Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авылдагы хезмәткә фидакарьләрчә бирелгәннәр

Сабантуй мәйданында авыл хуҗалыгы алдынгыларын хөрмәтләячәкләр.

Вакытында үткәрелгән чәчү кампаниясенең мул уңыш нигезе булуы һәркемгә мәгълүм. Әмма планлаштырылган барлык авыл хуҗалыгы культураларын кыска вакыт эчендә чәчәргә өлгерүнең нинди хезмәт таләп итүе турында күпләр уйланмый да.

Бу мәшәкатьләр иртә таңнан кичкә кадәр басуда, ял һәм бәйрәмнәрне күрмичә эшләүче хуҗалык механизаторларына яхшы таныш.

Иң тырыш, үҗәт һәм тәҗрибәле игенчеләр чәчү эшләрен кыска вакыт эчендә башкарып кына калмыйча, алдынгылар сафына да эләгәләр. Безнең материалда сүз нәкъ менә шундый авыл хезмәтчәннәре турында барачак.

Алдынгылар арасында «Чистай» агрофирмасы механизаторы Александр Гринин да бар. Аның белән күрешү өчен күп тырышлык куярга туры килде. Ул иртә таңнан төнгә кадәр еракта, кырда. Чәчү эшләре тәмамлануга карамастан, аның эше күп әле. Хәзер ул туфракны парга эшкәртү белән мәшгуль.

Башка механизаторлар кебек үк, Александр Сергеевич авыл хуҗалыгында күптәннән – 1995 елдан бирле. Ә «Чистай» агрофирмасына ике ел элек килгән.

– Мин Четырчыда туып-үстем. Армиядән соң туган авылымда эшли башладым. Аннары өйләндем, Чистайга күчендек, әмма механизатор булып эшләвемне дәвам иттем. Авыл хуҗалыгында төрле чаклар булды: кайчагында кешеләргә айлар буе хезмәт хакы түләнмәде, күпләр башка өлкәгә эшкә китте. Хәзер күп нәрсә үзгәрде. Хуҗалыклар ныгый, димәк, хезмәт шартлары да яхшыра. Безгә хезмәт хакын вакытында түлиләр һәм ышаныч белән хезмәт итәргә мөмкин, –дип билгеләп үтә Александр Гринин.

Механизаторның сүзләренә караганда, аның гаиләсе мондый эш режимына күптән күнеккән инде, әмма хатыны һәм балалары аның өйгә кайтуын һәрвакыт түземсезлек белән көтеп алалар.

– Тракторда салкыннарга, җир туңа башлаганчыга кадәр сөрәчәкмен. Хәзер без пар җирләрне эшкәртүгә керештек. Урып-җыюдан соң, кабат җир сөрергә кирәк булачак. Игенчелек, әлбәттә, җиңел эш түгел, әмма икмәк үстерүдә катнашуыбызны аңлау безгә көч бирә, үз эшебезне тиз һәм сыйфатлы башкарырга ярдәм итә, – ди механизатор.

«Закамье-Агро» предприя тие се механизаторы Радик Ногманов чәчү алдынгылары арасында беренче тапкыр гына түгел. Бу хуҗалыкта ул 2005 елдан бирле эшли, ә аның гомуми хезмәт стажы утыз ел тәшкил итә.

– Мин авылда туып-үстем, армиядән соң, 1991 елда колхозда, аннары авыл хуҗалыгы җитештерү кооперативында шофер булып эшли башладым. Ә инде 2005 елда бу хуҗалыкка механизатор булып эшкә килдем, – ди Радик Ногманов.

Бөтен ил буенча авылдан шәһәргә күченү тенденциясе күзәтелгәндә дә, ул авылдагы эшен калдырмый. Алай гына да түгел, Радик улы Динарда да игелекле хезмәткә мәхәббәт тәрбияли алган. Менә берничә ел инде егет әтисе белән беррәттән хезмәт куя, көн саен үз тырышлыгы белән киләсе уңышка өлеш кертә.

– Ни кызганыч, яшьләр хәзер табыш алуның җиңел юлларын эзлиләр, авылда эш юк, дип уйлыйлар. Әмма бу алай түгел. Авыл хуҗалыгында хезмәт итү акча эшләргә һәм гаиләне туендырырга мөмкинлек бирә. Хезмәт хакын вакытында бирәләр, тоткарлыклар булмый, – ди механизатор.

– Сез ел саен алдынгылар рәтендә. Сезнеңчә, шундый уңышка ирешүнең сере нәрсәдә?

– Мөгаен, тырышлыкта, элеккеге күрсәткечләрдән калышмаска һәм яшьләр алдында сынатмаска теләүдәдер. Хәтта ниндидер хезмәт ярышы рухы да барлыкка килә. Өстәвенә, этәргеч тә бар: чәчүдә дә, урып-җыю вакытында да иң яхшыларны һәрвакыт хуплыйлар. Планны арттырып үтәгәндә район акчалата сертификатлар белән бүләкли. Шундый шартлар булганда эшләргә дә кызыграк. Хезмәтеңне күрә һәм бәяли белгәндә рәхәт, – ди Радик Рәшит улы.

«Родник» предприятиесе механизаторы Айрат Мифтиханов аның белән инде берничә ел алдынгылыкны бүлешә. Ул сигезенче сыйныфны тәмамлаганнан соң ук җирне кадерләп эшкәртә һәм уңыш җыя башлый. Әмма авылдагы авыр хезмәт белән аның танышуы күпкә иртәрәк була.

– Алтынчы сыйныфны тәмамлаганнан соң җәй буе ындыр табагында эшләдем. Ә сентябрь аенда директордан ун көнгә сорап, сезонны ахырына кадәр эшләп бетердем. Үрнәк алырлык кешеләрем бар: әти гомере буе терлек караучы, механизатор һәм тимерче булып эшләде, ә әни сыер савучы иде, – ди Айрат Мифтиханов.

 Ул яшьтән үк чылбырлы тракторга утыра. Шул вакыттан бирле техника гына алышына, ә эш шул ук кала. Җирне эшкәртүдән кала, Айрат Мифтиханов техниканы ремонтлау белән дә кызыксынып шөгыльләнә, двигательләрне үзе сүтеп җыя.

– КамАЗ двигательләрен тулысынча сүтәм, барлык детальләрне тәртипкә китереп, тракторга күчереп җыям. Язын үзем язгы чәчү комплексын әзерләдем. Эш вакытында ул мине бер генә тапкыр да сынатмады, – дип белдерде Айрат Хамматхан улы.

Чәчү вакытында аның эш көне иртәнге алтыдан башлана һәм һәрвакыт соң, кайчагында төнлә тәмамлана. Әмма механизатор өчен кызу чор әле дә дәвам итә. Хәзер ул печән чаба, ә аннары көзге чәчү эшләренә дә озак калмый.

Игенчелектә шактый эшләгән кеше буларак, ул һава шартлары коры торганга киләсе уңыш өчен җитди борчыла.

– Басуларны даими карап торабыз, дым әлегә бар, әмма ул озакка җитмәячәк. Тагын ун көн яңгыр яумаса, киләсе уңыш куркыныч астында калачак. Шулай да һава торышының яхшы булачагына һәм туфракның тиешле дым алачагына ышанабыз, – дип өметен белдерде ул.

Иртәгә Сабантуй мәйданын да авыл хуҗалыгы алдынгыларын – хезмәт сөючән, авылдагы хезмәткә, җир эшкәртүгә, уңыш үстерүгә фидакарьләрчә бирелгән кешеләрне хөрмәт ләячәкләр. Шушы югары казанышлар артында күпме тырышлык, түземлек һәм көч торуын авыл кешеләре үзләре генә белә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев