Бакча амнистиясеннән ничек файдаланырга
...
Бакча сезонының иң кызган чоры. Татарстан Росреестры җитәкчесе урынбасары Лилия Борһанова белән әңгәмәдә «Бакча амнистиясе»ннән ничек файдаланырга кирәклеге турында сөйләшәбез.
– Лилия Барисовна, милекчеләргә «Бакча амнистиясе» нәрсә бирә?
– «Бакча амнистиясе» гадиләштерелгән тәртиптә билгеле бер җир участокларына һәм аерым төр биналарга, шул исәптән торак һәм бакча йортларына хокукларны рәсмиләштерергә мөмкинлек бирә. Мондый тәртип әлеге объектларны планлаштырып төзү яки реконструкцияләү, аларны төзү яки үзгәртеп төзекләндерү тәмамлану турында хәбәрнамәләр булуны таләп итми.
– «Бакча амнистиясе»нең гамәлдә булу вакыты күпме?
– Хәзерге вакытта «Бакча амнистиясе» срогы «Бакча амнистиясе 2.0» кысаларында 2031 елның 1 мартына кадәр озайтылды.
– Нинди объектлар гадиләштерелгән тәртиптә теркәлергә мөмкин?
- Торак пункт чикләрендә бакчачылык, индивидуаль торак төзелеше, шәхси ярдәмче хуҗалык алып бару өчен бирелгән җир участокларында урнашкан торак һәм бакча йортларын «Бакча амнистиясе» буенча рәсмиләштерергә мөмкин.
Моннан тыш, күрсәтелгән торак йортлар индивидуаль торак төзелеше объекты параметрларына туры килергә, ягъни:
* биеклеге 20 метрдан артмаска;
* җир өстендә 3 каттан артык булмаска;
* гражданнарның тиешле бинада яшәү белән бәйле көнкүреш һәм башка ихтыяҗларын канәгатьләндерү өчен билгеләнгән ярдәмче файдалану биналарыннан һәм бүлмәләреннән торырга тиеш.
– Моның өчен нинди документлар кирәк ?
– Хокукларны рәсмиләштерү өчен:
* хокукларны кадастр исәбенә алу һәм (яисә) теркәү турында гариза;
* техник план кирәк. Аны кадастр инженеры төзи. Техник пландагы белешмәләр тиешле күчемсез мөлкәт объекты урнашкан җир участогы милекчесе тарафыннан төзелгән һәм таныкланган күчемсез мөлкәт объекты турында декларация нигезендә күрсәтелә.
* Шулай ук җир участогына хокук билгеләүче документ кирәк. Аңа бүләк итү, сату-алу, алмашу килешүләре, мирас хокукы турында таныклыклар, җир участогына милек хокукын тану турында суд карарлары, дәүләт хакимияте органнары яисә җирле үзидарә актлары (участок бирү турында карарлар) керә.
– Хокукларны теркәү өчен документларны кая тапшырырга?
- Әзерләнгән документлар пакетын түбәндәге ысуллар белән:
*күп функцияле үзәккә барып, кәгазь формада;
*электрон рәвештә (көчәйтелгән квалификацияле электрон имза сертификаты булганда) Росреестрның рәсми сайтындагы шәхси кабинет аша тапшырырга мөмкин.
Шулай ук документларны кадастр инженеры да тапшыра ала, әгәр кадастр эшләрен башкаруга подряд килешүе төзегәндә бу күрсәтелгән булса.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев