Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авылдашыбыз Муса Җәлилнең сеңелесе белән очрашкан

Нурия апа МинҺаҗева Яуширмә урта мәктәбендә география, рәсем фәннәрен укытты, китапханәче булып эшләде. Бүгенгесе көндә безнең арада юк инде. Нурия апа таләпчән, киң күңелле, тырыш иде. Һәр язучының, шагыйрьнең тормыш юлларын, иҗатларын китапханәдә укучыларга тәфсилләп аңлата иде. Аның тарафыннан Г.Тукайга, М.Җәлилгә багышлап уздырылган әдәби кичәләр бүген дә искә алына.

Февраль – халкыбызга Муса Җәлилне биргән ай. Шуңа күрә ул – Җәлил һәм җәлилчеләр ае да. Алар безнең тарихта якты эз калдырып китте. Күпме еллар узды, Җәлил һәм җәлилчеләр каһарманлыгы әле булса да сок ландыра.

2021 елның 15 февралендә патриот-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел тула. Бүгенгесе көндә аның турында бик күп мәгълүматлар язылган. Иҗаты өйрәнелеп бетмәгән, үзенчәлекле шәхес ул.

Муса Җәлил һәм аның туганы – Хәдичә Җәлилова турында безгә исән чагында Нурия апа кызыклы хатирәләр белән уртаклашты. 1977 елда Нурия апа «Васильево» санаториендә Муса Җәлилнең сеңелесе Хәдичә Җәлилова белән очраша. Очрашу аның күңелендә онытылмас хатирәләр калдыра. «Хәдичә апа бүгенгедәй күз алдымда. Ул ачык күңелле, Җәлилнеке кебек ут бөркеп торучан күзле, җитез, хәрәкәтчән, кешеләргә карата мөлаем карашлы, Җәлилгә охшаган, аннан аерып та булмый торган зат иде», – дип искә алган иде Нурия апа. Сугыш вакытында ул Бөгелмә кантонында тимер юлда эшләгән. 1956 елда Муса Җәлилнең үлмәс исеме илебезгә әйләнеп кайткач кына аның туганнарына булган караш үзгәрә.

Хәдичә апаның тормыш юллары катлаулы, сикәлтәле була. Тормышның ачысын – төчесен татырга туры килә аңа. Авыр хезмәт, барак тормышы да аның рухын сындырмаган, кешелеклелеген югалт маган. Шундый авыр елларда Ибраһим абыйсының кызын да тәрбияләгән.

«Васильево» санаториенә Оренбургтан килә, юлламаны Язучылар берлеге бирә. Хәдичә Җәлилова белән Нурия апаны Чистай районы Каргалы авылы урта мәктәбендә башлангыч сыйныфта укытучы булып эшләүче Суфия апа Ибраһимова таныштыра. Нурия апа күңе лендә Хәдичә Җәлилова һәм Суфия Ибраһимова апалар кешелек ле, мәрхәмәтле, игелек ле ханымнар булып калалар. Санаторийдагы башка хатын-кызлар да Җәлилне үз иткән, яраткан кебек Хәдичә апаны да яратканнар.

Хәдичә Җәлилова Нурия апага үзе менә ниләр сөйләгән: «....Җәлил тырыш, әрсез, шигъри табигатьле, нечкә күңелле, барлык эшләрдә дә актив катнаша иде. Акыллы,тыйнак,кешеләр белән тиз аралашучан, гадел, дөреслекне яклап көрәшүчән иде». Армия сафларына алын ганчы Җәлил комсомол оешмасы җитәкчесе булып эшли. Хәдичә апа аңа ияреп йөргән, шагыйрь үткәргән җыелышларны качып тыңлап торган.

Җәлил кулына каләм алу белән халык күңелендә чәчәк аткан җыр-бәетләрне ишеткәнчә яза башлый, кече яшьтән үк халык авыз иҗатын, халык моңын тирәнтен өйрәнә, матур итеп мандалинода уйный.

Сеңлесе Хәдичә апа болай дип искә ала: «Һичкайчан онытасым юк. Беркөн ул кояш кебек кайтып керде һәм опера либреттосын язу өчен кулланачак әкиятен сөйләде. Әкият «Алтынчәч» дип атала иде. Ул илһамланып либретто өстендә эшләргә кереште».

Хәдичә апа белән очрашу Нурия апа күңелендә якты хатирә булып сакланган.Мондый хатирәләрне барлау, сак лау – безнең төп бурыч.

 

Лилия Фәсхетдинова ,

Яуширмә гомуми белем мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X