Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авырлыклар күп күрсәләр дә, алар яшьләрчә нык, көр күңелле

Кызыл Ялан авылында яшәүче Әкрәм абый белән Вәзилә апа Мусиннарның тормыш юлы - бүгенге яшьләребезгә үрнәк, чын гаиләнең асыл сыйфатларын күрсәтүче өлге.

Бу язмам бер-берсен хөрмәт итеп, берсе өчен икенчесе үзен җаваплы хис итеп, 60 ел бергә яшәүче Мусиннар: Әкрәм абый һәм Вәзилә апа турында. Гаилә учагын бүгенге көндә дә сүндермичә, бер-берсенә терәк, кирәк булып, матур гомер итәләр.

Аларның бала чагы бик күпләрнеке кебек: ашарга такы-токы, кияргә кием булмый. Сугыштан соңгы авыр еллар була шул. Әйе, кеше гомере диңгездәге тамчы гына ул, мәңгелекнең бары тик бер мизгеле генә. Шушы кыска гына вакыт эчендә һәркем җирдә үзенең эзен калдырырга тели һәм гомере буе шуңа омтыла.

Аларны рәхимсез сугыш балалык рәхәтеннән бөтенләй мәхрүм иткән дисәк тә,хата булмас, авырлыклар иртә җитлегергә мәҗбүр иткән. Сугышка киткән әтиләрен, бабаларын алыштырып, нәни куллары белән тылда Җиңүне якынайтыр өчен хәтта көчләреннән килмәстәйне башкарганнар алар. Кемдер җир эшкәрткән, кемдер станок янына баскан, кемдер үгез җигеп утын ташыган. Шундый зур сынаулар үтүләренә карамастан, өлкәннәребез бирешмәгән, алар яшьләрчә нык, тормышка оптимистик карашта. Әмма шулай булса да: «Без яшь чакта күпкә күңеллерәк иде, аулак өйләр, кичке уеннар, авылны ямьләндергән җыр-гармун тавышлары, печән өсләрендәге күмәк өмәләр – хәтердә онытылмаслык якты мизгелләр булып саклана», – диләр алар.

Әтисе сугышка киткәндә Әкрәм абый биш яшендә генә була. Әтисен озатырга нишләптер уятмыйлар аны, йокысыннан уянгач, елый-елый кыр капкага хәтле чаба, ләкин әтиләре киткән була инде.Гаилә берничә хат ала, шулай ук хәбәрсез югалды дигән язу килә. 1947 елның җәендә Әкрәм абыйның әнисенең аягы сына, әнисе эшли алмагач, ике ат белән пар җирен себерергә кушалар, аңа ул вакытта нибары 11-12 яшь кенә була. 1950 елда Талкышка йөреп укып 7 сыйныфны тәмамлый. Зурлар белән беррәттән, төрле авыр эшләрдә эшли, әтисезлек нык сиздерә шул, эшләмичә булмый. «Әтиле малайларга кызыгып үтте инде балачак» – ди ул. Рәхәтләнеп уйнар чакта, нужа күреп үсәләр. Чабаталы балачагы турында, кычыткан, алабутадан пешергән ашның, черек бәрәңгедән пешерелгән кәлҗемәнең тәме, елга ярлары буенда сары балчыктан «күмәчләр» ясап ашаулары турында да бераз моңаеп, бераз шатланып искә алырга ярата.

1955-1958 елларда Балтыйк җирләрендә армия хезмәтен үтеп кайта. 1959 елда Чис тай МТС ында тракторчылар әзерләү курсларында укый, шуннан тракторчы булып эшли башлый. Яшьләр күрше авылга аулак өйләргә, кичке уеннарга да баралар. Шул бер баруында Уракчы авылында Вәзилә исемле кызга күзе төшә. Вәзилә апа Уракчы авылында Нәҗметдин бабай белән Зәйтүнә әби гаиләсендә өченче, төпчек бала булып дөньяга килә. Башлангыч белемне туган авылында, 7 класс белемне күрше Талкыш авылына йөреп укып ала. «Ашарга, кияргә рәтләп юк, чабаталар киеп бозлы суларны ерып, кар-буран, яңгыр дими укырга йөрдек», – дип искә ала ул. Алар гаиләләре белән Кама болыннарына берничә ел торып көтү көтәргә китәләр (авылда рәтле эш булмагангадыр). Яшьли кул арасына кереп, бөтен эшне өйрәнеп, белеп үсә. «Чалгысын да, балта-чүкечен дә, пычкысын да тоттык, куркып белмим дип тормадык», – ди ул.

Бер-берсен күзәтеп, бер- берсенә тартылу хисе уянгач, озакка сузмыйча алар бергә булырга сүз куешалар. 1961 елның 20 мартында Нәҗметдин бабай белән Зәйтүнә әбинең төпчек уңган-булган, чая кызлары Вәзилә белән тормыш корып җибәрәләр. Ике яшь йөрәк бергә кушылгач, тормышны бергәләп, төптән җигелеп тарта башлыйлар. Гаилә ишле: кайнана, анын кайнанасы белән кайнатасы да исән була әле, энесе Рафаэль абый, үзләре икәү. Барысы белән дә уртак тел табып, сүзгә килешмичә яшиләр. Әкрәм абый тракторда, Вәзилә апа торле эшләрдә эшли, ат җигеп барып кырдагы эшчеләрне ашаталар, пешекче дә була, тавыклар да карый. Тормыш дәвам итә, бергә яшәүнең матур мизгелләрен дә күп татырга туры килә. Бер-бер артлы мәхәббәт җимешләре дөньяга килә: 1962 елда Гөлсинә, 1965 елда – Әлмирә, 1968 елда – Рәйсә, 1970 елда – Әдһәм. Балаларын хезмәтне яратырга өйрәтеп, үз тормышлары белән яшәргә сәләтле итеп тәрбиялиләр. Балалар үстергәндә кайнанасы бик ярдәм итә, хәзерге кебек декрет яллары булмый бит ул вакытта. Вәзилә апа үзе дә бөтен яктан да килгән, тегү, чигү, бәйләү дисеңме, җырларга-биергә дә бик оста, кирәк чакта гармун алып көйләр сыздырып җибәрергә дә булдыра. Әби-бабайны, кайнанасын тәрбияләп, олылап соңгы юлга озаталар. Вәзилә апа нинди эшкә алынса да, җиренә җиткереп башкара. Комплекс төзелеше вакытында пешекче булып тора, аннан шул комплекста терлекчелектә эшли, мәктәптә идән юучы да, кочегар да, пешекче дә булып эшли. Әкрәм абый 1960 елдан алып 1996 елга кадәр тракторда эшли. Пенсиягә чыккач 1997 елда авылның имамы вазыйфасын үз өстенә ала, 2014 елга кадәр бу вазыйфаны җиренә җиткереп, намус белән теләп башкара.

Яшәү – һәр көнгә сынау бит ул. Әкрәм абый белән Вәзилә апа сынатмыйлар. Яшәү дә ве рен дә йорт өлгертәләр. Бала ларның укып, һөнәр алып, туып-үскән, әти-әниләре гомер иткән җирдә төпләнеп калулары да ата-ананың дөрес тәрбия бирүендәдер, минемчә. Бергә яшәүнең матур мизгелләрен дә күп татыдылар алар. Шатлык лар белән янәшә йөри торган бала югалту хәсрәтен кичерү генә бик авыр. Кырык сигез яшендә (ике ел элек) вафат булган уллары турында һәр көн үзара сүз кузгатып, моңаеп искә алалар. Нишлисең бит инде язмышка каршы килеп булмый...

Ачык йөзле, киң күңелле һәм яр дәм чел булганнары өчен аларны туганнары да, күршеләре дә, авылдаш лары да хөрмәт итә. Бердәнбер ул ларының тол хатыны Гөлназ белән тату гомер итәләр. Килен кайниш туфрагыннан дигәндәй, ул да бик ачык, сабыр, ярдәмчел һәм уңган. Бүгенге көндә Мусиннар гаиләсе балаларының, оныкларының, киленнәренең кадер-хөрмәтен күреп, матур гомер кичерәләр. Мусиннарның 9 оныклары, 11 оныкчыклары. Күп еллар үтүенә карамас тан, алар бер-берсенә булган хисләрен суытмыйча, тормыш мәшәкатьләрендә югалып калмыйча, яшь буын өчен үрнәк булырлык матур гомер кичерә. Бер-берсен алар күз карашыннан, ярты сүздән аңлый. Икесе дә биш вакыт намаз ияләре, ураза тотып, ел саен Аллаһы ризалыгы өчен корбан чалалар. «Гомер узды, гомер юлыннан без үттек, олыгайдык инде.Аллаһка шөкер, хәзер мул тормышта яшибез, сәламәтлек кенә сиздереп, үткән вакытларны искә төшереп тора. Тигезлектә картаю һәркемгә дә насыйп булмый. Без бүген әнә шунысы белән дә бик бәхетле. Ә моңа ирешү өчен күпме сабырлык кирәк, анысын үзебез генә беләбез. Иң мөһиме бер-береңне аңлап, юл куеп яшәү». – диләр алар. Киләчәк буынның бәхетле яшәвен, илдә мул тормыш булуын теләп, намаз саен дога кылалар. Аларга бүгенгесе көндә бәхетле булу өчен күп кирәкми. Бары тик алтмыш ел элек кабызган гаилә учаклары сүнмичә, балаларының, оныкларының күңел җылысын тоеп яшәү дә җитә, минемчә. Бу күркәм гаиләнең алдагы көннәрендә дә пар канатлары каерылмасын, балалар, онык лар игелеген күреп, озак еллар гомер кичерсеннәр.

 

Резидә Вәлиева, Кызыл Ялан авылы китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев