Бал кортлары уңган хуҗаларны ярата
Бал яратмаган, аның белән тәмләп чәй эчмәгән кеше сирәктер. Бал тәнгә-җанга сихәт бирүче дә.
Бал кортлары турында бераз мәгълүматыбыз булса да, табыннарыбызда торган, без яратып чәй эчә торган балны тынгысыз хезмәт җимеше дип уйламый идек. «Һәр һөнәрнең үз нечкәлекләре бар» – дип юкка гына әйтмиләр икән...
Соңгы елларда умартачылык эшенә игътибар артса да, аның зур өлеше әле дә булса һәвәскәрләргә туры килә. Мавыктыргыч, үзенчәлекле, һәркемгә файдалы умартачылык эшенә әле тәҗрибәләре булмаган яңа кешеләр дә алынуын истә тотып, бик күп еллар бу тармакта эшләүче авылыбызның һәвәскәр умартачылары белән сезне дә таныштырып үтәбез.
Хәмит Минсалих улы Фәсхетдинов, Марсель Нуретдин улы Габитов, Рәмзис Миншакир улы Гайфетдинов – җәмгыятьтә башкарган төп һөнәрләреннән тыш, зур җаваплылык һәм вакыт таләп иткән, бүгенге көндә үз шөгыльләрен булдырган умартачылар алар.
Марсель абый үзенең умартачылык шөгылен сайлавы турында: «Умартачылыкта беренче адымнарымны «Искра» совхозының умарталыгында башладым. Остазым бу шөгыльгә мәхәббәт уятучым да, үзе менә дигән умартачы, әлеге хезмәтнең барлык нечкәлекләрен белүче Әнәс абый Кашапов иде. Тәүге адымнарымны ясаганнан бирле 30 ел үтеп тә киткән...».
Габитовлар гаиләсен авылда тәҗрибәле умартачылар дип йөртәләр. Бу эштә Марсель абыйга бөтен гаиләсе булыша: «Умарталыкта эшне ир-атныкына яки хатын-кызныкына бүлгән булмады, чөнки вак-төяк мәшәкате бик күп. Рамнарны чистартасың, юасың... Монысын хатын-кыз эше дип саныйк инде», – дип әңгәмәгә кушылды тормыш иптәше Резидә ханым.
Умартачылык серенә тагын да ныг рак төшенгән саен бер генә әйбернең дә үзлегеннән барлыкка килә алмаганына инанасың. Хәмит абый Фәсхетдинов умартачылык белән шөгыльләнү серләрен үз тәҗрибәсеннән чыгып сөйләде: «Бал кортлары – тәртип, пөхтәлек яратучы, тырыш, уңган-булган җан ияләре. Яшермим, минем дә эш барышында күчләремне очырганым, мәзәк хәлләргә калганым булды, тик елдан-ел шомара барасың, тәҗрибә тупланыла. Билгеле, умартачылык та, авыл хуҗалыгының теләсә кайсы тармагы кебек, бик чыгымлы. Башта акча кертмәсәң, табыш алып булмый. Тиешенчә тәрбияләмәсәң, карамасаң, балсыз да калырга мөмкинсең. Соңгы елларда бал кортлары төрле авырулар белән чирли башлады. Шуңа да, без - умартачылар, төрле чаралар үткәрергә, дәваларга тырышабыз».
Моннан дистә ел элек умартачылыкка бирелеп киткән бар яктан да үрнәк Гайфетдиновлар гаиләсе бүгенге көндә ныклы адымнары белән бу өлкәдә дан тота. Хезмәтләрен шулкадәр яратып, барлык нечкәлекләрен белеп башкара алар: «Аллаһка шөкер, быел да яраткан хезмәтебез мул нәтиҗәсен бирде, сап-сары кәрәзләр, хуш исле бал... Бал белән тәмләп чәй эчү генә дә тәнгә дәва бирә», – дип сөйләделәр Рәмзис абый белән Флера апа.
Бу гаиләләр үз эшләре белән беррәттән, умартачылыкны да параллель рәвештә алып баралар, үз хыялларыннан һич кенә дә кире кайтмыйлар. Алар җитештергән татлы продуктка ихтыяҗ зур.
Бал корты – эшчән, фидакарь, тынгысыз, тынычлык-татулык яратучы сөйкемле бөҗәк. Ул шундый сыйфатларга ия булган хуҗаларны ярата – нәкъ безнең авылыбыз умартачылары кебекләрне!
Зилә Нуриманова. Акбулат авылы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев