Авыл хуҗалыгы аның өчен тормыш рәвешенә әверелә
Студент чагында ук ул яхшы нәтиҗәләргә ирешә һәм алдынгылар рәтендә була, ә хәзер районыбызның аграр-сәнәгать комплексы белән җитәкчелек итә.
Якшәмбе көнне авыл хуҗалыгы һәм эшкәртү сәнәгате хезмәткәрләре көне билгеләп үтеләчәк. Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан без Чистай районы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Александр Ромадановский белән очраштык.
Күпләр, бәлки, эшчәнлегенең авылдагы хезмәт белән түгел, ә документлар белән бәйле булуын уйлап, безнең нәкъ менә аны сайлавыбызга гаҗәпләнерләр. Әмма бу алай түгел.
Авыл хуҗалыгы Александр Ромадановский өчен һөнәр генә түгел, ә яшәү рәвеше дә. Ул балачактан ук авылдагы эш белән таныш һәм механизатор хезмәте турында барысын да белә, иске «Дон» комбайныннан башлап, төрле комбайннарда, шул исәптән заманча чит ил техникасында да эшли.
– Кече яшьтән үк, мәктәп елларында, җәй минем өчен һәрчак кызу эш вакыты: чәчү, терлек азыгы әзерләү, урып-җыю белән бәйле. Күп кенә яшьтәшләрем коенырга йөргәндә, уйнаганда, мин әти белән кырга чыгып, комбайнда эшли идем. Хәтта уку елы башлангач та, мәктәптән кайтуга мин ындыр табагына ашыга һәм ашлык ташыган машиналарга утырып, басуга бара һәм әти белән смена тәмамланганчыга кадәр эшли идем, – дип сүзен башлады Александр Александрович.
Үзе әйтүенчә, авыл хезмәтенә мәхәббәт әтисе Александр Михайловичтан күчкән.
– Әти-әнием башка өлкәдә эшләсә, минем авыл хуҗалыгына карата кызыксынуым булмас иде. Мин боларның барысын да балачактан ук күреп һәм белеп үстем, шуңа да бу минем аңыма сеңде һәм аннары башка нәрсәне күз алдына да китереп булмый. Өстәвенә, үз хезмәтеңнән уңай нәтиҗә алгач, тагын да зуррак этәргеч барлыкка килә.
Һәрвакыт комбайнчы әтисе янында булганлыктан, Александр әкренләп техниканы үзләштерә, игенчелек нигезләрен өйрәнә башлый.
– Басуда һәрвакыт үзенчәлекле, кызыклы атмосфера хөкем сөрә. Бу миңа бик ошый. Моннан ерак булган кеше, әлбәттә, мине аңламаячак. Әмма авылда эшләгән кеше моны оныта алмый. Авыл хуҗалыгы мине үзенә җәлеп итте. Мәктәпне тәмамлаганнан соң Чистай авыл хуҗалыгы техникумына «Авыл хуҗалыгын механикалаштыру» белгечлеге буенча укырга кердем. Уку эчтәлекле, кызыклы булды, укытучылар да үз эшенең чын осталары иде, безгә барлык юнәлешләрдә: үсемлекчелектә, терлекчелектә, икътисадта эшләү нигезләре бирделәр. Мин авыл хуҗалыгы белән яхшы таныш идем, урак өсте, комбайнның нәрсә икәнен белә, культураларны аера идем. Техникумда боларның барысы да теория, ә соңрак практика белән ныгытылды. Өченче курста без совхозтехникумда практика уздык, безгә, яшь егетләргә, урып-җыю комбайннарын ышанып тапшырдылар, тәҗрибәле механизаторлар белән беррәттән эшләдек, – дип уртаклаша Александр Ромадановский.
Ул студент чагында ук практика вакытында яхшы нәтиҗәләргә ирешә, печән өстендә, бөртеклеләрне суктыруда алдынгылар рәтендә була. Ел саен безнең район делегациясе сос тавында республика башкаласында үткәрелә торган тантаналы чараларга бара.
– Бу чор белән минем аерым, җылы хатирәләр бәйләнгән. Без ул вакытта дәртләнеп эшләдек, – дип искә ала әңгәмәдәшем.
Авыл хуҗалыгы техникумын кызыл дипломга тәмамлап, Александр Ромадановский армиягә китә. Демобилизациядән соң егет югары белем турында уйлана башлый.
– Әлбәттә, шик-шөбһә дә булды, чөнки Казанда укырга, гел анда йөрергә, кайдадыр яшәргә һәм яшәү өчен акча да эшләргә кирәк иде. Бервакыт Аграр академиядә укучы иптәшем миңа аның белән бергә шунда барырга тәкъдим итте. Миңа хәтта берничә лекциядә утырырга туры килде, миңа ошады һәм мин укырга керергә карар иттем. Кызыл диплом миңа бюджет нигезендә укырга керү мөмкинлеген бирде. Шулай, мин Казан дәүләт аграр академиясенең читтән торып уку бүлегенә укырга кердем, – ди ул.
Укыган вакытта безнең герой авыл хуҗалыгында эшләвен дәвам итә. Кайчагында сессия урак өсте белән туры килә. Аңа ничектер җай табарга туры килә. Ул укуын да, эшен дә бергә алып бара, озакламый югары белем турында диплом ала.
– Һөнәри яктан үсү турында уйлана башладым. Белгечлек буенча эшләмәгән вакытлар да булды, әмма күңелем һәрвакыт авыл хуҗалыгына тартылды һәм үземне
нәкъ шушы тармакта күрсәтү теләге булды. Шулай итеп, мин авыл хуҗалыгы идарәсенә мөрәҗәгать итәргә булдым, ул чакта аның белән Иван Петрович Чурин җитәкчелек итә иде. Биредә мине алдынгы механизатор буларак беләләр иде инде. Бер атнадан соң мине сынау срогы белән хезмәтне саклау һәм янгын иминлеге буенча белгеч вазифасына чакырдылар. Ул вакытта заманча технологияләр актив кертелә, компьютер программалары белән эшләү күнекмәләре таләп ителә иде. Акрынлап барысын да үзләштерә башладым.
Ярты елдан соң, лаеклы ялга китәргә җыенган җитештерү-маркетинг бүлеге начальнигы, Александр Ромадановскийның тырыш, хезмәт сөючән булуын күреп, үз вазифасына аның кандидатурасын тәкъдим итә. Шулай, Александр Александрович җитештерү-маркетинг бүлеген җитәкли башлый. Ә 2018 елдан ул авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы итеп билгеләнә.
– Мин үзем бу вазифада эшләмәгәндә, аны кәгазь тутыру белән бәйле җиңел хезмәт, дип уйлый идем. Әмма ялгышканмын. Бу бөтенләй башка җаваплылык, башка бурычлар, – дип билгеләп үтә Александр Александрович.
Аның эш сәгате башка хезмәт чәннәрнеке кебек үк иртәнге алтыда узган көн өчен хуҗалыклардан мәгълүматлар җыюдан һәм аларны анализлаудан башлана. Әгәр дә берәр хуҗалыкта проблема булса, аны тиз арада чишү юлларын эзләргә туры килә. Моңардан тыш, көн саен районга чыгулар планлаштырыла. Александр Ромадановскийны кабинетта гына түгел, бик еш кырларда, район хуҗалыкларында да күрергә мөмкин.
– Сыйфатлы итеп эшләү өчен райондагы бар мәгълүматны белеп торырга кирәк. Әйе, хуҗалыкка белгечне җибәрергә мөмкин, ул барып кайткач андагы вәзгыятьне хәбәр итә. Әмма үзең барып кайтудан да яхшысы юк. Минем өчен иң мөһиме – барысын да үз күзләрем белән күрү, белгечләр, игенчеләр, хуҗалык җитәкчеләре белән сөйләшеп, хәлне ачыклау.
Александр Ромадановский, авыл хуҗалыгы белән кече яшьтән үк таныш кеше буларак, соңгы елларда нинди үзгәрешләр булуы хакында һәм әлеге тармакның үсеше турында яхшы белә.
– Хәзер эш шартлары узган еллардагы белән чагыштырганда күк белән җир аермасы. Югыйсә, вакыт та күп үтмәде кебек, әмма күп нәрсә үзгәрдә. Хәзер, мөгаен, механизаторлар, белгечләр өчен дә күпкә җиңелрәктер. Бу техник тәэмин ителешнең яхшыруы, эш өчен инструментлар арту белән дә бәйле. Мәсәлән, элек чабу тәмамлангач, безгә күпме мәйданны урып- җыюыбызны билгеләргә кирәк иде. Агроном килә, үзенең аршинын алып аркылыга-буйга йөреп, үз исәпләре буенча урып-җыелган мәйданны исәпләп чыгара иде. Безгә үзебезгә дә күпме җыеп алуыбызны белү кызык иде. Чөнки безнең хезмәт хакы шуннан чыгып исәпләнде. Билгеле, аршин белән үлчәү вакытында ялгышлык җибәрүләрен теләми идек, шуңа күрә үзебез дә үлчәп бара идек. Без комбайнның бер тәгәрмәче әйләнеше 4 метр икәнен белә идек. Беребез комбайнга утырып, периметр буенча бара, ә икенчебез әйләнешләр санын саный иде. Бу безнең исәпләү ысулы булды. Хәзер бу берничә минутлык эш. Телефонда аерым прорамманы ачарга, периметр буенча урылган кырдан үтәргә һәм менә сиңа бар да әзер – телефон экранында нәтиҗә килеп тә чыга, – дип сөйли Александр Александрович.
Ул бик мавыгып күптән түгел кертелгән яңа әйберләр, тармактагы үзгәрешләр турында сөйли. Болар исә барысы да аның үз эшен ничек яратуы, сыйфатны арттыру һәм югары күрсәткечләргә ирешү өчен тырышуы турында сөйли.
– Юкка гына: «Бишектән ләхеткәчә белем ал», – дип әйтмиләр. Укырга, нәрсәгәдер өйрәнергә кирәк. Вакыт бер урында тормый, көн саен ниндидер яңа әйберләр барлыкка килә. Әгәр аларны өйрәнмәсәң, соңга калырга да мөмкин, – дип ышандыра ул. – Шуңа күрә үз эшемдә барлык яңалыкларны кулланырга, яңа методикалар өйрәнергә тырышам. Алар эшне җиңеләйтә, тармакның эшен оптимальләштерергә ярдәм итә.
– Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннә ренең һөнәри бәйрәмнәре алдыннан сез аларга һәм эшкәртү сәнәгате хезмәтчәннәренә нәрсә теләр идегез?
– Авылда хезмәт җиңелләрдән түгел. Мин әлеге хезмәтнең нинди авыр булуын, ипи, сөт, авыл хуҗалыгының барлык продукция се нинди хезмәт бәрабәренә җитештерелүен бик яхшы беләм. Әлеге эштә көнне төнгә ялгап, ал-ял белмичә хезмәт куючы барлык хезмәтчәннәргә олы рәхмәт хисләремне җиткерәсем килә. Быел җәй яңгырсыз булды, димәк, игенчеләрнең ял итәргә дә мөмкинекләре булмады дигән сүз. Бар гомерләрен әлеге хезмәткә багышлаган ветераннарга аеруча рәхмәт сүзләре юллыйсы килә. Аларның яшьләргә биргән тәҗрибәсе бәя биреп бетергесез. Бүгенге җиңел булмаган шартларда аларның һәрберсенә ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге, бәхет, эшләрендә уңышлар телим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев