Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авылдашларымның иҗат чишмәсе саекмасын

Татар халкы элек-электән үк иҗат итәргә, кул эшләре башкарырга, бәет-мөнәҗәтләр әйтергә яраткан. Хәзер дә безнең Дүрт Өйле авылында иҗат итәргә оста булган кешеләр яши.

Башкалабыз Казаннан без­нең авылга халык иҗатын өйрәнүче, фольклор материаллары җыючы экспедиция килеп китте. Экспедиция вәкилләре  авылыбызның матур урыннары, гүзәл табигатебез белән хозурландылар, авыл халкы белән аралашып, үзләренә бик күп мәгълүмат туплап киттеләр.
Аянычлы үлем белән арабыздан киткән авылдашларыбызга атап бәетләр иҗат итүче Венера апа Фәттахова иҗатына сок­ланды кунаклар. Ул бәетләрне тыныч кына тыңлап булмый. Авыл тарихын авылыбыз мулласы Раил хәзрәт бик матур итеп сөйләде. Гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз турында Шәмсегаян апа Вәлиуллина һәм Нургали абый Гыймалетдинов эчтәлекле сөйләделәр. Авылыбызга кагылышлы ырымнар, борынгы уеннар турында Рәмзия апа Сабитова матур итеп җиткерде. Хәлимә апа Гыйззәтуллина үзе иҗат иткән шигырьләрен, бәетләрен тәкъдим итте, ә Мөкатдисә  апа Хәммәдиева күңелгә үтеп керерлек итеп мөнәҗәтләр әйтте.
Авылыбызда шундый күркәм кешеләрнең яшәүләренә мин горурланам. Халык иҗаты югалмасын, буыннан-буынга күчсен иде. Башкалабыз кунакларына, үз иҗатларын тәкъдим иткән авылдашларыма зур рәхмәт әйтәсем килә. Тагын да матуррак шигырьләр, мөнәҗәтләр иҗат итәргә насыйп булсын аларга. Кунаклар да сөенеп, канәгать булып киттеләр.


Альбина Нуретдинова,Дүрт Өйле авыл клубы методисты 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай