Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Авыл җирлекләренең генераль планы расланды

Чистай районы Советының чираттагы егерме икенче утырышы узды. Аны район башлыгы Дмит­рий Иванов алып барды.

Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов муниципаль райондагы милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр турында сөйләде.

– Район территориясендә 42 дини оешма эшли, алар алты конфессиягә карый. Чистай районы башкарма комитеты карары белән экстремизм һәм терроризмны кисәтү, республикабызның дәүләт телләрен саклау һәм үстерү буенча муниципаль программалар расланды. Әлеге программаларның һәр пунктын үтәү җирле халыкка карата ихтирамлы мөнәсәбәт формалаштыру, җәмгыятьтә милли һәм дини толерантлыкны саклау өчен кирәкле шартлар тудыруны тәэмин итә, – диде Михаил Иванович.

Шәһәр башлыгы урынбасары билгеләп үткәнчә, экстремис­тик характердагы җинаять өчен җәзаны үтәгән кешеләргә аерым игътибар бирелә. Иректән мәхрүм итү урыннарында дини радикализм идеяләренең үтеп керүен булдырмау максатында, Чистай мөхтәсибәте 5нче номерлы изолятор белән традицион исламны өйрәнү һәм пропагандалау буенча хезмәттәшлек турында килешүгә иреште. 5нче номерлы СИЗОда Чис­тай благочиниесе дә актив эшли.

ТР «Чистай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге Уставына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү турында даими депутат комиссия­се рәисе, кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең җәмәгать ярдәмчесе Геннадий Осипов хәбәр итте. Ул кеше хокукларын һәм иреген саклау турындагы доклад белән чыгыш ясады.

– Узган ел безнең алда катлаулы бурычлар куйды, агымдагы ел безгә үз ирегебезне, үз хакыйкатебезне һәм, әлбәттә, бер-беребезне саклауның мөһимлеген күрсәтте. Бу, әлбәттә, вәкил адресына килгән мөрәҗәгатьләр санының артуына да тәэсир итте. Чистай районында узган елда 18 граждан кабул ителде, һәркемгә аңлатмалар бирелде, консультатив, юридик ярдәм күрсәтелде. Гражданнарны уртак кабул итүләр уздырылды. Мин мондый кабул итүләргә әзер һәм кеше хокукларына кагылышлы сораулар туганда гына түгел, ә төрле тормыш проблемалары килеп чыкканда да, – дип ассызыклады Геннадий Николаевич.

Утырыш барышында шулай ук Совет карарына үзгәрешләр кертү, Түбән Кондрата, Совхоз-Галактионово, Чис­тай, Четырчы, Татар Ялтаны авыл җирлекләренең генераль планын раслау турында сөйләделәр.

Депутатлар барлык мәсьәләләр буенча карарлар кабул иттеләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев