Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балачак хыялына тугры калып

Кечкенәдән укытучы хезмәтенә гашыйк

 

Роза Шәйхетдинова үзе дә 34 ел буе шушы авыр, әмма игелекле хезмәтне башкара.

Күңелле балалык еллары, балачак хыяллары иң кадерле, онытылмый торган ядкарьләр булып күңелне яшәртеп, җылытып торалар. Бүгенге язмам герое – балачак дусларымның берсе Роза Марат кызы Шәйхетдинова турында балачак иленә сәяхәт кыла-кыла, янәшәмдә шундый дустым булуга сөенә-сөенә яздым.

Еллар аша сыналган дуслык

 

Иртәгә беренче сыйныфка барабыз дигән көн иде бу. Татлы хыялларга уралып ул көнне Розаларда уйнадык та уйнадык...

Такталыдан кунакка килгән әбисе мәктәпкә баруыбыз белән котлап, берәр сум акча тоттырды! Бала өчен күп кирәкмени, сөенә-сөенә урамга чыгып йөгердек. Акчалар кулда йомарланган. Уйнаганда комачаулый дип икебез дә ташлар астына яшердек... Һәм оныттык та. Күпмедер вакыттан искә төшеп эзли башладык, берсе табылды, икенчесе юк та юк... Роза дускаем, бу синеке ал, дип миңа суза. Үзенеке юкка чыгуга борчылмады да, сер дә бирмәде... Мин уңайсызланып, аңа бирмәкче дә булдым... Ә ул зурларча үз сүзендә нык торды, акчасы югалуга исе дә китмәде, борчылмады да бугай. Бала гына булсак та, бу очрак аңа карата сок лануымны көчәйтте, аның бу гамәле күңелемә уелып калды.

Аллаһка мең шөкер, бу сыйфатларына гомер буе тугры калды дустым. Ул һаман шундый гади, гадел, ярдәмчел, чын дус. Бервакытта да кеше серен чишмәс, кеше сөйләмәс, кешенекенә кызыкмас, ярдәмчел, булганына шөкер итәр... Аның белән еш очрашабыз, рәхәтләнеп сөйләшәбез, күңелләр дәртләнеп, яшәреп китә. Күрше урамнарда үстек, алда әйткәнемчә, бергә уйнадык, ун ел бер сыйныфта укыдык. Кара туткыллы, сөйкемле Розаның чәчләре бик озын, куе матур иде. Аны бергә җыеп, матур итеп, аллы-гөлле тасмалар белән бәйләп йөри иде ул. Ул елларда үземнең чәчем кыска булгангамы, шушы чәчләренә бик кызыга идем. Алар миңа ниндидер бер сихри нәрсә кебек тоела иделәр.

...Безнең әбиләребез, әти-әтиләребез дә дуслар иде. Розаның Кәшифә әбисенең безгә килүен бик ярата идек. Әнисе Мәгәззәмә апа Иске Роман авылының көнкүреш йортында эшләде. Балалар өчен матур бәйрәмнәр оештырырга бик һәвәс иде ул. Беренче тапкыр чыршы бәйрәмен дә аларда үткәрүебез исемдә калган. Һәрберебезгә матур пакетларга салынган яңа ел бүләкләре дә биреп җибәрде. И сөенүләребез! Без балаларны сөендергәннәре өчен Аллаһы Тәгалә үзләрен сөендерсен! Бик мөлаем, ачык йөзле, уңган-булган, оста бәйли, тегә иде. Марат абый исә алдынгы механизатор булды, көн-төн кырдан кайтып кермәде. Авылда иң беренче машина алучылар арасында да алар булды. Зәңгәр «Җигули»га утырып авыл әйләнү без бала-чагага шатлыкның да шатлыгы иде.

Алма агачыннан ерак төшми диләр бит... Марат абый белән Мәгаззәмә апаның уллары Ренат Нуруллин шәһәребездә абруйлы кеше, ул тире-венерологик авырулар диспансерында баш табиб, игелекле һөнәр иясе, теләсә кайсы вакытта ярдәмгә килергә әзер. Ә кызлары Роза, алда әйткәнемчә, укытучы һөнәрен сайлады һәм гомере буе яшь буынны туган телебездә тәрбияләүдә армый-талмый хезмәт итте.

 

Яраткан эшенә бар күңелен бирде

 

Ни хикмәт, без мәктәптән кайтуга дәресләр әзерләргә тотына идек. Беркем дә әйтеп тә, өйрәтеп тә тормый, арттан куучы да юк. Әмма дәрес әзерләмичә бернинди уен да, эш тә күзгә күренми. Хәзер исем китә, барыбыз да шундый идек бит. Бу хакта Роза белән дә сөйләшкәлибез. Әле аның фантазиясе тагын да көчле булган, дәрес тә әзерләгән, укытучы-укучы булып та уйнаган. Алты укучы исемлеге тезегән, шушы «укучылары» исеменнән мәсьәләләр чишкән, билгеләр куйган. Укытучы һөнәренә мәхәббәт шушы елларда ук туган күрәмсең!

– Мин тарих фәнен бик ярата идем. Тарих укытучыбыз Әсхәть Зариповның мавыктыргыч итеп, теманың эченә кереп китеп сөйләве гел кызыктырды. Алабугада тарих факультетына дип бардым. Әмма анда аерым тарих факультеты юк, шулай итеп тарих-филология факультетына эләктем, – дип сөйли Роза.

Студент еллары тиз уза. Ул елларда мәктәпләрдә укытучылар җитешми башлый. Шуңа күрә аларны бишенче курста ук төрле мәктәпләргә укытырга тараталар. Роза безнең районның Кече Талкыш мәктәбенә эләгә. «Яп-яшь укытучыга да

хөрмәт зур булды. Аеруча өлкән буынның ихтирамлы булуы сокландыра иде. Беркөнне шулай урамнан барам, бер чал чәчле бабай каршыма килә. Минем яныма килеп җиткәч, чал башын иеп, биленә хәтле бөгелеп исәнләште», – дип искә ала ул.

Диплом алганнан соң Дүрт Өйле мәктәбенә укытырга җибәрәләр. Аннары язмыш җилләре шәһәребездәге 18 нче номерлы көллияткә китерә. Биредә студентларга татар теле һәм әдәбияты дәресләреннән белем бирә. Ул еллардагы директор Николай Михайлович Сидоренконы зур ихтирам белән искә ала Роза Марат кызы. Татар телендә белем бирүгә нык игътибар бирә Николай Михайлович. Роза үткәргән төрле чараларга, очрашуларга теләктәшлек күрсәтә, ярдәм итә.

Биредә укыту елларын яратып, сагынып сөйли Роза. Студентлар да татар теле һәм әдәбияты дәресләренә теләп йөриләр. Укытучыларының яңа, заманча әсәрләр укуын бик яратып, игътибар белән тыңлый алар. Аңламаган нарына тәрҗемә итәләр. Көл лияттә студентларга туган телебездә белем бирү җиңелрәк, рәхәтрәк була, тик менә тәртип ягы гына күбрәк игътибар таләп итә. Биредә унсигез ел белем бирә ул. Көллият ябылгач, 1нче гиназиягә күчә, укучыларга туган телебездә белем бирүен дәвам итә. Җирле язучылар, шагыйрьләр, редакция хезмәткәрләре белән очрашулар оештыра. Андый чараларда үземә дә катнашырга туры килде. Укучыларның ана телебездә матур итеп шигырьләр сөй ләүләренә, телебезгә битараф булмауларына, кызыксынып төрле сораулар бирүләренә шатланып чыга идем.

Озак еллар яшь буында туган телебезгә мәхәббәт тәрбияләүдә күрсәткән хез мәтләре өчен ул күп кенә Мактау кәгазьләренә, бүләкләргә лаек булган. Әмма аның өчен иң мөһиме – балачак хыялларының тормышка ашуы, гомер буе шушы хыялларына, укучыларына тугры калып яраткан эшен башкару. Ул шуңардан илһам алып, сөенеп яши.

Уңган-тырыш, булган кеше кая да булдыра инде ул. Гаиләсе дә нык, тату аның. Сыйныфташыбыз Фәрит белән алты ел дуслашып йөргәч, бик матур гаилә кордылар. Икесе дә пар килгәннәр дип нәкъ менә шундыйлар хакында әйтәләрдер дә инде. Фәрит тә төпле, ышанычлы, менә дигән гаилә башлыгы. Сыйныфта да акыллы, тәртипле, яхшы укучы иде ул. Хәзер менә ике кызлары Рузилә белән Резедә дә үсеп җитте инде. Рузилә бик матур җырлый. Аның чыгышын рес публика телевидениесен нән күреп шатланып торабыз. Бүгенге көндә ул Казанда журналист булып эшли. Резедә исә Санкт-Петербург шәһәрендә Бонч-Бруевич исемендәге университетның халыкара төбәкне өйрәнү факультетында икенче курста белем ала.

...Һәр туган көнгә шатланып, шөкер итеп яши Роза. Мөгаллимә, әни кеше буларак, ул киләчәктә һәр баланы, һәр укучысын бәхетле итеп күрәсе килә. «Бүген яшьләргә җиңел түгел. Тормыш авыр, катлаулы. Әмма нәрсә генә булмасын, үз юлыңны табарга, авырлыкларга бирешмәскә. Кешенекенә кызыгырга, кеше өлешенә керергә кирәкми, үз юлыңны, үз бәхетеңне үзеңә таба белергә кирәк!», – дип үтемле киңәшләрен дә бирә ул.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев