Бала үз капиталы белән туа
ЗАГС бүлеге тарафыннан пенсия фонды идарәсе белән берлектә оештырылган ана (гаилә) капиталына сертификатлар тапшыру тантанасы бу юлы да Никахлашу сараенда үтте. Гаилә оешкан тантаналар залында гаилә парларын – юбилярларны хөрмәтләү дә үткәрелә.
Кыйммәтле документлар тантаналы рәвештә ике гаиләгә тапшырылды. Аларны «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов, пенсия фонды идарәсе начальнигы Надежда Сергеева, ул яшь әниләргә сертификатлар тапшырды, котладылар.
Ике гаиләдә дә кыз балалар дөньяга аваз салганнар. Надежда һәм Владимир Чуприковларда – Валерия (өч яшьлек Викториянең сеңелесе туган), Ирина һәм Сергей Поярковларда – София (аның кайгыртучан абыйсы Никита бар, аңа өч яшь тирәсе).
– Улыгыз әнисен һәм әтисен сеңелесенә көнләмиме? – дип кызыксынам Софиянең бәхетле әти-әнисеннән.
– Юк, ул киресенчә аңа карата кайгыртучанлык күрсәтә, кызыбыз көйсезләнгәндә аны тынычландырырга, миңа ярдәм итәргә тырыша, – ди горурланып Ирина Пояркова, әтисенең кулында тыныч кына яткан сабыена сокланып. – Киләчәктә дә Никита сеңелесе өчен ышанычлы терәк булыр дип ышанабыз.
– Үз кызыгызның капиталын нәрсәгә тотачаксыз?
– Әлбәттә, торак шартларыбызны яхшыртуга. Ул шактый урынлы.
– Гаиләнең торак шартларын кредитлар кулланып яхшырту ана капиталын файдалануның иң таралган юнәлеше булып тора. 2018 елда 114 кеше шушы максатларга 50 миллион сумнан артыграк акча күчерә, – ди пенсия фонды идарәсе начальнигы Надежда Сергеева. – 2011 елдан башлап ана капиталы акчаларын подрядчы оешмаларны җәлеп итмичә үз көчең белән торакны төзүгә яки төзекләндерүгә, шулай ук әлеге чыгымнарны конпенсацияләүгә тотарга мөмкин. Узган ел җиде гаилә бу мөмикнлектән файдаланды.
Шулай ук ана капиталы түләүле белем бирү хезмәтләре өчен түләүгә дә тотылырга мөмкин.
Әлеге ике сабый тантана барышында бер көйсезләнгән тавыш та чыгармады. Шушы көнне хәтерләтеп барысы да бергә төшкән фотосурәт (рәсемдә) тә истәлеккә калачак.
Еллар үткән саен ул кыйммәтле ядкарьгә әвереләчәк, чөнки вакыйга да шактый мөһим. Хәер, шәһәр өчен дә, чөнки сүз яңа чистайлылар турында бара.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев