Балачакның гүзәл мизгелләре
- Иртәгә, улым печән җыярга барабыз. Анда җиләк тә күп, рәхәтләнеп җыярсың. Шуңа күрә бүген йокларга иртәрәк ят, таңнан торырга туры киләчәк, - дип бабай оныгын кисәтте.
Әмма малайның өйгә кайтырга да, йокларга ятарга да теләге юк иде. Дусларың урамда уйнап йөргәндә ничек йокларга ятасың ди инде?! Мондый кызыклы уеннардан ничек аерылмак кирәк? Мондый иркенлеккә Илсур сөенеп туя алмый. Иртән казларны инешкә куа. Ә кич белән аларны аннан барып ала... Дус малайлары белән янәшәдәге каенлыкта уйнарга да ярата ул. Куе, яшел чирәмдә рәхәтләнеп тәгәриләр, качышлы уйныйлар.Аларның шат авазларына кошлар тавышы да кушыла. Аннары үзара бәхәсләшеп тә алалар:
- Нинди кош сайрый ул? Әйдәгез, тагын бер тапкыр тыңлыйк әле.
Туйганчы рәхәтләнеп уйнагач, акрын гына өйгә кузгалалар. Бусаганы атлауга Илсур әбисеннән күрше малайлары белән коенырга җибәрүен үтенә. Әбисе башта ризалашмаса да, соңрак каршы килми, елганың тирән булмавын ул яхшы белә ләбаса! Әнә алар инде бар көчләренә ярга йөгерәләр. Су бик җылы, ул сине кочагында иркәләгән сыман тоела, аңардан һич тә аерыласы килми... Никадәр рәхәтлек. Йөрәккә аңлатып булмастай хисләр ташкыны, алар бар тәнгә үзгә бер ләззәт биреп таралалар...
Ни хәл итмәк кирәк, өйгә кайтмыйча да булмый, ашыйсы да бик килә. Ә өйдә тагын күңелле хәбәр көтә: бабасы белән иртәгә урманга барачак.
Кояш нурлары тәрәзәгә төшеп, Илсур яткан бүлмәгә дә таралдылар, бик көяз генә Илсурның битен дә иркәли башладылар. Бүген гадәттәгечә Илсур да алардан качмады, тиз генә сикереп торып киенә дә башлады.
Аны өстәлдә әбисенең тәмле коймаклары каршы алды, хуш исле чәй исе борынын кытыклады. Чәйләп алгач, алар бабасы белән юлга кузгалдылар. Бу минутларда Илсур күкнең җиденче катында иде, үзе сөйләде дә сөйләде, бабасы исә аны елмаеп тыңлап кына барды, сирәк кенә атын куалады.
Менә алар килеп тә җиттеләр. Урман артында төсле, матур чәчәкләргә күмелгән, бизәкле аланлык ачылды.
- Ура! – дип сөенеп кычкырды Илсур. - Бабай, син бигрәк күп печән чапкансың!
Ул тиз генә тырмага үрелде.
- Афәрин, улым! Тырышкач, әнә ничек булдырасың, - дип аны бабасы аның кәефен дә күтәреп җибәрде.
Әлеге мактау сүзләреннән соң ул тагын да тырышыбрак эшли башлады, печәнне бәләкәй генә өемнәргә өйде, ә бабасыныкы бик зурлар булып чыкты! Ул барысын да пөхтә итеп арбасына урнаштырды. Дөрес, Илсур җиләк турында да онытмады, тирә-ягыннан җыя-җыя, тәмле җиләк ашады, әбисенә исә тәлгәшләре белән җыйды. Мәтрүшкә турында да онытмады, аның файдалы булуы турында әби-бабасыннан ишетеп белә иде инде, шуңа күрә бу өлкәдә үзен бик белдекле итеп санады.
Арыган, әмма канәгатьлеге йөзенә чыккан оныгын бабай ат арбасына өелгән хуш ис бөркелеп торган печәннең иң биек җиренә утыртты, аннары үзе җайлап урнашты. Ат кузгалып та китте. Илсур печән өстенә сузылып ятты да, күккә төбәлде, анда бер генә болыт әсәре дә юк. Шифалы һава сулап, кошлар сайравына мөкиббән китеп сүзсез генә барулары да бигрәк тә рәхәт иде шул. Озакламый ул бик тәмләп йокыга да талды...
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев