Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бәйлелек беренче дозадан соң ук барлыкка килергә мөмкин

Ни кызганыч, наркотик­лар хәзерге тормышның бер өлеше һәм җәмгыятьнең җитди проблемасы булып тора. Нинди матдәләрнең наркотик матдәләргә керүе һәм аларның кеше организмына нинди зыян китерүе турында табиб-нарколог Анна Байдакова сөйли.

– Наркотиклар – үзәк нерв системасына стимуллаштыручы, галлюциноген тәэсир итүче үсемлек яки синтетик чыгышлы билгеле бер матдәләр. Аларга наркотик, токсик матдәләр (клей, бензин һ.б.), кайбер дарулар, исерткеч эчемлекләр (шулай ук сыра) һәм иң киң таралган, рөхсәт ителгән наркотик – тәмәке керә.

Бу матдәләрне кулланганда кешедә психик һәм физик бәйлелек барлыкка килә.

Шул ук вакытта шуны белергә кирәк: психик бәйлелек теләсә нинди наркотиклар кулланганда барлыкка килә һәм хәтта беренче дозадан соң ук. Психик яктан бәйлелек кичергән кеше, наркотикны соңгы тапкыр кулланганнан соң, кабат кулланырга тели. Шул ук вакытта ул физик уңайсызлык, ягъни авырту, хәлсезлек һәм башка шундый нәрсәләр кичерми. Ул кабат шул ук тойгыны кичерергә тели.

Башта психик яктан бәйле кеше туктарга мөмкин дип уйлый, чөнки беренче вакытларда ул наркотиклар куллану арасында зур тәнәфесләр ясарга сәләтле. Ни кызганыч, алга таба кеше һәрвакыт «тели» башлый һәм бәйлелекнең кайчан барлыкка килүен билгеләү мөмкин түгел.

Психик бәйлелектән котылу авыр, чөнки хәтердә калган «ләззәт» кешене уйлары белән наркотикларга кайтырга мәҗбүр итә, ул «дәваланмый».

Наркотикларның барлык төрләре дә физик бәйлелек китереп чыгармый. Ул организм матдәләр алмашу процессына наркотикны керткәндә һәм аннан башка эшли алмаганда барлыкка килә. Физик бәйлелек нәтиҗәдә шуңа китерә: машина бензинсыз кабынмаган кебек, организм да дозасыз «эшләми», кеше үзен авыру, хәлсез, көчсез итеп хис итә һәм наркотик аңа «ләззәт» өчен түгел, ә үзен яхшы хис итү өчен кирәк була. Наркотик булмаганда яки аны куллануны туктатырга тырышканда психик һәм физик сәламәтлекнең начарлануы абстинент синдромы дип атала.

Шулай итеп, бер тапкыр булса да наркотик кулланырга уйлаган кеше аның гомерлек колы булу куркынычы астында тора. Дөрес, озакка түгел. Статистика мәгълүматларына караганда, наркоманнар озак яшәми, алар 30 яшьне сирәк тутыра. Чөнки һәр наркотик – бөтен организмны җимерүче иң көчле агу. Наркотиклар куллану аркасында организмга килгән зыян дәваланмый. Организмның барлык системалары бозыла һәм наркоманны үлем көтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев