Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Ай дәвамында Рамазанга әзерләнделәр

Чистай мөхтәсибәтендә мөселман хатын-кызларының Рамазанга әзерлек чаралары төгәлләнде.

Март аенда Рамазанга рухи һәм физик яктан әзерләнү, аның сихри көчен, ләззәтен тою өчен чаралар үткәрелде.

Иң элек Айсылу ханым Шәйдуллинаның вәгазен тыңладылар. Аннары «Минем Рамазан» дигән уен уйнадылар һәм бер айга план төзеделәр.

ТР мөселманнары Диния Нәзаратенең социаль проектлар авторлары, оештыручылары Айгөл Биктимерова, Лилия Ильясова, Ландыш Садыйкова белән очрашу булды. Кызлар «Йөрәк – ул кан тамыры, аны Коръән белән тутыр» дип исемләнгән кичә оештырдылар. Биредә катнашучыларның һәрберсенә Коръән китабы бүләк ителде. 24 мартта исә кабат Рамазан мохитына чумдылар, бергәләшеп нәфел уразасын тоттылар. Менюны алдан әзерләп азык-төлек сатып алдылар, бергәләшеп Ислам үзәгендә ифтар әзерләделәр, бергәләп авыз ачтылар.

Илһамия ханым Шәрифуллинаның ураза тоту буенча вәгазь-практикумы да файдалы булды, ак халат иясе Резидә ханым ураза вакытында оптималь витамин-минераль балансны саклап, дөрес туклану турында сөйләде. Витаминнар һәм БАДлар буенча консультант Зөлфия ханым да хатын-кызлар өчен файдалы булган киңәшләрен җиткерде. Әлхәмдүлилләһ, ай дәвамында кызлар ураза тотуның барлык аспектлары турында уйландылар, җентекләп әзерләнделәр. Мөселманнар һәр гыйбадәткә шул исәптән Рамазанга да, ныклап һәм җентекләп әзерләнергә икәнлеген яхшы беләләр. Рамазан аеның ничек үтүе дә шуңа бәйле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев