Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Авыл халкын сөендереп, яңа объектлар ачылды

Гаделша авыл җирлегендә уңай үзгәрешләр барлыкка килде.

Монда фельдшер-акушерлык пункты һәм заманча таләпләргә туры килә торган яңа янгын сүндерү депосы ачтылар.

Дүрт Өйле авылында яшәүчеләр өчен медицина ярдәме күрсәтү шартлары яхшырды. Яңа фельд­шер-акушерлык пунктын ачу алар өчен чын Яңа ел бүләге булды. Аны «Сәламәтлек саклау» илкүләм проекты кысаларында эшләп килүче фельдшер-акушерлык пунктларын модернизацияләү буенча республика программасы ярдәмендә төзеделәр.

Тантаналы вакыйга авылдашларны бергә җыйды. Күркәм гадәт буенча, бирегә җыелучыларны милли ризык­лар һәм мәдәният хезмәткәрләре әзерләгән концерт номерлары белән каршы алдылар.

Мөхтәрәм кунаклар авыл халкын көтеп алынган вакыйга белән котладылар. Район башлыгы Дмитрий Иванов медицина хезмәткәрләренә уңышлар һәм яңа медицина учреждениесе диварларында – уңайлы эш, яшәүчеләргә ныклы сәламәтлек теләде.

– Республикада кырыктан артык программа эшли. Шуларның берсе ярдәмендә авылларда фельдшер-акушерлык пунктлары төзелә. Киләсе елга яңа фельдшер-акушерлык пунк­ты Кызыл Яр авылында барлыкка киләчәк, – дип билгеләп үтте Дмитрий Алексеевич.

Гаделша авыл җирлеге башлыгы Илшат Нуретдинов фельдшер-акушерлык пункты ачылу – авыл тормышында зур роль уйный торган вакыйга, чөнки халыкны урында медицина ярдәме белән тәэмин итү – авылда яшәү өчен уңайлы шартлар тудыруның мәҗбүри шартларының берсе дип ассызыклады.

Чистай үзәк район дәваханәсе баш табибы Рәис Мостафин җирле халыкка фельдшер-акушерлык пунктына йөрергә киңәш итте, бу сәламәтлек торышын контрольдә тоту өчен мөһим.

Авылда өч йөздән артык кеше яши. Элек алар иске фельдшер пунктында медицина ярдәме алганнар. Ул озак вакытлар хезмәт иткән, хәзер медицина хезмәткәрләре пациентларны заманча шартларда кабул итәчәк.

Авылда медицина ярдәме мөмкин кадәр уңайлы булырга тиеш, чөнки район үзәк дәваханәсе берничә километр ераклыкта урнашкан. Ә кайвакыт кичекмәстән медицина ярдәме кирәк булган очраклар да була. Халыкка элеккеге кебек үк югары квалификацияле фельдшер, фельдшер-акушерлык пункты мөдире Эльмира Гатина хезмәт күрсәтәчәк. Ул терапевт та, педиатр да, акушер-гинеколог та. Авыл халкына 30 ел ярдәм күрсәтә. Авылда аны һәркем белә һәм хөрмәт итә. Медицина хезмәткәре булып балачактан ук эшләргә хыялланган ул. Аның өчен яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылу күптән көтелгән вакыйга.

– Иске бинада шартлар булмады. Фельдшер-акушерлык пунктында суүткәргеч, үзәк җылыту системасы юк иде. Без үзебез су ташый, кышка утын әзерли идек. Санитаркалар да юк, барысын да үзебез эшләдек. Ә хәзер барысы да кул астында, тагын да күбрәк эшлисе килә, – ди Эльмира Вәгыйз кызы.

Авыл халкына карата бик күп җылы сүзләр яңгырады. Символик ачкыч тапшырылганнан соң тантаналы мизгел җитте: кунаклар кызыл тасманы кистеләр.

65,5 квадрат метр мәйданда авыл халкына беренчел медицина ярдәме күрсәтергә мөмкинлек бирә торган функциональ, уңайлы кабинетлар урнашкан. Биредә дару препаратларын саклау өчен махсус фармацевтик суыткычлар, яшь баланы биләүгә төрү өчен өстәл, яңа туган балалар өчен үлчәү урнаштырылган. Бина канализациягә тоташтырылган, яхшы җылытыла, салкын һәм кайнар су бар.

Авыл халкы үз фельдшер-акушерлык пунктын күптән көткән. Дүрт Өйле авылында медицина ярдәме сорап, нигездә, пенсионерлар мөрәҗәгать итә. Планлы тикшерүне яңа туган өч бала да узачак.  Якын арада авылда тагын бер сабый дөньяга аваз салачак.

Авыл кешеләре фельдшер-акушерлык пунктыннан бик канәгать булуларын белдерделәр.

– Хәзер яңа бинада җылы, уңайлы. Элек, кабул итүгә килгәч, басымны үлчи торган аппаратны җылыткан чаклар да булды. Хәзер бездә медицина ярдәмен уңайлы шартларда алу мөмкинлеге барлыкка килде. Сәламәтлегебезне кайгыртканнары өчен без республика хөкүмәтенә һәм район җитәкчелегенә рәхмәтлебез, – ди авылның өлкән кешесе Юрис Сабирҗанов.

Гаделша авылында да истәлекле вакыйга булды, анда яңартылган янгын сүндерү депосы ишекләрен ачты. Аны төзү җәй көне үк үзара салым акчасына башлана. Хәзер янгын сүндерү машинасы җылытыла торган, ышанычлы бинада урнашкан. Ул кирәкле эш кораллары белән комплектланган һәм беренче сигнал буенча чыгарга әзер.

Янгын сүндерү машинасы авылда берничә ел хезмәт итә. Аның хуҗалары – ирекле янгын сүндерү дружинасы әгъзалары Марс Хәйруллин һәм Фәрит Рәхимкулов. Алар профессиональ янгын сүндерүчеләргә бәяләп бетергесез ярдәм күрсәтәләр. Авыл шәһәр янгын сүндерү частеннән ерак урнашкан, ә ирекле ярдәмчеләр янгын урынына берничә минут эчендә килеп, төп көч килеп җиткәнче, аны сүндерә башлыйлар. Бу бик мөһим, кешеләрнең гомерен саклауда хәлиткеч роль уйнарга мөмкин.

– Без тәүлегенә 24 сәгать уяу. Машина һәрвакыт безнең күзәтү астында. Аны кабызып җылытырга, техник торышын тикшереп торырга кирәк. Шулай ук автоцистерналар һәрвакыт су белән тулы булырга тиеш, – дип уртаклашалар Марс һәм Фәрит. – Быел өч тапкыр чыгарга туры килде, хуҗалыкларда янгын сүндердек. Янгын, гадәттә, язын, үлән яндырганда чыга.

– Икәү генә янгын сүндерергә авырдыр? – дип кызыксынам ир-егетләрдән.

– Авыл кешеләре тату, һәрвакыт булышалар. Ир-атлар тракторда су белән запас савытлар ташыйлар һәм безнең белән бергә утка каршы көрәшәләр. Хатын-кызлар да читтә басып тормыйлар, чиләкләрдән су коелар.

Депоны ачу Гаделша авыл җирлеге өчен мөһим вакыйга булып тора. Яхшы шартлар автомобильнең сак­ланышын тәэмин итә, бу гадәттән тыш хәлләр вакытында бик мөһим. Бу якындагы авылларның куркынычсызлыгын тәэмин итәргә ярдәм итәчәк. Кирәк булса, машина шунда да чыга.

– Авылның ирекле янгын сүндерү командасы профессиональ янгын сүндерүчеләр өчен бәяләп бетергесез ярдәм булып тора. Авыл җирлегендә тәүлек буе кешеләр кизү торганын, җылы бокста урнашкан янгын сүндерү машинасы барлыгын белгәч, безгә тынычрак, – диде янгын коткару бүлеге начальнигы Артем Кипров.

Гаделша авыл җирлеге башлыгы Илшат Нуретдинов һәм Чистай районы башлыгы Дмитрий Иванов, авыл халкын истәлекле вакыйга белән котлап, янгын сүндерү машинасын мөмкин кадәр сирәгрәк кулланырга туры килсен дип теләделәр.

Яңа депо үз ишекләрен ачты. Хәзер авылда һәм якын-тирә авылларда яшәүчеләргә тыныч йокларга була. Янгын сүндерү машинасының урыны – ышанычлы, ирекле дружина – иминлек сагында!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев