Авылдашыбыз Шәүкәт абый Гыйльмановның игелекле гамәлләре, моңлы җырлары, әйткән сүзләре һәрчак күңелдә
Һәр елны 26 июль көне җитү белән Шәүкәт абыйның туган көнен билгеләп үтү истә калган.
Халидә апа һәм Шәүкәт абый Гыйльмановлар гаиләсе 46 ел парлы гомер итеп, өч кыз тәрбияләп үстерделәр. Миләүшә, Рузилә, Раилә бу гаиләнең өч шатлыгы, өч юанычы булдылар. Шәүкәт абый Халидә апа белән өчесенә дә матур туйлар уздырып, кызларын олы тормыш юлына озаттылар. Оныклар тәрбияләргә булышып яшәделәр. Кызларының сөеп туймас әти-әниләре, 8 оныкка зур әти һәм зур әни, кияүләренә кадерле бабай һәм әби булдылар.
Шәүкәт Хәсән улы хезмәт юлын Тукай исемендәге колхозда бригадир булып башлый. Аннары озак еллар колхозда киң профильле механизатор булып хезмәт куя. «Тракторыннан кызыл байрак бер дә төшмәде», — дип искә ала аны тормыш иптәше Халидә апа. Шулай ук Биләр урман хуҗалыгында технолог булып та эшли. Авылыбызда төзелгән һәрбер йортка аның ярдәме тигән, әле дә авылдашлар аңа рәхмәт әйтеп сагынып искә алалар. Хуҗалыктан сөт җыю хезмәтен дә башкарган кеше ул. Сүзгә оста булуы, һәр кеше белән җайлап сөйләшә белүе дә халык арасында аның абруен күтәрә.
Лаеклы ялда чыккач та ул авыл советында 7 ел хезмәт куйды. Нинди өлкәдә эшләсә дә, хезмәтен яратып, бар күңелен биреп башкарды. Гадилеге, киң күңелле булуы да хезмәттәшләре белән уртак телне тиз табарга ярдәм итә аңа.
Гомер ул күпме генә яшәсәң дә шундый кыска булып тоела, күз ачып йомган арада көн артыннан көн үтә, ел узганын да сизми каласың. Шәүкәт абыйның арабыздан бакыйлыкка күчүенә дә 3 ел вакыт үтеп тә киткән. Әгәр исән булса, аңа 72 яшь тулган булыр иде. Гади, киң күңелле, ачык йөзле авылдашыбыз, кодабыз иде бит ул. Ярата да идек үзен. Пар канаты Халидә апа Шәүкәт абыйны гомер буе тәмле ашатты, матур киендереп йөртте. Үз чиратында Шәүкәт абый да ике як туганнарны тигез хөрмәт итеп, кода-кодагыйларга да хәленнән килгәнчә булышып, туганнарча җылы мөнәсәбәттә яшәде. Кодагыйлар да безнең Шәүкәт җиккән ат, берәр эш булса, йөгереп килеп җитә, менә дигән кеше дип гел яратып яшәделәр үзен. Кияүләре белән дә ихлас, бөтен нәрсәне уртага салып, киңәшләшеп сөйләшергә яратты. Гади кеше инде безнең бабай дип кияүләре дә үз иттеләр аны, әле дә бик юксыналар үзен.
Иренми иде, нинди генә эшкә алынса да, җиренә җиткереп эшләде, уен-көлкегә борып, аның сөйләгәннәрен тыңлап, вакыт үткәнен дә сизми идек. Нинди генә җитәкче кулы астында эшләсә дә, үпкәләүне белми торган, сабыр авылдаш буларак барысы да аны яратып, сагынып искә ала.
Озын, төз буйлы, баһадирдай киң җилкәле, тәмле телле, юмор хисле, игелекле Шәүкәт абый әле дә исән кебек. 69 яшендә каты авыру аны бик тиз безнең арабыздан алып китте. Егетләр кебек җитез, әрсез, теләсә нинди эшкә оста Шәүкәт абый, бигрәк тә кыз туганнарын эчкерсез ярату белән якын итеп, аларның хәлләрен белеп яшәде. Каберлекләрне зиарәт кылырга баргач, әнисе Бикә апа янында җирләнгән Шәүкәт абый янына килмичә булдыра алмыйм. «Сеңелем, мине күрмисеңмени?» — дип әйтер төсле. Бигрәкләр дә сагынабыз бит без аны.
Гаделша мәдәният йорты сәхнәсендә рәхәтләнеп гомер буе концертларда җырлады, ничә ел рәттән Кыш бабай образында үзен артист итеп танытты. Күпме район, республикакүләм бәйгеләрдә катнашып, бихисап грамоталарга, дипломнарга лаек булдык. Дөньясына булган кеше иде. Сагынабыз сине, Шәүкәт абый. Аягың җиңел иде. Кая да булса барырга чыкканда, син очрасаң, юлыбыз уңар иде. Сеңелем дип матур итеп сөйләшер идең, рәхмәт сиңа барысы өчен дә. Урының җәннәт түрендә булсын, Шәүкәт абый!
Гүзәл Мусина, Гаделша авылы Мәдәният йорты методисты
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев