Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Авылдашыбыз белән горурланабыз!

Татар Баганалысында гомер иткән якташыбыз Гатаулла Сөнгатулла улы Сөнгатуллин хәлиткеч Сталинград сугышында катнашкан.

Сталинград сугышында Җиңүнең 80 еллыгы көннәрендә Татар Баганалысы авылы китапханәсендә «Сталинград утында» исемле күргәзмә эшләде (рәсемдә). Ул дәһшәтле сугыш елларында яу кырында тыныч күк йөзе өчен батырларча көрәшкәннәр истәлегенә оештырылды. Алар арасында авылдашыбыз Гатаулла Сөнгатулла улы Сөнгатуллин да бар.

Гатаулла Сөнгатуллин 1900 елда Чис­тай районының Татар Баганалысы авылында өч балалы, ярлы гаиләдә дөньяга килә.

Аңа унике яшь булганда әти-әнисе үлеп китә. Ул ике энесенә дә әти-әни була. Аларны балалар йортына бирми, үзе тәрбияләп-үстерә, тормыш юлына бастыра, өйләндерә.

1919 елда армиягә алына, илдә бу вакытта гражданнар сугышы бара торган була. Әлеге сугышта 1922 елга кадәр катнаша. Туган ягына исән-имин кайтканнан соң, 1925 елда өйләнә. Ике малай, ике кыз тәрбияләп, матур гына яшәп ятканда Бөек Ватан сугышы башлана. Билгеле, сугыш җилләре Татар Баганалысы авылына да кагылмый калмый. Башка авылдашлары белән беррәттән, Гатаулла Сөнгатулла улы 1941 елның 29 августында фронтка китә. Аларны Казаннан Мари республикасының дөньяга яман аты таралган Суслонгер лагерена өйрәнүләр үтәргә җибәрәләр. Андагы җәзалауга түзә алмау сәбәпле, шешенгән килеш аны туган авылына озаталар. Өенә кайтып егылгач, шифаханәгә илтәләр. Ул берничә айдан соң, терелеп, яңадан сугышка китә. Аны Сталинград фронтына җибәрәләр. Сталинград шәһәрен алуда батырларча сугышып, Җиңүгә үз өлешен кертә. Будапешт операциясендә, Днепрны кичүдә катнаша.

Шулай ук авылдашыбыз Украина, Белоруссия, Румыния, Югославия, Венгрия, Польша, Австрияне азат итүдә дә үзеннән өлеш кертә.

Җиңүне Гатаулла Сөнгатуллин Австрия җирендә каршылый. Кыюлыгы, яу кырында күрсәткән батырлыклары өчен күп кенә сугышчан бүләкләргә лаек була. 1943 елда ул «Сталинград оборонасы өчен», аннары «Сугышчан батырлык­лары өчен», «Будапештны азат иткән өчен», «Венгрияне алган өчен», «Германияне азат иткән өчен» һәм башка юбилей медальләре белән бүләкләнә.

 

Гөлсем Билалова, Татар Баганалысы авылы китапханәчесе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев