Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авыллары белән чаңгыга басканнар

Татар Баганалысында яшәүчеләр февраль ялларын актив һәм сәламәтлеккә файда белән үткәргәннәр. Анда спорт бәйрәме – чаңгы ярышлары узды.

Бу ярышлар күркәм гадәткә әверелгән. Быел «Сезнең тормыш үзе батырлык» дип исемләнгән чара Әфган сугышында катнашкан тугыз авылдашлары хөрмәтенә үткәрелгән.

– Бу чара үзенә күрә спорт характерына да, патриотик юнәлешкә дә ия. Бәйрәмебезнең төп, кадерле кунаклары, әлбәттә, сугышчы-интернационалистлар Рамил Мөхәммәтҗанов һәм Ишәле авылыннан Алексей Долгов булдылар. Рамил Рәфыйк улы очрашуда катнашучыларны гармунда өздереп уйнавы белән сөендерсә, Алексей Гурьевич оста чаңгычы да икән. Тәҗрибәле чаңгычы буларак, ул ярышларда, әлбәттә, катнашмыйча кала алмады, – дип сөйли Татар Баганалысы Мәдәният йорты методисты Венера Гатиятуллина.

Бу көнне чаңгыда йөрергә теләүчеләр шактый булды. 20дән артык кеше ярышта катнашты. Балалар, әниләр, әтиләр, әбиләр һәм бабайлар, көн җилле һәм салкын булуга карамастан, чаңгы юлына бастылар һәм тагын бер тапкыр спортның кешеләрне берләштерүен, Татар Баганалысында дус һәм актив кешеләрнең яшәвен күрсәттеләр. Ярышучыларга көч-куәт биреп торырга, спортчыларны дәртләндерергә 100дән артык кеше килгән иде.

– Көн дәвамында кар – ява, юллар чистара торды. Безнең авыл җирлеге башлыгы Рафис Ринат улы Җәббаров үзе шәхсән юлларны ялт иттереп тәртипкә китерде.

Моның өчен аңа мең-мең рәхмәт – ди Венера ханым.

Җирлек башлыгы шулай ук спорт бәйрәмендә катнашучыларны сәламләде һәм аларга уңышлар теләде. Ярышларда берничә йөгереш булды. Җиңүчеләрне һәм призерларны Мәдәният йорты сәхнәсендә бүләкләделәр, бәйрәм анда дәвам итте.

Тамаша залы тулы иде. Җыелганнарга якташлары – әфганлы сугышчылар турында сөйләделәр. Бу көнне сәхнәдән җырлар, шигырьләр, догалар яңгырады. Барысы да җылы, күршеләрчә дус мөгамәләдә үтте. Әлбәттә, чәй табыны да әзерләнгән иде.

Мәдәният йортында билгеләп үтүләренчә, бу бәйрәм авыл халкының битараф булмавы нәтиҗәсендә шулай матур килеп чыккан. Берәүләр үз умарталыкларыннан бал алып килгәннәр, икенчеләре – тәмле коймаклар пешергәннәр, башкалары исә үз җырларын бүләк иткәннәр, гомумән, һәрберсе үзеннән өлеш керткән.

– Рәхмәтебезнең иң олысын авылдашларыбыз Илшат Төхфәтуллин һәм Илдус Нуруллинга белдерәбез. Алар һәрвакыт ярышларны оештыруда ярдәм итәләр, туган авыллары өчен янып-көеп яшиләр, изгелек эшләргә ашкынып торалар, чара матур узсын өчен матди һәм рухи көч куялар. Алар башлап йөрмәсә һәм тырышлык куймаса, мондый бәйрәм булмас та иде! Иганә ярдәмен Татар Баганалысында яшәүчеләр һәм биредә туып-үскәннәр дә күрсәтә, моның өчен аларга мең-мең рәхмәт, – диләр мәдәният хезмәткәрләре.

Авыл кешеләре узган елны яңадан торгызылган күркәм гадәт дәвамлы булыр һәм чаңгы ярышлары ел саен үткәрелер дип өметләнәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев