Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
Җәмгыять

Авылымның күркәм гаиләсе

Авылыбызның мөхтәрәм кешеләре Кәүсәрия апа белән Шәфигулла абый Сабитовлар тормыш арбасына җигелеп, кулга-кул тотынышып 65 ел бергә матур, тату гомер кичерделәр.

Шәфигулла абый озак еллар совхоз тегермәнендә он тарттыручы булып хезмәт итте. Эше җиңелләрдән булмаса да, һич тә зарлануны белмәде, фидакарьләрчә, намус белән, алны-ялны белми эшләде. Ап-ак онга буялып, күзләре генә ялтырап торган чаклары еш булса да, һәрчак канәгать, көр күңелле иде. Чын хезмәт, җир кешесе нәкъ менә шундый буладыр да! Кәүсәрия апа исә авыл халкына рухи азык өләште дисәм дә, хата булмастыр... Ул эшләгән елларда авыл клубы гөрләп торды. Авыл халкы да бик актив иде, башкаладан, районнан концерт яисә спектакль килсә, алма төшәрлек тә урын калмый иде. Авыл халкы белән дә концерт-спектакльләр оештырылды, яшьләр өчен бик еш төрле кичәләр, дискотекалар үткәрелә иде. Әнә шушы матур чараларның башында Кәүсәрия апабыз булды. Һәр кич балаларын өйдә калдырып эшкә клубка чыгып китүләре җиңел булмагандыр билгеле. Әмма гаиләдә аңлашучанлык, татулык хөкем сөргәндә һәр авырлыкны җиңеп була минемчә. Кәүсәрия апа белән Шәфигулла абый Сабитовлар гаиләсе бу яктан да үрнәк булды, бер-берсен аңлап, юл куеп яшәделәр.

Алар берсеннән-берсе уңган-булган, тырыш, акыллы балалар – Рәмис, Рамил, Гүзәлия, Роберт, Рәфисне тәрбияләп үстерделәр. Алма агачыннан ерак төшми дигәндәй, балалары да үзләре кебек үк мәрхәмәтле, ярдәмчел булдылар. Һәрберсе тормыш юлында үз көчләре белән сукмак салып, үз урыннарын таптылар, игелекле эшләре белән барыбызны да сөендереп торалар.

Бу гаилә турында гел күңел ле нәрсәләр генә язасы килә дә бит, ни хәл итәсең, тормыш матур мизгелләрдән генә тормый шул... Шатлык янәшәсендә кайгы, югалту дигәннәре дә йөри, алар исә җанны телгәли, тормышыбызны соры төсләргә күмә. Шушы гаилә учагын гомер буе саклап, барлап яшәгән Кәүсәрия апаның якыннарын калдырып бакыйлыкка күчүенә дә кырык көн узып та китте... Әле ышанып бетеп булмый. Кыз-уллары да, бер тән, бер җан булып яшәгән Шәфигулла абый да бик сагыналар аны. Аларга Аллаһы Тәгалә күркәм сабырлыклар бирсен. Ә гаиләсен, якыннарын йөрәк җылысы белән җылытып яшәгән, матур гомер юлы үткән Кәүсәрия Хәлиулла кызының рухы шат, кабере нурлы, урыны мәңгелеккә җәннәтләрдә булсын. Амин.

Мәдинә Кашапова. Иске Роман авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев