Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авыруны иртә стадиядә ачыклау мөһим

Диспансерлаштыру сәламәтлек белән җитди проблемаларны булдырмаска ярдәм итә

Чистайлылар сорауларына туры эфирда Чистай үзәк район дәваханәсенең поликлиника эше буенча баш табиб урынбасары Елена Мишкина җавап бирде.

Күпләр, бер җирләре дә авыртмаса, үзләрен тулысынча сәламәт дип уйларга күнеккән. Ләкин кайвакыт бу халәт алдау­чан була. Диспансерлаштыру авыруны иртә стадиядә ачыклау мөмкинлеге бирә, әмма аңардан, ни кызганыч, барысы да файдаланмый.

Программа кысаларында Чис­тайда, нигездә, 40 яшьтән 50 яшькә кадәрге кешеләр тикшерү уза. Безнең берләшмәнең социаль челтәрендә туры эфир барышында әбүнәчеләр диспан­серлаштыруның кемгә тиеш булуы, барлык табибларны бер көн эчендә узарга мөмкинме һәм нинди авырулар ешрак ачыклана дип кызыксындылар.

– Диспансерлаштыру башлангыч стадияләрдә халыкта теләсә нинди авыруларны, бигрәк тә яман шеш, йөрәк-кан тамырлары системасы авыруларын ачыклауга юнәлдерелгән. Бу аңлашыла да, диагноз никадәр иртәрәк куелса, дәвалау шулкадәр тизрәк билгеләнәчәк. Пациентның инвалидлыкка китерә торган өзлегүләрне булдырмау мөмкинлеге барлыкка киләчәк, – дип билгеләп үтә Елена Александровна.

Җирле халык өчен диспансерлаштыру үзәк поликлиника һәм 2нче номерлы шәһәр дәваханәсе базасында оештырылган. Тикшеренү комплексын узар өчен, пациент профилактика кабинетына яки үз участок табибына мөрәҗәгать итәргә тиеш. Бу көн саен, шул исәптән шимбә көнне дә чиратсыз, алдан язылмыйча үткәрелә.

– Өч ай эчендә, үткәрелгән маммография нәтиҗәләре буенча, 20 хатын-кызда без күкрәк бизендә тайпылышлар таптык. Яшерен канга анализ ясаганнан соң, кайбер пациентлар колоноскопиягә җибәрелде һәм 9 кешедә яман шеш авыруы ачыкланды. Җитди нәтиҗәләр булдырмас өчен, барысын да тикшеренергә чакырам, – ди Елена Мишкина.

– Диспансерлаштыру вакытында нинди авырулар ешрак ачыклана? – бу сорауны туры эфир вакытында аны караучылар бирделәр.

– Нигездә, гипертония кебек йөрәк-кан тамырлары авырулары. Иртә стадиядә шикәр диабеты ачыклана. Бу очракта аны даруларсыз дәвалап була, диета тоту яки яшәү рәвешен үзгәртү дә җитә. Тикшерү вакытында еш кына симерү, яман шеш авырулары ачыклана.

– Ничә яшьтәге чистайлылар үз сәламәтлекләренә җаваплы карыйлар һәм даими рәвештә диспансеризация узалар?

– 40 яшьтән 50 яшькә кадәрге кешеләрне билгеләп үтәргә кирәк. Алар ешрак тикшеренү үтәләр. Яшьләр үз сәламәтлекләрен кайгыртмыйлар. Яшь буында сәламәт яшәү рәвеше алып бару теләген тәрбияләү өчен, гаиләдә дә, мәктәп коллективларында да бу темага сөйләшүләргә мөмкин кадәр күбрәк вакыт бүлеп бирергә кирәк.

– Бер көн эчендә барлык белгечләрне дә узып буламы?

– Әйе, диспансерлаштыруның беренче этабын бер көн эчендә үтәргә мөмкин. Ул анкета тутырудан, антропометрик үлчәүләр, анализлар тапшырудан башлана. Аннары нәтиҗәләрне табиб бәяли һәм пациентны кирәкле тикшеренүгә чакыра.

– Диспансерлаштыруга кермәгән тикшерү яки белгеч консультациясе кирәк булса, нәрсә эшләргә?

– Терапевтка күренергә килергә һәм ул пациентны кирәкле табибларга җибәрәчәк. Ягъни тикшеренү диспансерлаштыру программасы буенча түгел, ә мәҗбүри медицина иминияте кысаларында узачак.

– Өстәмә диспансерлаштыру кемгә тиеш?

– Әгәр беренче этапта ачыкланган ниндидер үзгәрешләр булса, пациент өстәмә тикше­ренү үтәргә җибәрелә. Хәзерге вакытта коронавирус белән авырганнар өчен тирән диспансерлаштыру бар, хәтта кешеләр табибка мөрәҗәгать итмәгән булсалар да һәм аларның кулларында расланган нәтиҗәләре булмаса да. Моның өчен алар участок терапевтына яки профилактика кабинетына мөрәҗәгать итә алалар.

Бу сорау туры эфирны тәмам­лады. Елена Мишкина аны онлайн-караучыларга активлык күрсәткәннәре өчен рәхмәт белдерде.

 

Сүз уңаеннан

2023 елда диспансерлаштыруга 1984, 1987, 1990, 1993, 1996, 1999, 2002, 2005 елларда туучылар һәм 40 яшьтән өлкәнрәк гражданнар керә.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев