалар өчен махсус тотып тору җайланмасыннан файдалану кечкенә пассажирны аеруча авыр имгүнүләрдән сакларга мөмкин.

Бу хакыйкатьне кечкенә пассажирларын ташыган вакытта барлык ата-аналар да аңласа яхшы булыр иде.

– Бәрелешкәндә килеп чыккан хәлләрдә, машинаның тизлеге зур булмаса да, кечкенә пассажирның авырлыгы берничә тапкырга арта, аны алгы утыргычка яки алгы пыялага кискен бәрелүдән саклап калу авыр була, – дип билгеләп үтә ЮХИДИ бүлеге башлыгы Илдар Вәлиуллин. – Өстәвенә, кулында бала булган олы кешенең дә авырлыгы арта һәм ул баланы имгәтергә мөмкин.

14 августта Казан-Оренбург автоюлында килеп чыккан юл-транспорт һәлакәтендә балалар өчен махсус утыргыч куллану 2 яшьлек сабыйның гомерен саклап калган. Башлангыч мәгълүматларга караганда, машина йөртүче юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозып, юл хәрәкәте иминлеген тәэмин итүче тизлекне сайламаган һәм юл кырыена төшеп киткән. Нәтиҗәдә, бала авыр булмаган тән җәрәхәтләре алган, аңа беренчел медицина ярдәме күрсәтелгән. Ул дәваханәгә салынмаган.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев