Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бакча эшләре бәлагә әйләнмәсен өчен

Көз көне, уңыш җыеп алынганнан соң, бакчачылар үз йорт яны участокларын кышка әзерли башлыйлар. Һәм еш кына нәкъ менә шул чорда янгыннар килеп чыга да.

Статистика күрсәткәнчә, бакча участокларында янгын чыгуның төп сәбәбе — ут белән сак эш итмәү аркасында коры үләнгә, чүп-чарга ут кабу. Бакча эшләре бәлагә әйләнмәсен өчен, Чистай районы буенча күзәтчелек эшчәнлеге һәм кисәтү эше бүлеге белгечләре янгын иминлегенең гади кагыйдәләрен төгәл үтәргә киңәш итәләр.

— Көз көне бакчадагы йортта җылыту приборлары кабызмыйча яки мич якмыйча яшәп булмый. Ә территорияне коры үләннән чистарту өчен бакчачылар еш кына учак ягалар. Бу гамәлләрнең барысы да янгын чыгу куркынычы белән бәйле, шуңа күрә бакчачыларга игътибарлы булырга кирәк, югыйсә бәла килеп чыгарга мөмкин. Бакча йортын җылыту өчен заводта җитештерелгән җылыткычларны гына кулланырга кирәк. Электр җиһазларын даими тикшерергә һәм төзек булмаган электр приборларын кулланмаска, — дип аңлата бүлекнең өлкән инспекторы Илнур Гайнуллин.

Белгечләр шулай ук сүндерелмәгән тәмәке төпчеген, шырпыны коры үләнгә, чүп-чар өстенә ташларга ярамый, дип искәртәләр.

— Җилле көнне чүп-чар яндырырга ярамый. Кирәк булганда, моны металл савыт эчендә, куркынычсыз урында, даими контроль астында һәм кул астында янгын сүндерү чаралары булганда эшләргә киңәш ителә. Бакча участогыннан киткәндә, мичтәге күмерне сүндерергә, аны көлдән чистартырга, барлык электр җиһазларын сүндерергә һәм мунчаны тикшерергә кирәк, — дип киңәш итә инспектор.

Янгын чыккан очракта янгын сүндерү-коткару хезмәтенә 01, 101 телефоны буенча шалтыратырга кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев