Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авылым чәчкәләре

Советлар Союзы чоры иде ул замана, 1978 еллар… Казан шәҺәреннән бер «приказ» дигән әмер килеп төшә дә, син инде киләсе атнаның дүшәмбесеннән башлап, башка шәҺәрдә эшли башларга мәҗбүр буласың! Әнә шушылай итеп, мин кырык еллап, авылымнан ерактарак җирләрдә яшәү-эшләү рәвешләре кылып, авылыма сирәк кенә кайткалап йөри идем…

Шул кайтып-китеп йөрү арасында да авылдагы кайбер үзгәрешләр шактый күренә иде. Авылыбыз үзәге булып саналган мәктәп, клуб, мәчет мәйданы да, үзгәреп, яшәреп, яңа агачлар — чыршы, нарат, каеннар утыртылып, матур парк рәвеше ала башлаган иде. Менә шунда бераз тукталып, шул ямьле башлангычка адым салучы кешеләргә Һәммәсенә чиксез рәхмәтемне җиткерәсем килә. Рәхмәт, туганнар! Һәм дә өстәп, сөенеп тә, сокланып, горурланып та әйтәсе фикерләр, ул да булса, шушы мәдәният өлкәсе кызлары: Ләйсирә, Сәгыйдә ханымнар һәм клубыбызның хореография җитәкчесе, бик тә сәләтле биюче егет Разит Минһаҗев! Кайчан күрмим, алар шул клуб тирәсеннән башлап, бар үзәк мәйданда җыештыру, бизәү, буяу, матурлау эшләрен башкаралар. Авыл идарәсе җитәкчесе Альфред Рафик улы Хәмитов һәм аның ярдәмчеләре Рәйсә ханым Сәнҗапова, Гүзәлия ханым Җамалетдиновалар да җиң сызганып, авылыбызны матурайту өчен тырышалар. Менә шушы гаҗәеп, бердәм төркем яз аеннан башлап, җир өстен карлар каплаганчы туган авылны һәрвакыт бизәү, матурлауда! Һәм бу бүгенге көндә — нур өстенә нур диеп әйтсәм дә, бер дә артык булмас! Шушы ук мәйданда, хозур мәчетебез каршысында яңа сәүдә үзәге барлыкка килде. Менә шуның хуҗабикәсе Чулпан ханым да, нәкъ безнең, алда атап, соклангыч кызларыбыз сымак ук чәчкәләр яратып үстерүче ханым булып чыкты! Ул кибетнең бакчасына керүгә үк сине төрле төсләрдәге чәчәк-гөлләр урап ала һәм үзләренең матур-һушлыклары белән сихерләндереп, күңелеңдә рәхмәт хисләре уята. Әнә шундый шаукымлы хисләр кочагында сихерләнеп, кибетнең ишеген ачасың: «Рәхим итегез!», «Ни кирәк?», «Нәрсә бирим?», «Ни заказлар калдырасыз» һәм «Кайсы көннәргә кирәк була ул сезгә?» дигән мөлаем сораулар белән сине өстәмә һушландыралар. Алда әйтеп узганымча, безнең кызлар, сине шаштыра да, һушландыра да һәм синең күңелеңә үзеннән-үзе: «Туган ягым — гөлләр иле!» диеп, җыр тексты бәрелеп кереп, синнән бер гашыйк-мәҗнүн ясый да куя. Рәхмәт!

Тәбрис Гыймалетдинов. Нарат-Елга авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев