Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Бәйрәмне гаиләләребез белән бер өстәл артында үткәрергә кирәк»

21 апрельдә мөселман дөньясы Ураза гаетен билгеләп үтә

Кайчан гына көтеп алган идек, инде күз ачып йомганчы узып та бара... Тәмле, кадерле нәрсә күп булмый диләр бит. Рас сүзләр. Үзенең сихри, серле рәхәтлеге белән безне канатландырып торган, айларның солтаны булган Рамазан ае турында сүзем.

Ай буе Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен ураза тоттык, ифтарларга йөрдек, Коръән, вәгазьләр тыңладык, дин кардәшләребез белән бергәләп тәравих, тәһәджүк намазлары укыдык. Арулар да, йокылар да онытылды дигәндәй... Моны Раббыбызның рәхмәте дими ни дисең инде?! Көч-куәтен дә, рәхәтлеген дә, шифасын да биреп тора ул.

Быел да «Нур» мәчетендә тәравих намазларын хөрмәтле имам-мөхтәсибебез Мөхәммәт хәзрәт Кыямов укытты. Үтемле вәгазьләре белән сөендерде. Һәрберсен көтеп алдык. Мөхәммәт хәзрәтнең, аның ярдәмчеләре Рәдиф Фатыйхов һәм Мөбарәк Рәхимовның тәннең һәр күзәнәгенә үтеп керүче моңлы Коръән сүрәләре калебләребезне йомшартты, күзләрне яшь­ләтте... Раббыбызның бер алыштыргысыз нигъмәте бит бу!

Шушы мөбарәк Рамазан аебыз тәмамланган көннәрдә Мөхәммәт хәзрәткә берничә сорау белән мөрәҗәгать итәргә булдым. Вакыты тыгыз булуга да карамастан, ул җавап бирергә мөмкинлек тапты.

– Мөхәммәт хәзрәт, безне моңсу да, сөенечле дә хисләргә урап, Рамазан ае узып бара. Кешеләрдән ураза тоткач, авыруларым юкка чыкты, рухи яктан гына түгел, сәламәтлек ягыннан да ныгыдым дигән сүзләр ишетергә туры килә. Димәк, сәламәтлегебезне ныгытуда да уразаның өлеше аз түгел?

– Йөз процент килешәм, хак сүзләр. Аркалары, ашказаннары авырткан, кан басымы белән интеккән кешеләрдән җайланып киттем әле дигән сүзләрне ишетәбез. Ураза тотып дәваханәгә эләккән кешене ишеткәнем юк әле. Белгәнебезчә, бөтен авыру борчылудан килә, ә ураза тоткан, дингә кереп киткән кеше җан тынычлыгы ала, күңеле тынычлана, борчулары артта кала, калебе, кан тамырлары чистара, бөтен әгъзалары ял итә. Безнең динебез гомумән алганда да аша-эчү мәсьәләсенә бик сакчыл карый. Кешенең ашказанының бер өлеше су, бер өлеше һава, бер өлеше ризык өчен. Кеше өстәл яныннан торып киткәндә туяр-туймас булырга тиеш. Ашказанын шыплап тутыру сәламәтлек өчен бик зарарлы. Шулай итеп, ураза тоту безнең сәламәтлегебезне ныгытуның бер чарасы булып чыга.

– Мин ураза вакытында дини кардәшәремдә, бергә тәравих намазларына йөргән апаларда, гомумән, ураза тотучыларда үзгә бер күтәренкелек сизәм. Эчке бер матурлык, канәгатьлелек чагыла аларда. Барысы да елмаюлы, бер-берсенә игътибарлы. Бу уразаның рухи яктан кешене тәрбияләве дип аңлыйм...

– Әйе, ураза ул кешене рухи яктан да нык тәрбияли. Рухи ризыктан адәм баласы шатлык гармоннары ала. Бер-береңне шатландырасы, җылы сүзләр әйтәсе, нәрсә белән булса да сөендерәсе, кәефләрен күтәрәсе килеп кенә тора... Шунысын да әйтми булмый, уразада кешеләр бер-берсен күбрәк аңлый башлыйлар. Әйтик, кемдер бай, гел тамагы тук, ә икенчесе ярлырак, ашарына да каты-коты ди. Ураза тотып, байлар да ярлыларның хәлен аңлый, зәкәтләрен бирә башлыйлар. Уразада бөтен кеше бертигез, бер-берсенең хәлен белешә. Шулай итеп, социаль яктан да уразаның кыйммәте бәһасез.

– Тагын бер көннән безне шундый күп нигъмәтләр белән сөендерүче Рамазан ае белән хушлашып, гает бәйрәмен каршы алачакбыз. Бәйрәмне үткәрүдә дин кардәшләребезгә нинди киңәшләр бирер идегез? Бәйрәм көнендә нәрсәгә күбрәк игътибар итәргә кирәк?

– Һәр бәйрәм ул шатлык, күңелле вакыйга. Әмма үзебезгә шатланып утырырга гына түгел, янәшәбездәге кыен хәлдә булучыларны, авыруларны, мохтаҗларны да онытмаска кирәк. Әти-әниләрнең, туганнарның хәлен белергә, мәрхүмнәр рухына догалар укырга кирәк. Минем дин кардәшләремне бәйрәмне гаиләләре белән үткәрергә өндисем килә. Чөнки бүген безнең гаиләнең асылы кимеде, гаиләләрдә хәзер җанлы аралашу юк. Миңа берәү: «хатын белән сөйләшер сүзебез юк безнең, сөйләшкәнебез дә юк» дигән иде... Күп гаиләләрдә шундый хәл күзәтелә, ире бер бүлмәдә телефон тотып утыра, хатыны икенче бүлмәдә...Балаларны әйтмим дә инде, алар телефон эләккәч, дөньяларын оныта. Кая барабыз? Шушы җансыз нәрсәләрне үзебезнең газиз

кешеләребездән дә артык күрә башладыкмы? Бу бик куркыныч нәрсә! Шуңа күрә безгә хәзер гаиләләребезгә игътибарны арттырырга, бәйрәмнәребезне дә бергә бөтен гаиләбез белән өстәл артына утырып, сөйләшеп, аралашып, туганнарыбызны да чакырып, бергә-бергә күңелле итеп үткәрергә кирәк!

– Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев