Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бала туу белән тормышыгыз ничек үзгәрде?

Бала туу – һәр гаиләдә бик мөһим вакыйга. Ана кешегә бала туу аеруча нык тәэсир итә, ул беренче чиратта үзе өчен түгел, ә баласы өчен яши башлый.

Хатын-кызның яңа мәшәкатьләре барлыкка килә, аңа зур җаваплылык йөкләнә һәм ул гадәтләнгән нәрсәләргә бөтенләй яңа күзлектән карый башлый.

Без респондентлардан бала туу аларның тормышын ничек үзгәртүе турында сораштык.

 

Вера Белова-Реутина, дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәт күрсәтүе хезмәткәрләренең территориаль оешмасы рәисе:

 

– Балалар – кешенең иң кадерле нәрсәсе. Алар туу белән кешенең тормышы үзгәрә билгеле, бала, аның сәламәтлеге, тормышы өчен җаваплылык барлыкка килә. Без аның киләчәге, кем булачагы турында уйлана башлыйбыз. Шул ук вакытта бала тугач кына балаларга карата ихлас мәхәббәт барлыкка килә, шулай ук аларга үрнәк булып яшәргә кирәклеге турында уйлана башлыйсың.

 

Дарья Маламанова, тәрбияче:

 

– Бала туу белән кеше тормышы тамырдан үзгәрә, билгеле инде, бары яхшы якка. Әни булгач, син көчлерәк, түземлерәк, бәхетлерәк буласың, яраткан кешегә әвереләсең. Тормышның һәр мизгеленең кадерен белә башлыйсың, вак-төяк нәрсәгә дә игътибар итәсең, гади генә нәрсәләрдә дә матурлык күрә башлыйсың. Бала көч һәм энергия бирә, шулар ярдәмендә син җир йөзендәге иң яхшы әнигә әвереләсең!

 

Әлфия Сафина, икътисад фәннәре кандидаты:

 

– Кызым, улым туганнан соң мин үзем дә өлкәнәеп киткәндәй булдым, үзем өчен дә, балаларым өчен дә җаваплы кешегә әверелүемне аңладым. Мин әти-әни иң элек балаларына «тамырлар һәм канатлар» бирергә тиеш дигән принципка таянам. Әгәр дә бала «тамыр»ны туганнан соң алса, әни-әтинең алдагы бар тормышы аларны канатландыруга, аларга маяк һәм һәрвакыт янәшә булуга, кайвакытта комачауламаска, әмма хыялга ышанырга өйрәтергә, куелган максатка алга барырга өндәүче юнәлдерелгән. Бала туу белән мин тагын да активлашып киттем, үземнең үсешемә күбрәк игътибар бирә башладым. Балаларыбызның лаеклы кешеләр булып үсүләре безнең өчен бик мөһим. Һичшиксез, балаларыбыз уңышы – иң зур казанышыбыз.

 

Дилбәр Закирова,шәхси эшмәкәр:

 

– Миңа калса, минем балаларым булмаса, мин тормышта күп нәрсәгә ирешә дә алмаган булыр идем. Нинди генә эшкә алынсам да, мин балаларымны уйлап эшлим. Тормышта иң төп максатларымның берсе – балаларымны тәэмин итү, аларга бәхетле балачак бүләк итәргә омтылу. Улым һәм кызым – минем максатка ирешүемдә рухландырып торучыларым. Бала туганнан соң үзеңдәге эгоистлык икенче планга күчә. Ана булу балалар, башка кешеләр турында кайгыртырга, кешелеклелеккә, мәрхәмәтлелеккә өйрәтә. Әни булганнан соң син үзеңдә күп кенә мөмкинлекләр ачасың. Күп кенә әниләр декрет ялында утырганда ниндидер яңа эш белән шөгыльләнә башлыйлар, үз эшләрен ачалар, бизнес төзиләр. Минем белән дә нәкъ шулай булды.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев