Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авыл хезмәтчәннәре дәүләт ярдәме чараларыннан уңышлы файдаланалар

4 ел эчендә 24 фермер гомуми суммасы 65 миллион сумнан артык булган грант ярдәме алган

Муниципалитетта районда терлекчелек тармагын үстерү мәсьәләләре буенча киңәшмә район башлыгы Дмитрий Иванов рәислегендә узды. Анда авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе, крестьян-фермер, шәхси ярдәмче хуҗалыклар вәкилләре һәм башкалар катнашты.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы Александр Ромадановский 2022 елда терлекчелек тармагы эше нәтиҗәләре турында доклад белән чыгыш ясады. Ел йомгаклары буенча тулай авыл хуҗалыгы продукция­се күләме районда 3,5 миллиард сумнан артык тәшкил итүен билгеләп үттеләр. Хуҗалыклар узган ел дәрәҗәсенә карата 3 процентка үсеш тәэмин иттеләр.

– Тулай про­дукция кү­­ләменең шактый өлеше – 30 проценттан артыгы – фермер, шулай ук шәхси яр­дәмче ху­җалыклар өлешенә ту­ры килә.

Узган ел хуҗалыклар мөгезле эре терлекләрнең баш санын 3 процентка арттырдылар, сарык­лар һәм кәҗәләр саны 6 процентка артты, – диде Александр Александрович.

Иң күп сыерлар асрый торган җирлекләр арасында ул Гаделша, Чуваш Ялтаны, Татар Талкышы, Чистай, Татар Баганалысы, Мөслим, Нарат-Елга, Яуширмә, Кубас авыл җирлекләрен атады.

– Бу җирлекләрдә терлек саны шактый югары, авыл халкының активлыгы яхшы. Бу авыл җирлекләренә киләчәктә үсеш вариантларын карарга: кооперативлар булдырырга, ярдәм программаларында катнашырга кирәк. Биредә потенциал бик зур, – дип ассызыклады чыгыш ясаучы.

Ул шулай ук фермерларның, шәхси ярдәмче хуҗалыклар хуҗа­ларының ярдәм чараларыннан уңышлы файдалануын билгеләп үтте.

– Безнең районда 2018 елдан 2022 елга кадәр «Яңа эш башлаучы фермер», «Гаилә терлекчелек фермалары», «Агростартап» программалары буенча гомуми суммасы 65 миллион сумнан артык суммага 24 катнашучы грантлар отты, – диде Александр Ромадановский.

Ул шулай ук мини-фермалар төзелешен субсидияләү программасы зур популярлык казануын хәбәр итте. 2015 елдан бу программа буенча барлыгы 14 мини-ферма төзелгән. Узган ел дүрт шәхси ярдәмче хуҗалык хуҗасы ярдәм алды. Шуның белән бергә, әлеге программадан бөтенләй файдаланмаган авыл җирлекләре дә бар.

Татарстан Республикасында авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәге башлыгы урынбасары Булат Хәйретдинов биредә җыелганнарга авыл җирлекләрендә авыл хуҗа­лыгы кулланучылар кооперативлары үсеше, шәхси ярдәмче, крестьян-фермер хуҗалыкларына, шәхси эшмәкәрләргә ярдәм итү чаралары турында сөйләде.

– Авыл хуҗа­лыгы кулланучылар кооперативы ике юридик яки өч физик зат тарафыннан булдырыла. Кооперативлар берничә өстенлеккә ия, алар арасында кооператив әгъзаларының керемнәрен арттыру, күләм исәбенә җитештерү нәтиҗәлелеге, җитештерелгән продукцияне гарантияләнгән сату һәм башкалар, – дип билгеләп үтте Булат Гали улы.

Ул нәкъ менә кооперативлар өчен каралган ярдәм чаралары турында җентекләп сөйләде. Авыл халкын мондый программаларда активрак катнашырга чакырды һәм авыл хуҗалыгы кооперациясен үстерү буенча компетенцияләр үзәгендә бу юнәлештә ярдәм итәргә әзер булуларын билгеләп үтте.

Ветеринария табибы Денис Сәгъдиев авыл хуҗалыгы тер­лек­ләрендә аеруча куркыныч инфекцияләр таралуны кисәтү, маркировкалау турында сөйләде.

– Хайваннар арасында йогышлы авыруларны кисәтү максатыннан ветеринария хезмәте тарафыннан лаборатор тикшере­нүләр, профилактик вакцинация, авыл хуҗалыгы хайваннарын эшкәртү планы эшләнде, – дип билгеләп үтте Денис Салих улы. Ул шулай ук киңәшмәдә катнашучыларга хайваннарны маркировкалау кирәклеген искәртте. – Ел башыннан Чистай ветеринария берләшмәсе шәхси ярдәмче хуҗалыкларда хайваннарны маркировкалауга кереште. Әлегә бу процедура түләүсез нигездә башкарыла һәм тулысынча республика бюджетыннан финанслана.

Киңәшмә азагында күпьеллык намуслы хезмәтләре, агросәнәгать комплексы үсешенә керткән өлешләре өчен Чистай районы башлыгының Рәхмәт хатлары белән крестьян-фермер хуҗалыгы башлыклары Илшат Шәрипов һәм Нурия Камалова билгеләп үтелделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев