Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәйрәм белән, кадерле әниләребез!

Бүген безнең илдә иң яраткан һәм күркәм бәйрәмнәрнең берсе – Әниләр көне билгеләп үтелә.

Безгә гомер бүләк иткән, бөтен йөрәк җылысын биргән, безнең өчен тынгысыз көннәр, йокысыз төннәр кичергән газизләребезгә рәхмәтебез чиксез.

Нәкъ менә әниләр үз балаларының бәхете, аларның сәламәтлеге, иминлеге өчен батырлыкларга сәләтле. Аларның эчкерсез мәхәббәте тормыш авырлыкларын җиңәр өчен көч бирә, бәла-казалардан саклый. Сабыр булуыгыз, назыгыз һәм ниләр генә кылсак та, гафу итә белүегез өчен сезнең алда баш иябез.

Бәйрәм белән, кадерле, газиз әниләребез! Улларыгызның һәм кызларыгызның игътибары, кайгыртулары һәм яратулары сезнең күңелегезне җылытсын! Тормышыбызның бизәге булган әниләребез, сезгә сәламәтлек, шатлыклы көннәр һәм гаилә иминлеге телим!

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев