Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәйрәмгә татлы ризык

Христиан бәйрәменең традицион икмәк символы – кулич.

Гадәти булмаган пасха икмә­генең яңа варинтын – краффинны тәкъдим итәбез. Бу Пасха бәйрәменә пешерелүче иң яшь ризык. Ул матур төрелгән, нәфис чәчәккә охшаган. Камыр өчен безгә 360 грамм он, 125 грамм сөт, 22 грамм юеш яисә 7 грамм коры чүпрә, 90 грамм күкәй (уртача зурлыктагы ике күкәй), 75 грамм шикәр, ¼ бал кашыгы тоз, 1 пакет ванилин, 40 грамм ак май, 1 аш кашыгы көнбагыш мае, лимон цедрасы, 130 грамм цукат һәм йөзем кирәк булачак.

Валчык өчен 60 грамм он, 60 грамм шикәр, 30 грамм ак май, чикләвекләр, 30 грамм миндаль оны алабыз.

Әзерләү

Җылы сөткә чүпрә, берәр бал кашыгы шикәр һәм он өстибез. Болгатабыз һәм 15-20 минутка массаны җылы урынга куябыз.

Күкәйләрне шикәр, цедра, ванилинлы шикәр, тоз, май белән кушабыз һәм яхшылап туглыйбыз. Катнашманы сыек камырга өстибез, бер төсле масса килеп чыкканчы туглыйбыз. Иләнгән он салабыз, камыр басабыз. 1 аш кашыгы көнбагыш мае салабыз һәм 15-20 минут үзләнеп беткәнче басабыз. Камырны шар кебек тәгәрәтәбез, өстенә ябабыз һәм 1 сәгатькә җылы урынга куя­быз, камыр 3 тапкыр артыграк күтәрелергә тиеш. Аннары алабыз, басып яңадан төшерәбез һәм яңадан 30 минутка җылы урынга куябыз.

Бу вакытта валчыкларны әзерлибез. Он, шикәр, чикләвекне бергә кушабыз. Суыткычтан алып ак май өстибез һәм королева ватрушкасын- дагы кебек бергә катнаштырып кул белән уабыз. Өске өлешенә он сибәбез, камырны зур булмаган турыпочмаклык итеп җәябез. Нәзек итеп май сөртәбез, валчык, цуката һәм йөзем сибәбез. Тыгыз рулет итеп урыйбыз һәм бер ягын азрак калдырып буйга ике тигез өлешкә бүләбез. Һәрбер ярты рулетны «әкәм-төкәм» итеп төрәбез, аннары берсе өстенә берсен куябыз. «Әкәм-төкәм»нең очларын эчкә яшерәбез. Краффинны формага урнаштырабыз, азык-төлек пленкасы белән ябабыз һәм күтәрелгәнче җылы урынга куябыз. 160 градуска хәтле җылытылган духовкада 40 минут дәвамында пешерәбез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев