Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәйрәм өстәленә – «Өч шоколад» эремчек пасхасы

Менә Якты Пасха бәйрәме дә җитте. Өстәлдә, һичшиксез, нәфис, тәмле файдалы эремчек пасхасы булырга тиеш. Аны әзерләү авыр түгел, бары тик продуктларның яңа, сыйфатлы булуы шарт. Шул чакта нәтиҗәсе дә күңелле булачак.

Сезгә 9 процентлы 500 грамм эремчек, 33 процентлы 150 грамм сөт өсте, 70 грамм шикәр пудрасы, 90 грамм ак май, 30ар грамм ак, сөт төсле һәм кара шоколад, теләк буенча – кокос кыйпылчыклары, вакланган чикләвек, 11х11 зурлыгында форма кирәк булачак.

Эремчекне, сөт өстен һәм пудраны блендер белән бертөрле масса барлыкка килгәнче болгатабыз. Ак майны өч өлешкә бүләбез һәм эретелгән хәлдә һәр төр шоколадка өстибез һәм бертөрле масса барлыкка килгәнче болгатабыз. Ак шоколадка кокос, ә кара шоколадка чикләвек өстәргә мөмкин. Аннары һәр шоколадка тигез күләмдә эремчек өстибез һәм болгатабыз.

Пасха өчен формага эчке яктан юеш марля җәябез. Катламнарны шунда урнаштырабыз, марля белән ябабыз, бастырык­лап төнгә суыткычка куябыз. Пасханы бизибез. Бәйрәмгә тәмле ризыгыбыз әзер!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев