Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авылның төп байлыгы — аның кешеләре

Дүрт Өйле авылы Нурлат-Аксубай юлында урнашкан. Бахта елгасына җиткәнче, аның ике ягында чыршы, нарат һәм балан куакларыннан торган бик матур, саф һава өләшеп торучы агачлык каршы алып, узган-барганнарга дәрт-көч өстәп тора.

Ул элеккеге урманчы Илдус Галимов тырышлыгы, авылдашлар ярдәме белән утыртылды. Яшь буынга бәяләп бетергесез мирас бу. Аннары килүчеләрне Бахта елгасына төшүче мәгърур тау каршылый. Шунда ук уң якта Усия чишмәсе челтери… Биредә заманында сул якта Усия авылы урнашкан булган. Ул Мөслим авылыннан 1932 елда аерылып чыккан. Әлеге чишмәдән төрле милләт вәкилләре өзелеп тормый, аның суыннан сихәт табучылар бихисап.

Күперне чыгуга уң якта авыл халкы электр көтүчесе ясап куйган. Анда киң болында сыерлар утлап йөри. Ә инде сул якта табигатен мактап туеп булмый торган 15 гектар чамасы булган иңкүлек җәйрәп ята. Андагы печән уңышын язып бетерерлек түгел. Чык, томан төшкән саен уңыш арта гына бара. Авыл халкы җыелышып сарык һәм яшь бозаулар өчен электр көтүче дә ясап куйдылар. Дүрт Өйле авылында бик тә уңган, тырыш, булган, кулларында ут уйната торган халык яши шул. Бура бурап, итек басучылары белән дан тоткан Чулпан, шулай ук Татар Талкышы, Кызыл Ялан, Нарат Елга, Гаделша, Мөслим, Татар Сарсазы авылларыннан, Байлар Сабасы, Әлки, Актаныш районнарыннан килен булып төшүчеләр дә авыл гореф-гадәтләрен якын итеп, авылдашлар белән бергәләшеп авыл тормыш-көнкүрешендә актив катнашалар. Дини, кунакчыл, юмарт халык яши биредә. Быел Рамазан аенда миңа бер ай буе тәравих намазларына йөрергә туры килде. Күрсәтелгән хөрмәт, банка-банка баллар, тәм-томнар бүләк итешүләр — барысы да биредә күптән килгән матур гадәтләр.

Җәйнең иң матур көнендә Авыл көне билгеләп үтелә. Казан, Чистай, Әлмәт, Яр Чаллы, Түбән Кама һәм башка шәһәрләрдән кунаклар кайта. Бәйрәмдә һәрберсе авылын сагыну, ярату хисләрен ялкынлы чыгышларында авылдашларына ирештерергә тырыша. Миңа да бер елны шундый дулкынландыргыч очрашу кичәсендә катнашырга туры килгән иде.

Дүрт Өйледән бик тә уңган-булган, сәләтле кешеләр чыккан. Дафик Хафизов 1965 елны Казан авыл хуҗалыгы институтының икътисад факультетына укырга керә. Аны уңышлы гына тәмамлап, башта декан булып эшләде. Соңрак Казан авыл хуҗалыгы академиясенең икътисад фәннәре профессоры дәрәҗәсенә иреште. Рәхим Сабирҗанов исә Казан төзелеш институтын тәмамлап, Татар Талкышында баш инженер булып эшләде. Соңрак Казан авыл хуҗалыгы министрлыгында эшен дәвам итте. Нәтиҗәле хезмәте өчен Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре исеменә лаек булды. Элеккеге «Ярыш» колхозының алдынгы сыер савучысы Маһинур Галимова авылның йөзек кашы булды дисәк тә, арттыру булмас. Ул көнне-төнгә ялгап дигәндәй, фермадан кайтып кермәде… Илгизәр Нуретдинов озак еллар колхозда баш агроном вазифасын башкарды. Бүгенге көндә Чистай авыл хуҗалыгы идәрәсе башлыгының беренче урынбасары. Шулай ук Мансур Гыйззәтуллин да Татар Талкышында баш инженер вазифасында үзен бары яхшы яктан гына күрсәтте. Соңрак элеккеге Йолдыз совхозында һәм Биләрдә начальник вазифасын башкарды. Рафик Хафизов элеккеге «Ярыш» колхозын җитәкләде. Ул эшләгән вакытта хуҗалык районда алдынгылар рәтендә саналды. Гомәр Кадыйров та хуҗалыкны алдынгылар рәтендә саклап калу өчен бар тырышлыгын куйды. Ә менә Зәки Кадыйров Дүрт Өйле авылына укытучы булып килгән иде. Аннан үзен мәктәп директоры итеп куйдылар. Соңрак ул Йолдыз мәктәбен җитәкләде.
Ринат Сәлахов исемен тәҗрибәле агроном буларак беләләр. Ул чын мәгънәсендә җир кешесе, бар гомерен кыр-басуларга багышлады. Ә Рауза Закирова белән без Мөслим урта мәктәбендә бер чорда белем алдык. Алдынгы, тырыш укучы иде. Аннан Дүрт Өйле башлангыч мәктәбендә балаларга белем бирде. Аны укучылары да, әни-әтиләр дә нык хөрмәт итте.
Әнә шундый бар гомерен фидакарь хезмәткә багышлап, игелекле эшләр башкаручылар күп Дүрт Өйледә. Аларның барысын да санасаң, газета битләрендә урын җитмәс иде, һәрберсе олы ихтирамга, хөрмәткә лаек! Менә шушы якты күңелле, бар гомерләрен намуслы хезмәткә багышлаган, эчкерсез кешеләр авылның төп байлыгы да инде!

Фаил Кадыйров. Татар Талкышы авылы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев