Азык-төлек урладыңмы? Төрмәгә утыр!
Чистай шәһәр судында җирле яшәүчегә хөкем карары чыгарылды. Аны урлашуда гаепле дип таптылар.
Шәһәр суды эше материаллары буенча, 10 июльдә чистайлы шәһәр кибетләренең берсендә азык-төлек урлаган. Аерым алганда, ике шешә аракы, каһвә, шоколад, кара борыч, шикәр комы. Зыянның гомуми суммасы 10 мең 24 сум тәшкил итә.
Суд утырышында ир-ат гаебен таныган. Ул үзенә административ штраф рәвешендә җәза билгеләүне сораган. Әмма суд башка карар чыгарган.
Азык-төлек урлаган өчен суд чистайлыга карата 10 тәүлеккә административ кулга алу рәвешендә җәза билгеләде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев